«Бер-берсен кочаклап зәңгәрләнеп катып үлгән ике нарасыйны күрше-күлән җыелып соңгы юлга озатты» [язмыш]

-- Алина

Мәктәп елларыннан бирле бер-берсен ошатып йөргән Нурия белән Зөфәр быел олы тормыш сукмагына аяк басты. Йокы бүлмәсендә таралып йоклап яткан ирененең өстенә ябып, аш бүлмәсенә чыкты яшь килен. Иртә иде әле, әтәчләр дә уянмаган. Таба ризыгы исе өйгә таралды, газ плитәсендә чәйнек җырлап утыра. Песи адымнары белән генә кайнанасы Гөләндәм карчык торып чыкты.

-Ник бик иртә тордың әле, кызым, артык эш юк, тагын бераз йоклар идең. Яшь чакта йокы тәмле була ул, — дип Нуриянең күңелен күтәреп җибәрде. Әй әнкәй. Шулай өйрәнелгән гадәттер инде. Авыл кешесенең шул бит инде,-диде.

Тату гына аңлашып ярдәмләшеп яшәделәр. Гаиләдә тынычлык, хөрмәт һәм ярату хөкем сөрде.

Жәй башында Нурия кыз бәби тапты. Зөфәрнең алар кайтуына бизәкләп ясаган бала караватын күреп бик шатланды хатын. Ул белмәгән әллә нинди һөнәрләре бар икән иренең. Хатынын бәхетле итәр өчен җанын бирергә әзер иде аның Зөфәре. Бала вакыттан ук әти-әнисен югалтып әбисе белән генә үскән Нурия, кайнанасының «кызым», дип дәшүенә. Аңа карата  ачык йөзле булуына шатланды, кайнанасына  көннән-көн якыная барды. Үз әнисе кебек хис итте ул Гөләндәм карчыкны. Зөфәр дә ин кадерле кешеләренең яхшы мөнәсәбәтен  күреп канатланып эшләде.

Нәни кызы Зөлфиягә дүрт яшь тулган көннәрдә әбиләре кисәк кенә авырып урынга егылды. Эштән кайтып кергән Нуриянең итәгенә кечкенә Зөлфия килеп сарылды:

— Әбием йоклый да йоклый,-диде.

Эшнең нидә икәнен аңлаган  хатын ире янына йөгерде. Яшь гаилә иң кадерле кешесен югалтты. Борчулы кайгылы көннәр сәбәбеннән, Нурия вакытыннан алда икенче баласын, кыз тапты. Хәсрәтләр онытылды, бераз тынычландык дигәндә генә Нуриягә иренең эштә аңын югалтып егылуын хастаханәгә озатылуын  хәбәр иттеләр. Ике кызын күрше кызга калдырып ире янына китте хатын. Ләкин кызганычка каршы сөеклесен исән килеш күрү генә насыйп булмаган шул. Кисәк кенә йөрәге туктаган ирне коткарып калып булмаганын кат-кат аңлатсалар да Нурия ышанырга теләмәде.

— Бер бәхетсез гел бәхетсез, нишләп миңа гына шундый авыр сынаулар бирәсең Аллам, дип үкседе. Ирен салкын җир куйнына иңдергәндә дә мине дә аның янына күмегез, дип жирне тырнап елады.

Ялгызы гына авылда калып яшисе килмәде Нуриянең. Бар булган мөлкәтен сатып ят шәһәргә китеп урнашырга булды. Бүлмә табып хуҗабикәгә ярты елга алдан түләп куйды. Балалар кечкенә булганлыктан иртә-кичен барып эшли торган берничә сәгатьлек эшкә урнашты. Кызлары кечкенә булсалар да әниләренең борчулы  кәефсез йөзен гел күреп торганлыктан, басынкы бер урында уйнап утыра иделәр. Олы кызы Зөлфиянең туган көне җите. Аңа бүләк тә карармын, кичке эшкә киткәнче ипи сөт тә алырмын дип кибеткә чыгып китте Нурия. «Сеңлеңне яхшы кара кызым, хәзер кайтып җитәм» — дип чыгып йөгерде. Урамда күз ачкысыз буран кузгалган иде. Юл аркылы тиешсез урыннан йөгереп чыгып барганда таеп егылды. Өстенә  туктый алмый ыжгырып килүче автобусны күргәндә соң иде инде. Автобусның зур көпчәкләре баш турысына килеп җиткәндә ике кызын күз алдына китерде хатын «балалар миннән башка бикле өйдә нишләр?»

Кан эчендә яткан хатынның үле гәүдәсен моргка алып киттеләр. Үзе белән документлары булмау сәбәпле аның шәхесен озак ачыклый яткырдылар. Күптән түгел килеп төпләнгән Нурия теркәлергә дә өлгермәгән иде шул. Әниләрен үлем тырнагы йолып алганда, ике нәни кызчык берни белми йоклый иде әле. Олы кыз тәрәзәдән карап әнисен озак көтте. Сеңлесе уянып ашыйсы килеп елый ук башлады. Сөт шешәсенә шикәр комы салып, чәйнектән су агызып бирде апасы. Суыткычта берни дә юк. Консервалар һәм сыек май гына. Сөт белән ипи дә беткән. Кая соң бу әни???

Коридорда ишекләр шалтырап ачылды- ябылды, ачкычлар шалтырады. Тик тилмереп көткән ишек артыннан әниләре генә ачып кермәде. Олы кыз күпме генә дөбердәтеп кычкырса, еласа да ишек ачучы булмады. Сеңлесенең генә түгел аның үзенең дә үтереп ашыйсы килә башлады. Ач балалар көннән-көн хәлсезләнеп, хәйран елаштылар. Тәрәзә ярыкларыннан кергән җилдән, ачлыктан туңып кочаклашып йоклап киттеләр.

Берничә атнадан соң фатир хуҗабикәсе Анна түти килеп Нуриянең хәлен белеп чыгасы итте. Бик озак кыңгырауга басып та ачучы булмагач үз ачкычлары белән ачып керде. Бер-берсен кочаклап зәңгәрләнеп катып үлгән ике нарасыйны күрше-күлән җыелып соңгы юлга озатты. Сабыйлар яшәгән тәрәзә каршын шәһәр халкы уенчыкларга,  чәчәкләргә күмде.

Бик тә үкенечле үлемнәр иде бу. Хәзер инде Нуриянең ике фәрештәгә тиң кызчыклары да үз янындадыр.

 

 

 

Миләүшә Маликова "Язмышмы? Ялгышмы?"

Бәйле