Фатирда торганда ук булачак каенанам булачак ирем артыннан каймаклар биреп җибәрә иде. Кияүгә чыккач, миңа кеп-кечкенә өйдә өч каенана – каенананың кияүгә чыкмаган, бер күзе бераз зәгыйфь сеңлесе һәм әнисе белән яшәргә туры килде. Әби – бик ачык, дини карчык булды.
Эштән кайтып керүгә аяк киемнәребезне елгага алып барып юып кайта иде. Ирем белән башка чыгарга өй дә белешеп куйган идек. Янәсе, бәрәңге алып бетерәбез дә күченәбез. Әмма әнинең бердәнбер улын үз яныннан җибәрәсе килмәде.
Баштарак бик матур яшәдек. Кайтуыбызга ашарга пешкән, мичкә ягылган. Ә миңа савыт-саба, кер, атнага берничә тапкыр идән юуу гына кала, кичкә җиңелчә – ботка йә бәрәңге кебек әйбер пешерү эләгә иде. Ун яшеннән әнисез калган кыз әниле булды!
Каенанага “әни” дип дәшүләре нинди зур бәхет иде! Ирем хезмәт хакын миңа биргәч, бер кулда булса әйбәтрәк дип, үземнекен дә әнигә бирдердем. Ләкин тора-бара мин “карак”ка, “хәерче”гә, “себерке”гә әйләндем, бөтен әйберләремне Казанга апаларыма – “хәерчеләргә ташыдым”. Ирем дә салгалап йөри башлады. Әле мин килен булып төшкәнче үк каенанамның үз әнисе, сеңлесе чыдый алмыйча бер әбидә торгалаганнар. Ничек кенә тырышсам да, яхшы була, уртак тел таба алмадым.
Мактасам, “әйе, мин шундый, ә сез…” дип тезеп китә, кыскасы, алдыннан килсәң – сөзә, артыннан килсәң – тибә иде. Туганнарым минем турында “аны нигә яратмыйсың?” дип сорагач, “чит кан” дип кенә әйткән. Бер тынычлык булмады. Артымнан җинаятьчене күзәткән кебек күзәтте әни.
Бервакыт капка төбендәге колонкага суга чыктым. Күрше апа Германиядә хезмәт итүче улыннан хат килүе турында сөйли, ә әни атылып чыгып: “Сиңа да килен килер әле, мин дә аны котыртырмын”, дип ут чәчә. Эштән кайтканны тәрәзәдән күзәтеп тора, әгәр берәр апа белән янәшә атласам, бетте инде. Ишектән керүгә зәһәрен чәчәргә тотына. Шунлыктан, күбрәк ирем белән кайта идем. Тормышым тәмугка әйләнде. Иремне “хатын-кызны чәченнән сөйрәп йөриләр аны” дип котыртты. Иптәшемнең кулы уйный башлады. Барысын ташлап, кызымны алып, кеше аяк басмаган җирләргә качасы килгән вакытларым күп булды. Тик кызым әтисен бик яратты, әтисе дә аның өчен үлеп торды. Кызым “мине әти тапкан” дия иде. Ә мин – “Дөбъяз тәресе”! Әниләр бу сүзне гел әйтәләр иде, каян алганнардыр? Дөбъязда әлегә кадәр булганым да, ул авылны күргәнем дә юк. Кызымны, соңрак улымны да миңа каршы котыртты.
Баштарак каенананың нахак сүзләреннән йөрәгем авыртып елый идем. Кияүгә чыгып ике ел үткәч, кесәмдә дүрт төрле йөрәк даруы йөрттем, 38 килога калдым. Каенана “безгә килгәч симердең” дип, теңкәгә тия иде. Кан басымым уйнады, өйдә “чирләшкә” дип котырттылар. Бер кешегә дә эч серемне сөйли алмадым, авылда мине бик бәхетле кешегә саныйлар иде. Казандагы апамның кызы миңа ун көн массаж ясады. Мәктәп баласы булса да, табиблар дәвалый алмаган авыруны дәвалады. Иванов, Бутейко системалары, Луиза Хей китабы белән таныштырды. Мин аның киңәшләрен тотып дөрес яшәргә, үземне берәү дә тия алмый торган ныклы, зур бер шар эчендә хис итәргә өйрәндем.
