Меңләгән кеше алдында ни өчен Салават Айдарны уңайсыз хәлгә куя, әллә Элвин Грей сәбәпчеме? [фото-видео]

-- Алина

//Тatar today//Юлия Насибуллина//Рөстәм Исхакый видео-фотолары//

XIX халыкара «Татар җыры» эстрада фестивале елдагыча Пирамида да гөрләп узды. Ел дәвамында башкарылган, тамашачы яратып өлгергән җырларга йомгак ясалды. Җырчыларның иң-иңнәренә «Алтын Барс» сыны тапшырылды. Чараны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка дәрәҗәле кунаклар тамаша кылды. Концерт барышында көтелмәгән хәлләр күп булды. Татар эстрадасының метры Салават Фәтхетдинов 19нчы мәртәбә «Татар җыры»нда катнашучы Айдар Галимовка намазга басарга тәкъдим ясады. «Вакытында китә белү әйбәт әйбер, бәлки иманыңа килеп, киләсе елга син дә катнашмассың!», диде ул аңа. Күпләр Гүзәл Уразова белән Элвин Грейны дуслашыр дип көткәннәр иде, андый хәл дә булмады. Рафаэль Латыйпов таныткан «Гомерләр үтә» җыры өчен «Алтын Барс» алган Элвин Грей, быел Айдар Галимов белән дуэт башкарды. Шулай итеп, Элвинның балачак хыялы тормышка ашты, Айдар Галимов исә моңа әллә ни зур игътибар бирмәскә кушты. Җырчыга «Алтын Барс» сынын Салават Фәтхетдинов тапшырды.

«Мин бик шат. Шушы талантлы, тырыш кешегә бүләк тапшырам бүген. Айдарга киңәшем һәм махсус бүләгем бар. Айдар үзе мәгънәле кеше. Шуңа күрә минем аңа мәгънәле бүләк бирәсем килә», дип татар эстрадасының мэтры Айдар әфәндегә Коръән, намазлык һәм дисбе сузды.

«Бәлки иманыңа килеп, киләсе елга син дә катнашмассың! Яшьләргә ул кирәк. Яшьләрнең чыгышлары күп вакытта безнеке белән туры килми. Безнең татар сәхнәсендә татар моңы бетмәсен, татар балалары татарча сөйләшсеннәр, татар телен онытмасыннар, дип белгәннәреңне укы, файдасыз калмас. Вакытында китә белү әйбәт әйбер. Сәхнәдән дә, сәясәттән дә, кайдан да. Мәсәлән, күз алдына китерегез, авылда бер батыр сабантуйда өч тапкыр җиңеп тәкә алса, дүртенче елга бөтен авыл шуңа каршы җан ата башлый. Ул герой көтә, яңалык көтә. Монда аңласаң аңларлык булды инде. Намазга утыр дип әйтә алмыйм, ләкин тәкъдим итәм», диде Салават Фәтхетдинов Айдар Галимовка дип атап алып килгән махсус бүләген тапшырганнан соң.

«Бүген мин үземне йолдыз кебек хис итәм. Бер яктан Элвин Грей белән җырлыйбыз, икенче яктан Салават абый чыга. Башлар әйләнерлек. Радикныңхыялы тормышка ашты. Ул кайчандыр минем белән бергәләп дуэт җырларга хыялланган икән. Минем дә бер хыялым бар. Салават абый белән дуэт җырлап булмас микән?», дип Айдар Галимов «Пирамида» сәхнәсендә Салават Фәтхетдиновка тәкъдим ясады.

Салават Айдар Галимовның тәкъдимен ни өчен кире кага?

«Мин дуэт тәкъдим итмим. Киләсе елга «Татар җыры»ның юбилее — 20 ел. Әйдә болай итик, киләсе елга мин җырлыйм, бүләкне син миңа тапшырырсың», дип Салават абый сүзне кирегә борды. Шул рәвешле ул Айдар Галимовның тәкъдимен кабул итмәвен белдерде.

Айдар Галимов Салават Фәтхетдиновка бүләген кире кайтармакчы?

«Салават абыйдан көтмәгән идем. Салават абый, Салават брат, Салават коллега. Син бит миннән алданрак җырлый башлаган кеше, миннән алданрак фестивальдән киткән кеше. Бүләкне кире сиңа бирергә түгел микән алайса?», дип Айдар Галимов Салават янына килде. Шулчак алып баручылар болай да кызган учакка утын өстәгәндәй, «батл башланды», дип кычкырып җибәрделәр.

