Зөлфия Ташкентка кунакка килгән җиреннән кияүгә чыкты. Аңа бу вакытта нибары 18 яшь иде. Бик ерак туганнары Зиннур кыюсыз, бер генә кыз булып үскән Зөлфияне кулыннан тотып ЗАГСка алып керде дә, анда эшләүче хатын белән чыш-пыш килеп, никахларын теркәтеп чыкты. Кияүнең әнисе барын да белә, ә Зөлфиянең әти-әнисе бернәрсә белми калдылар.
Алар бер атнадан бик борчылып килеп җиттеләр-җитүен.әтисе кияүгә бары бер җөмлә ыргытты: «Бездә кызны сорыйлар. Ул сиңа балалар йортында үскән бала түгел». Бүтән ул аның белән сөйләшеп тә тормады. Зөлфиянең балага узуы билгеле булгач, әнисе кияүгә кооператив фатир сатып алыр өчен акча бирде, җиһаз алырга булышты. Ул кияүнең юньле кеше түгел икәнен күрә һәм кызының язмышы өчен бик борчыла иде. Зиннур, чыннан да, холыксыз. Хәзер кабынып китәргә торган ир урамда йөргәндә дә кем беләндер эләгешеп, йодрыкларын эшкә җигеп, утырып чыкканы булды. өйдә гел тавыш-гауга. Хатыным авырлы дип тормады ир, сүгенде, акырды, бары кыйнамады гына.
Зөлфиянең әнисе Казан белән Ташкент арасын ай саен айкады. Кыз бала тапты Зөлфия. Бала табу йортыннан әнисе белән кайттылар алар. Зиннур тагын сугышып, милициягә эләкккән иде.
Шуннан соң катгый карарга килде Зөлфиянең әнисе. Кызын Казанга алып китәргә булды. Ләкин ничек итеп? Зиннур беркайчан аерылырга риза булмаячак. Бала белән хатынны да үз яныннан җибәрмәячәк. Аларның бәхетенә Зиннурга шул вакытта акчалы эш тәкъдим иттеләр. Моңа кадәр киләп-сарып йөргән ир иртән эшкә чыгып китте. Ана белән кыз аның артыннан ишек ябылуга вокзалга чаптылар. Зөлфиянең кулында — бала, әнисенекендә бала әйберләре иде. Кирәк бит, Зиннур эшен ошатмыйча кире кайткан һәм өйдә беркем юклыгын күреп, бөтенесен аңлап, ул да вокзалга киткән. Ташкент вокзалы бик зур булып, анда кеше табарлык булмаса да, Зөлфия Зиннурны очраклы рәвештә күреп, әнисе белән качып калырга мөмкинлек тапканнар.
Бу хәлләрне миңа Зөлфия кызының никахында сөйләп утырды.
— Үкендеңме? — дип сорадым.
— Юк, — диде ул. — әти-әни канаты астында мин бик әйбәт яшәдем. Алар кызым Вәсиләне үстерергә булышты. Югары уку йорты тәмамлады балам. әйбәт кенә эшкә урнашты. Шунда бик яхшы гаиләдә тәрбияләнгән Рафис белән танышып, менә бүген никах көннәре дә җитте. Ә Зиннур бу дөньяда юк инде. Без киткәннән соң, төрмәгә эләгеп, анда туберкулез эләктереп, вафат булган ул. Без аның белән бүтән очрашмадык. Син аптырап сорарсың, мине нинди көчләр ЗАГСка аягымны атлаттырды икән дип. әйе, бер күрүдә гашыйк булдым. Чибәр иде ул. Янып торган кара күзләр, кара бөдрә чәч. Кызым Вәсилә әтисенә охшаган. Чаялыгы да аныкы. Зиннурның әнисе улының үлемен миннән күрде. Имеш, әни мине Казанга алып китмәгән булса, ирем төрмәгә эләгеп, харап булмаган булыр иде.
Зөлфия миңа шулкадәр йомшак холыклы булып күренде, ничек яшәр икән бу әнисе бакыйлыкка күчкәч дип тә уйлап куйдым. Бу вакытта инде аның әтисе вафат һәм алар үзләре төзегән бик зур йортта яшәп яталар иде. Кияүләренә бергә яшәргә тәкъдим итеп карасалар да Рафис риза булмаган. Яшь гаилә өч-дүрт ай гына кеше фатирында яшәп торды да, аннан үзләренекен булдырды. Кияү кеше ике югары белемле бик тырыш иде шул. Бер елдан Зөлфиянең оныгы туды. әнисе Гамбәрия апаның да шатлыгы эченә сыймады бу көннәрдә. Ләкин тормыш без дигәнчә генә бармый шул. Бервакыт Вәсиләнең ире вафат булган дигән хәбәр килеп иреште. Башта ышанмадык. Тап-таза, чибәр егет иде бит. Яман шеш булып, авырып йөргән икән балакай. Вәсилә әнисе белән әбисе янына кайткан. Гамбәрия апа: «Бу кодагыйның — Зиннур әнисенең каргышы, — ди. — Мин Зөлфияне аердым иреннән. Ходай Вәсиләне аерды. Оныгым ятим үсте, хәзер оныкчыгым ятим».