Каенананың нахак сүзләренә дә игътибар итми башладым. Ачу чыккан, йә курыккан кешенең баш түбәсендәге энергия каналы ачыла һәм ул энергия бирүчегә әйләнә икән. Ә мин аны бирми идем инде, шуңа күрә “дәшми дә бит, ичмасам” дип ачулары килә, баштарак каенана ишекне шап итеп ябып чыгып китә, башлар зырылдап әйләнә иде. Кардан яланаяк йөрергә өйрәндем. Кыш көне мунчадан соң бозлы су белән коендым. Иң мөһиме: уйларымны үзгәрттем. Нигә мин кемнеңдер кимчелеге өчен үземне бетерергә тиеш? Әни дә мине тынычлыкта калдыра, сеңлесенә ябыша иде.
Каенанамның яхшы якларын күрергә дә тырыштым. Ә алар искитәрлек күп! Балаларымны мин эштә вакытта карады, кайтуга өй җылы, ашарга әзер! Камыр ризыгына бик оста. Атна саен нәрсә булса да пешерә иде. Кул эшен дә булдырды. Кызымны да бу эшкә сабырлык белән өйрәтте. Барысы өчен дә мин аңа рәхмәтлемен. Язганнарым аның рухына гайбәт булып түгел, дога булып барып ирешсен! Каенанам авырлыкларны күп күргән. Әтиләре сугышта һәлак булган, әниләренә дүрт кыз калганнар. Әни – иң олысы. Гаилә тормышы да бәхет алып килмәгән, ул тугыз айлык бала белән тол калган. Өстәвенә, туганнары да кияүгә чыкмаган булган. Аңа хәтле бер улы тугыз айлык вакытта авырып үлгән. Фермада эшләгән, алдынгы сыер савучы булган. Болар җиңел эш түгел. Бердәнбер баласын киленгә бирү дә авыр булгандыр, көнчелек үзенекен иткәндер. 17 ел бергә яшәгәннән соң ирем 45 яшен дә тутырмыйча дөнья куйды. Аңа да мин “гаепле” булдым. Табибларга сәламәтләндермәскә кушканмын икән! Миңа 5 сыйныфта укучы улымны һәм 10 сыйныфта укучы кызымны калдырып, кияүгә китәргә куштылар.
“Үзебез карап үстерәбез, кызны фермага сыер саварга кертәбез”, диделәр. Хөкүмәт укытучыларга салып биргән өйдән кысрыкларга тырыштылар. Төрле бозымнар ясадылар. Әзерләп куйган үләннәр арасыннан энәләр чыкты… Каенанам күрше апаларын җыеп, яше дә тулмаган кызымны киендереп-чишендереп төрле уеннар уйный, ә мин төннәр буе күзсенгән баланы асып йөреп, керфек тә какмыйм. Икенче көнне эштә, йокыга китүдән куркып, аягүрә басып журналга яза идем.
Еллар үтте. Каенанам минем кулга калды. Олы яшьтә сабыйлар акылы керә башлый икән. Әнисен сагына, “өйгә кайтам” дип чыгып китү ягын карый. Үгетләп тә алып калып булмый. Аның белән элекке өйләренә бара, аны тәрәзәдән карата идем. Кайтышлый берәр әбигә кереп сөйләштереп утыртам, чәйләр эчертәм. Аны карау өчен эштән киттем. Каенанага татарча тапшырулар карата, газета, әкиятләр укый идем. Үләренә берничә көн калгач, нык авырайды. Яныннан китеп булмады. Ясап куйган чәемне дә эчә алмый идем. Каенанам “синең бүген ашаганың да юк бит” дип әйтеп куймасынмы! “Рәхмәт, әле ярый, син булдың, балаларыңның игелеген күр”, диде. Каенанадан ашаганнан соң укыла торган дога өйрәнеп калдым. Картайгач, бик матур итеп, кычкырып укый иде. Аны яраткан ризыклары белән сыйлау нинди зур бәхет иде.
Тәнзилә Мансурова. Арча, Яңа Кырлай. Акчарлак газетасы