Төнлә Казан үзәгендә янгын чыга

-- Алина

28 декабрь Төнлә Казан үзәгендәге торак йортның аскы катында урнашкан «Хәят» хостелында янгын чыккан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Карл Маркс урамындагы торак йортның аскы катында урнашкан хостелда янгын чыгу турындагы хәбәр 112 бердәм номерына кичә 22.42 сәгатьтә килгән», — дип белдерделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Урында кунакханәнең аш бүлмәсендәге җиһазларга ут кабуы ачыкланган. Ут белән көрәшүчеләр янгынны бик тиз сүндергән. Гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә берәү дә зыян күрмәгән. Янгынның мәйданы 2 квадрат метр тәшкил иткән.

Янгын ут белән саксыз эш итү аркасында чыккан дип фаразлана.

 

 

 

 

tatar-inform

Бәйле