Яхшылык та, яманлык та үзеңә кайта диләр дә бит. Ходай Вәсиләгә иманлы ир насыйп итмәсме әле? Их, бу эш табулары… Пенсия алды яшенә җиткән кешене эштән куган яки эшкә алмаган җитәкчеләрне административ, хәтта җинаять җаваплылыгына тартырга җыенулары турында ишетмәгән кеше калмагандыр инде. Хәзер пенсия алды яше 52-60 буладыр инде ул. Бу яшьтәгеләрне түгел, 35-40 яшьлекләрне дә алмыйлар хәзер яхшы түләнә торган җылы урыннарга. Алсалар шул урам себерүче, савыт-саба яки идән юарга гына алалар. Карап йөргәндә, замананың асты-өскә килгәне күренеп тора бит. Безнең яшьлек чорында (1978-1988 елларда) хатын-кызның эчке киемен сатып торган ирне күрү — авыл урамында динозавр белән очрашу кебек гайретабигый хәл булса, хәзер кибетләрдә, бигрәк тә кыйммәтлеләрендә 16-17 яшьлек кызларга эчке кием алырга булышучы сатучы-киңәшчеләрнең күбесе ир-егетләр. Кыйммәтле ресторан, кунакханәләрнең ишеген ачып-ябып торучылар да 35-40 яшьләрдәге әзмәвердәй ирләр. Шул ук вакытта элек без ирләр эше дип санаган такси машиналарында 35-45 яшьлек хатын-кызлар еш очрый башлады. Кемнәрне эшкә теләбрәк ала соң җитәкчеләр: ирләрнеме, хатын-кызларнымы, тәҗрибәсе булган, урта яшьтән узганнарнымы, әллә яшьләрнеме? Матбугатта, телевидение, интернетта шул темага әледән-әле сораштыру үткәреп, нәтиҗәсен күрсәтеп, язып торалар. Ул саннар белән танышкач, бездә 45 яшьтән узгач, кешенең беркемгә дә кирәге юк, димәк, ул шул яшьтә пенсиягә китәргә тиеш, дип уйлап куясың. Ник дигәндә, бу яшьтән эшсез калсаң, җитәкче кеше сине инде эшкә алмаячак. Моның өчен үзенә әллә нинди җәзалар янаса да. Югыйсә, бухгалтер, экономист-ревизор кебек эшләргә нәкъ менә шул яшьтәге, еллар дәвамында һөнәри осталык, тәҗрибә, сабырлык, үҗәтлек сыйфатлары туплаган кешеләрне сайларга тиештер бит җитәкче?!
Юк шул, аларга яшь, чибәр кызлар, яшь егетләр кирәк. Белдерү буенча чылтыратсаң, иң беренче эш итеп яшеңне сорыйлар, аннан сөйләшергә, тест үтәргә чакыралар. Резюме җибәргәндә яшең генә түгел, кыяфәтең, буй-сының турында мәгълүмат кирәк булуы бар. Хәтта врачларның да яшьрәкләрен теләбрәк алалар. Авыру үзенә яшь хирург түгел, ә урта яшьләрдәге, инде тәҗрибә туплаган хирургның операция ясавын тели, югыйсә. Сәркатипләр турында әйтеп тору гомумән урынсыз, монда озын сыйрак, нечкә бил теләсә-нинди тәҗрибәне бәреп ега, әгәр шушы ук урынга ир кеше кирәк икән, шулай ук яшьлек җиңә. Яшь буенча дискриминация бүтән юнәлештә дә ачык күренә. Аш-су, сәүдә тармагына да, бүтән җирләргә дә эшкә хатын-кызларга караганда, яшь ир-егетләрне теләбрәк алалар. Аның каравы, кулына лом, көрәк, себерке тотучылар арасында гүзәл затлар күбрәк. Тимер юлда лом белән рельсларны күтәреп яткан хатын-кызларның көчәнүдән бүртеп-кызарынып янган битләрен күрү үзе бер газап. Ерак шәһәрләрдә яшәүче ике кодачабыз нәкъ шундый җирдә хезмәт куя. Алар пенсия яше җитә, эштән куарлар инде дип елап, ярышып эшләмиләр, ә урыннарына килүче яшьләр юк. Яшьләрне хәтта бу һөнәр ияләренә бирелүче льготалар да (поездда елга бер бушлай йөрү, туганыңа чиратсыз гына билет алу, санаторийда 10 көн бушлай дәвалану) кызыктырмый. Бер генә яшь кешенең дә 40 градус суыкта яки 40 градус эсседә көрәк яки себерке күтәреп, поезд юлында шакшы җыеп йөрисе килми. Яшь кызлар теләсә-кая, теләсә-кайчан эшкә урнаша ала дип уйлау шулай ук ялгыш фикер.