«Дин әһеле ул синең сыман тыйнак, әдәпле, укымышлы, тәртипле кеше булырга тиеш. Шуңа мин сиңа алдан намазга утырырга тәкъдим итәм. Әле минем үз өстемдә эшләп бетерәсе ялгышларым бар. Миңа синең арттан җиңелрәк булыр дип уйлыйм», дип Салават Фәтхетдинов үзенең саллы тәҗрибәсенә таянып, акыллы гына фикер белән чыгышын тәмамлады һәм Айдар Галимовка 19нчы «Алтын Барс» сынын тапшырды. Салават Фәтхетдинов үзе бу чарада быел катнашмады.

Данир Сабиров: «Мөнирнеке 7, миндә берәү дә юк!»

Быел җырчы, юморист Данир Сабиров «Универсаль артист» номинациясендә беренче тапкыр «Алтын Барс» сынына лаек булды. Данир «Татлы гөлем» җырын башкарды һәм чиксез шатлыгы белән уртаклашты. «Без Мөнир Рахмаев белән бер квартира «снимать» итеп яшәдек. Быел җәй көне генә «Мөнирдә 7 барс, миндә берәү дә юк», дип Салават абыйга сөйләгән идем. «Кайгырма Данир, алар миндә 22 штук. Быел бирмәсәләр бер сигезен бүләк итермен», дигән иде. Зур рәхмәт, үземә насыйп булды», диде җырчы.

Ришат Төхвәтуллин «Татар җыры»ның җитешсезлеген әйтте

Номинациясез генә «Алтын Барс» сынына лаек булган җырчы Ришат Төхвәтуллин әлеге концертта халык җырлары җитми дип саный. Ришат быел икенче «Алтын Барс»ын алды.

«Татар җыры»ның нигезендә безнең халыкның җыры булырга тиеш. Концерт буе дөбер-шатыр китереп, аранжировкага гына җырлау, халык җырлары булмау бу проектның җитешсезлегедер, бәлки», диде Ришат Төхвәтуллин.

Ел аралаш катнашучы Зөфәр Хәйретдинов исә, «Татар җыры»ның бер җитешсезлеге дә юк, дип саный. «»Татар җыры»на быел барысы да җитә, бернинди проблема юк. Җырлаучылар шул хәтле күп, тыңлаучылар да күп. Җитешмәгән ягы бөтенләй юк», диде Зөфәр Хәйретдинов.

Раяз Фасыйхов: «Мин аның үги баласы»

«Халыкчан җырчы» номинациясендә чираттагы сынын алган Раяз Фасыйховны өч ел рәттән «Татар җыры»на чакырмаганнар. «Яшерен- батырын түгел, нишләп «Татар җыры»на мине чакырмыйлар микән, дип бик борчылып йөргән идем. Чөнки, бу проект мине Раяз Фасыйхов буларак дөньяга танытты. Мин аның үги баласы кебек, фестивальдән мәхрүм калгач бу бер-ике елда бик авыр булды», дип Раяз быел фестивальгә кайтуына сөенүен әйтте.

Айдар Галимов: «Радик белән дуэтыбыз кемгәдер каршы чыгып эшләнмәде»

«Татар җыры»нда Элвин Грей белән Айдар Галимовның дуэтын тамашачы көтмәгән иде. Радикның үзе дуэт башкарган җырчылар белән бүгенге көндә аралашмавын исәпкә алып, Айдар абый белән дуэтының язмышын күзаллап куючылар да булды. Тик Айдар Галимов үзе Элвин Грей белән башкарган дуэтка әллә ни зур игътибар бирмәскә кушты.

«Минем дә карашым, фикерләрем бар. Мин дә барысы белән дә килешеп бетмим. Элвинга әйтәсе сүзләрем бар. Аларны үзенә килеп әйтә алам һәм ул мине тыңлар дип уйлыйм. Радик белән дуэтыбыз кемгәдер каршы чыгып эшләнмәде. Бу күптәнге уй, Радикның хыялы иде. Миңа ул берничә ел электәкъдим итте. Бу безнең иҗади эксперемент, шулай дип кабул итегез. Әллә ни зур игътибар бирмәгез», дип сөйләде Айдар Галимов.

