Әнвәр Нургалиев: «Уфа спорт сараеның мондый грандиоз тамашаны күргәне юк әле»

-- Гузель

Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев үзенең туган көн концертына әзерләнә! Зур тамаша 27 гыйнварда Уфаның спорт сараенда узачак. Концертның кайбер серләрен җырчы «Тatar Todaу»га сөйләде.

“Иң зур сюрпризларның берсе – “Соң дисең микән?” җырымны фортепианога кушылып башкарачакмын. Җырның яңа вариантын иң оста аранжировщикларның берсе, якын дустым Марат Мухин махсус әзерләде. Ул әлеге көйне фортепианода уйнап, мин аңа кушылып җырлаячакмын. Марат шулай ук интроны язды, ягъни интро – ул утлы шоу белән бергә үрелеп бара торган композиция. Интродан соң шундук җыр башланачак. Шуны әйтә алам: Уфа спорт сараеның мондый грандиоз тамашаны күргәне юк әле”, — диде Әнвәр.

Аның сөйләвенчә, концертка бик күп кешеләр, төрле хезмәтләр җәлеп ителгән: ашыгыч ярдәм, янгын сүндерү, сак хезмәте, техник хезмәт күрсәтүчеләр һәм башкалар. Уфага Казан, Мәскәү һәм башка шәһәрләрдән киләчәк кунакларны исәп алганда, концертның зур масштабта үткәрелелүен аңларга була. Концертны Гөлназ Сәфәрова белән Айрат Ильясов алып барачак.

“Бу юлы башкаларга бөтенләй охшамаган концерт оештырасы килде. Мин бик күп чит ил концертларын карадым һәм сценарийны шуңа таянып яздым. Тамашаны әнә шундый югары дәрәҗәдә үткәрергә телим. Иң мөһиме – концертта сүз боткасы һәм антракт булмаячак. Тамаша бер сулышта узарга тиеш! Сәхнә спорт сараеның уртасында урнашкач, тамашачы белән интерактив күп булачак”, — дип сөйләде Гөлназ Сәфәрова.

Аның фикеренчә, Әнвәр әлеге концертны үз эшенең осталары белән эшли. “Аранжировкаларны Марат Мухин ясый, режиссер эше һәм сценарий — минем өстә, сәхнә бизәлеше, ут куелышы белән Айрат шөгыльләнә, ә Әнвәр репертуарындагы иң шәп җырларын барлый. Концертны көчле команда оештыра. Бу тамашаны һәммәсе авызын ачып караячак”, — ди Сәфәрова.

«Кырык биш» дигән үргә — дусларым белән бергә!» дип аталачак концертка билетлар күптән сатылып беткән. Әнвәр Нургалиевны юбилее белән котларга эстраданың танылган артистлары – Хәмдүнә Тимергалиева, Айдар Галимов, Элвин Грей, Фирдүс Тямаев, Вильдан Яруллин, Ландыш Нигъмәтҗанова, Рифат Зарипов, Данир Сабиров, Филүс Каһиров, Алинә Дәүләтханова һәм бию коллективлары киләчәк. Концерт 27 гыйнварда 18 сәгатьтә башлана.

Бәйле