//Tatar-today//
Рөстәм Нәбиев шәхси инстаграм битендә үзенең балачак истәлекләре белән уртаклашкан. Ул 1 яшендә әнисез калуы, апасы гаиләсендә тәрбияләнүе, ничек көн күрүләре хакында язган. Бу язмасында әнисе урынына калган апасына рәхмәтен җиткергән, яратуын әйткән.
«1993 ел. Әни вафатыннан соң, мине абыем белән үзенә әтиемнең бертуган апасы алды.
Ул вакытта миңа нибары 1,3 яшь, ә абыема 4,9 яшь иде.
Мондый җитди карарны һәр гаилә дә кабул итә алмас иде дип саныйм. Әйе, апабыз өчен чит кеше булмавыбыз аңлашыла, әмма аның гаиләсе өчен чит кешеләр идек. Ул вакытта аларның 6 һәм 9 яшлек ике уллары бар иде.
Абый бик кырыс кеше иде. Башта без алар белән яшәүгә каршы булган, әби янында калуыбызны теләгән. Аны аңларга була, чөнки ул вакытта авыр чаклар иде бит. Ә чит балаларны гаиләгә алу — зур йөк. Тик абый тиздән үзенең карарын үзгәртте. Бәлки ул безне кызгангандыр?! Белмим.⠀
Шулай итеп без икенче гаиләле булдык.
Мәхәббәттә тәрбияләндек һәм үстек. Безне беркем дә үпкәләтмәде, бармак төртеп күрсәтмәде. Балалар арасында барысын да тигез бүлдек.
Кечкенәдән хезмәт сөючәнлеккә өйрәтәләр. Эш һәрвакыт күп иде. Һәрберебезнең үз бурычы булды. Мин иң кечкенәсе булганга, иң күңелсез эшләр дә миңа эләгә иде: савыт-саба, идән юу, бәрәңге чистарту.
Җәй буе казлар карый идем. Бу шөгыльне яратмадым. Алар аркасында урамга чыга, балалар белән уйный алмый идем. Хәтерлим әле, бер тапкыр казларны караучысыз калдырып качтым, килүемә 8е җитми, ә алар 40 тан артык иде. Каргалар алып киткән. Миңа каты эләкте ул вакытта.
Күңелле иде.
Әле безнең бик зур бәрәңге бакчасы бар иде. Утыртырга ярата идем, ә менә казып алырга яратмадым.
⠀
— Нигә шуның кадәр бәрәңге?, дип сорарсыз сез.
⠀
Без гаиләдә 5 ир-ат һәм без бик күп ашый идек. Апа көннәр буе мич яныннан китмәде. 1997 елга кадәр бездә газ булмады һәм бөтен ризыкны апа мичтә әзерләде.
Абый колхозда, йөк машинасы йөртүче булып эшләде. Ул мине еш кына чәчү яки уңыш вакытында үзе белән эшкә алгалады. Миңа да төрле техника: тракторлар, комбайннар күзәтү кызык иде.
Ә барыннан да бигрәк, эшчеләр белән кырда төшке аш ашау ошый иде. Пешекчеләр алып килгән бу чәйнең тәмен әле дә хәтерлим. Ул һәрвакыт йортныкыннан аерылып торды. Бидоннарда әзерләнгән булганга бик татлы булгандыр, мөгаен.
Ә кичләрен йөк машинасы түбәсенә менеп, бөтен урамга җырлый башлый идем. Әйе, җырларга мин бүгенге көнгә кадәр яратам.
Кырыслыгына карамастан, абый бик мәрхәмәтле кеше иде. Йоклар алдыннан гел массаж ясатты. Мине «курочкин» дип атый иде. Тик, аның гомере кыска булды. 2003 елның октябрендә ул инфаркттан күз алдымда үлде.
Шулай итеп, без зур гаиләбез белән төп туендыручысыз калдык.
Апа гомере буе мәктәптә, идән юучы булып эшләде. Эш бик авыр булса да, хезмәт хакы түбән. Ул 25 ел эшләү дәверендә иң күбе 6 мең сум акча алды. Ә без гаиләдә 4 бала. Безне киендерергә, ашатырга, мәктәпкә әзерләргә кирәк. Мин бу акчага ничек яшәвебезне күз алдына да китерә алмыйм, әмма безгә һәрвакыт җитте.
Безнең хуҗалык зур иде. Нигездә, авылда терлексез яшәү авыр. Сөт һәм каймактан тыш, терлек акча да китерде, чөнки төп табыш нәкъ менә ит сатудан килде. Сыерлар көтүлектән кайткач, апа аларны утырып сава, бу бик озак вакытны ала иде. Чөнки безнең 4 сыерыбыз булды. Ә без кечкенә песи балалары кебек эскәмиядә утырып, йоклар алдыннан сөт эчәргә үз өлешебезне көттек.
Ни өчен белмим, әмма мунчаны якшәмбе генә яктык. Апабыз безне һәрчак кулларына күтәреп алып барды, өстәвенә, беребезне генә түгел, берьюлы ике баласын күтәрде. Беркайчан да миңа авыр димәде.
Ничек булдыра алды, шулай кайгыртты.
6 яшьләргә кадәр апага «Әни» дип дәштем. Аннары әби миңа дөресен сөйләгәч, мин аңа башка алай дип әйтә алмадым. Белмим, тел әйләнмәде. Гадәттә, мин аңа улы аша мөрәҗәгать иттем:
— Әниеңне чакыр, ди идем.
Аңа авыр булганын мин бик яхшы аңладым. Аның моңсу карашын һәм чыланган күзләрен әле дә хәтерлим.
Тик апамны азрак ярата башладым, димим. Ул миңа әни мәхәббәте, кагырту һәм гаилә биргән иң газиз кешем. Аның ярдәме белән минем балачагым булды һәм мин бүгенге дәрәҗәгә ирешердәй булып үстем.
Ул батыр ана, чөнки ялгызы гына 4 баланы үстереп, аякка бастырды. Күпме төн йокламады, күпме эшләде, безгә кирәкле бөтен нәрсә булсын өчен тырышты.
Бүгенге көндә күпләр безнең авылда «Аңа яшәгәндә һәйкәл куярга кирәк», диләр. Һәм мин моның белән килешәм.
Рәхмәт сиңа, ӘНИ!
Мин сине яратам», дип язган Рөстәм.
Рөстәмнең әлеге язмасы бер төн эчендә 2 меңгә якын фикер һәм 40 меңнән артык «лайк» җыйган. Язылучылары әнисенә озын гомер, сәламәтлек, бәхетле тормыш теләгәннәр.