Россия Президенты Владимир Путин 2020 елдан башлап укытучылар өчен “Земский учитель “программасын башларга тәкъдим итте. Әлеге программа буенча авылларга һәм кече шәһәрләргә күчкән укытучыларга 1 млн сум күләмендә акча биреләчәк. Бу хакта ул Россия Федераль Җыенына юлламасында сөйләде.

“Кадрлар – мөһим мәсьәлә. 2020 елдан “Земский учитель” программасын башлап җибәрергә тәкъдим итәм. Аның буенча авылларга һәм кече шәһәрләргә күчеп килүче педагогларга бер тапкыр 1 млн сум күләмендә акча биреләчәк”,— диде Владимир Путин.

Элегрәк дәүләт башлыгы медицинада кадрларга кытлык булмасын өчен «Земский доктор» программасында катнашучыларга яшь чикләүләрен бетерергә кирәклеге турында белдергән иде.

“Земский доктор ” программасында катнашучыларга яшь чикләүләрен бетерергә тәкъдим итәм. 50 яшьтән өлкәнрәк белгечләр авыл җиренә яки кече шәһәргә эшкә күчкәндә, шулай ук бер тапкыр түләнә торган акчаны алырлык булсын. Табибларга – миллион сум, фельдшерларга – 500 мең сум”, – диде Владимир Путин.

 

 

 

Чыганак: Татар-информ

Бәйле