Танышыбызның кызы институт тәмамлагач, оешмалар ишеген кагып, интегеп бетте. Бер фирмада хәтта дипломын да ачып карамаганнар. Кара-каршы сөйләшеп утырганда, булачак шефы, секретарь итеп алган очракта да, аның вазыйфасына кермәгән эшләрне дә башкарырга туры киләчәгенә ишарәли. Моны ишеткәч, ниһаять эшкә алалар дип канатланган кызның гүя авызына сугалар — ул аптырап китә. ә нишләргә? Сигез ай эш эзләп җәфаланган кыз, бераз уйлагач, ризалаша. Яхшы эшкә барыбер алмыйлар (юрист булырга иде исәбе), алсалар да, иртәме-соңмы шушы тәкъдим булачак, бу хуҗа исә башыннан ук турыдан-туры әйтә, суфый булып кыланмый ичмасам, димәк, алга таба аның белән эшләү җиңел дә булыр әле дип уйлый кыз. һәм, чыннан да, хуҗа мәгънәле генә кеше булып чыга. Кыз инде ике ел шунда эшләсә дә, хуҗаның “өстәмә эш”кә чакырганы юк икән әле. әллә сынавы гына булган. Шаккатмагыз, җәмәгать, мондый мисалларны күпләп китерә алам. әле бер егеткә дә шундый тәкъдим булган! Менә ул чынлап торып курыккан. “Ярты ел узды инде, ә йөрәк әле һаман сикерә”, — ди. Яшьләрнең эш эзләгәндә нинди хәлләр белән очрашуларын ишетсәң, чәчләр үрә тора. Асия (исемен үзгәртәм) татар теле укытучысы булырга хыялланган. Хәтта соңгы вакытта татар теле кичергән һөҗүм дә аны хыялыннан биздерә алмаган. Бу һөнәрнең шәһәр мәктәпләрендә генә түгел, хәтта авыл мәктәпләрендә дә кирәксез бер йөк кенә икәнен ул эш эзли башлагач кына ныклап аңлаган. Бер мәктәптән икенчесенә чабып йөри торгач, бер мәктәп директоры аңа тарих укытырга кушкан, шул фәннән укытучылары юк икән. Ничарадан бичара шуңа риза булган. Тарих кайда да, татар теле кайда, югыйсә.
Дустым Наиләнең кызы Алия шулай ук институт тәмамлагач, бик озак эш эзләде. Инглиз теле укытырга дип белем алган иде. Ярты елга якын урнаша алмый гаҗизләнеп бетте. Ярты ел була дигәндә, әнисе эшли торган оешма хуҗасының баласына чит тел белүче, чиста, тыйнак, 20-30 яшьләрдәге, югары белемле няня кирәклеге билгеле булган. Күңеле бик тартмаса да, әни җилкәсендә күпме утырырга була инде дип, Алия шунда барырга ризалашкан. Тәрбиялисе балага 7 яшь икән. Көйсезләнә, елый башласа озак туктатып булмый ди. әнисе баланың көеннән генә торырга кушып, нәрсә теләсә, шуны эшләсен дип, үз эшләре белән чыгып китә, Алия бала белән ялгыз кала икән. “Минем 22 ел яшәп мондый әкәмәт күргәнем юк иде, бу бала көйсез генә түгел, ә чып-чын тиран”, — ди кыз. Алия ванна бүлмәсенә кул юарга кереп киткән арада, бала аның өстеннән бикләп куйган. “әле ярый аш-су әзерләүче хатын иртәнге ашны кызның бүлмәсенә — икенче катка менгерә икән, ул ачып чыгарды”, — ди. Бала Алиянең сумкасына су белән кушылган варенье агызып, аның документларын эштән чыгарган. Ярый әле хуҗа кеше аларны тиз генә яңартып эшләтеп биргән. Шулкадәр күп әшәкелек кайдан килгәндер, ничек сыйгандыр ул баланың кечкенә башына. Алия сөйләгәннәрне тыңлап утырып, шаклар ката идем. Алиягә генә түгел, өйләрендәге ялланып эшләүче һәркемгә этлек эшләп, шуның өчен бер җәза алмаган баланы тәртипкә кертү өчен Алия ел буе этләнә. Шунысы куанычлы, холкы белән хатынының капма-каршысы булган хуҗа Алия алымнары белән тулысынча килешә. Барлык этлекләренә карамастан, Алия баланы ярата, бер ел дигәндә бала белән чит телдә әйбәт кенә аралаша башлый. Аның белән килешүне тагын бер елга озайталар, бүтән фәннәрне дә укытырга алынуын сорыйлар. әтисе балага башлангыч белемне өендә укытырга уйлый, чөнки бала өянәк чирле икән. Алиягә мәктәптә укыту мөмкинлеге дә туа. Өч елдан соң! Бер укытучы декретка киткән икән. Димәк, анысы да вакытлыча гына дигән сүз. Алия мәктәпкә китмәгән, әлегә үзе ияләнгән бала белән калган. Миләүшә ХӘЙРУЛЛИНА. Мамадыш районы, Ямаш авылы.
Алмазия ГАТИНА. Казан. tatyash.ru Фото: https://pixabay.com