Радикның образы һәрвакыттагыча үзенчәлекле иде. Бу юлы ул «Татар җыры»на тун киеп чыкты. Татар эстрадасында иң стильле киенүче алып баручылар Гөлназ Сәфәрова белән Айваз Садыров Радикның киемен ассызыклап үттеләр. «Күзлек тә шәп, тун да шәп. Элвин Грей җылы киенгән», дип шаярды алар.

Гүзәлия: «Кеше җырын җырлап йолдыз булу бик җиңел»

«Үзенчәлекле проект» җиңүчесе Хәким «Татар җыры»нда беренче тапкыр катнаша. Әлеге егетнең продюсеры җырчы Гүзәлия татар эстрадасының дәрәҗәсен түбән бәяләде. 

«Татар эстрадасы аранжировкаларның сыйфаты ягыннан бик аксый. Плагиат бик күп. Кеше җырын җырлап кына йолдыз булып йөрү бик җиңел. Ә менә үзеңнең җырларыңны чыгару авыр, чөнки зур чыгымнар сорый. Яңа җырны халыкка таныту да авыррак. Хәким «Татар җыры»нда беренче тапкыр катнаша. Ул тере тавышка җырлый. Без сыйфатлы җырлар язабыз, яздырабыз, урламыйбыз, үзебезнекен эшлибез», диде Гүзәлия.

  «Тагын бер адым»

Быелгы «Татар җыры»н Гөлназ Сәфәрова белән Айваз Садыров һәм Рамил Шәрәпов белән Рифат Зарипов дүртәүләп алып бардылар. «Тагын бер адым» исеме астында узган XIX Халыкара «Татар җыры» эстрада фестиваленең быелгы лауреатларының исемлеген тәкъдим итәбез:

  1. «Иң яхшы автор-башкаручы» – Зөфәр Хәйретдинов, «Яшьлегем».
  2. “Халыкчан җырчы” – Раяз Фасыйхов, “Өлешемә тигән көмешем”.
  3. “Иң яхшы дуэт” – Артур-Марат, “Калдыр сөю”
  4. “Яшьләр проекты” – Ландыш Нигъмәтҗанова, “Юк инде”.
  5. “Яңа исем” – Миндияр Шәймәрдәнов, “Синең карашларың”.
  6. “Алтын тавыш” – Филүс Каһиров, “Син дип яшим бу җирдә”.
  7. “Универсаль артист” – Данир Сабиров, “Татлы гөлем”.
  8. “Хит-парадлар лидеры” – дид-жей Радик һәм Айрат Сафин, “Ике йөрәк”.
  9. “Үзенчәлекле проект” – Хәким, “Ялгыз аккош”.
  10. “Елның иң популяр җырчысы” – Элвин Грей, “Гомерләр үтә”.
  11. “Иң яхшы лирик җыр” – Айгөл Рәхимова, “Менә тагын карлар ява”.
  12. “Тамашачы мәхәббәте” – Рамил Галимҗанов, “Түзмичә булмый”.
  13. “Хит-парадлар лидеры” – Иркә, “Икебезгә бер яна утыбыз”.
  14. “Үзенчәлекле моң” – Нәфкать Нигъмәтуллин, “Югалттым”.
  15. “ТМТV каналының махсус бүләге” – Рифат Зарипов, “Сине күреп”.
  16. “Елның иң популяр җыры” – Азат Фазлыев, “Ярат кына”.
  17. “Кабатланмас тавыш” – Эльмира Кәлимуллина, “Мин сине Ходайдан сорадым”.
  18. “Иң яхшы видеоклип” – Азалия Зиннәт, “Җаныкаем”.
  19. “Елның иң романтик җырчысы” – Әнвәр Нургалиев, “Соң дисең микән?”.
  20. “Татар радиосының махсус бүләге” – Хәмдүнә Тимергалиева.
  21. “Иң яхшы дуэт” – Ризат һәм Зинирә Рамазановлар.
  22. “Тамашачы мәхәббәте” – Эльмира Сөләйманова.
  23. “Халыкчан җырчы” – Зәйнәб Фәрхетдинова, “Ялгыз түгелмен лә”.
  24. “Халык мәхәббәте” – Гүзәл Уразова, “Нигә генә?”
  25. Ришат Төхвәтуллин “Сагынам” – номинациясез.
  26. “Халык мәхәббәте” – Айдар Галимов, “Адашмам юлларымда”.

Бәйле