Үткән гасырның туксанынчы еллар башын хәтерлик әле. “Реформа“ сүзе ничек популяр иде ул чакта. Без барыбыз да ул елларда илдәге үзгәрешләргә мөкиббән киттек: югарыдагылар системаны ипләп кенә үзгәртеп корырлар да мазлум һәм мескен халыкка әллә ниткән иркенлекләр ачылыр, тормыш рәтләнер, дидек. Зарланмыйк, тормышның матди ягында, чынлап та, зур үзгәрешләр булды.
Иномарка алыштыруны совет чорындагы сәпит алуга караганда да җиңелрәк санаучы катлаулар барлыкка килде, кредитка тиз генә фатир юнәлтү мөмкинлеге пәйда булды, базарлар товар белән тулды. Хосусый милек һәм базар дигән ике нәрсә, хактыр, тормыш өчен алыштыргысыз кирәкле шәйләрдән. Әмма халыкның бик зур катлавының якасыннан фәкыйрьлек дигән әфәнде дә кысып тотып алды. Дүрт саның төгәл торып, исән-сау да булсаң, тик ятмаган кешегә тормышны бөтәйтергә мөмкинлек табылмый калмый калуын. Ә авырып китсәң, балаң чирле туса, бәла-казага юлыксаң, көймәң ватып булмый торган боз кантарына терәлә дә кала.
Реформалар бушлай медицина дигән нәрсәне, хөкүмәтнең социаль ярдәме дигән әйберне, үзең эшләгән оешманың сиңа матди һәм әхлакый булышлык күрсәтү мөмкинлеген юып төшерә яздылар. Һәм… бәхетсезлек ияләре, учларын сузып, урамнарга чыгып басарга, матбугат һәм социаль челтәрләр аша халыкка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булдылар.
Әле ярый интернет бар, мәгълүмат кырында сөрән салу күпкә җиңеләйде. Шулаен ул шулай да, тик ул өлкәләрдә дә хәйран калырлык эшләр булып ята. Бердән, байлык белән фәкыйрьлек арасындагы контраст шаккатыра. Менә карагыз инде: рәсми чыганаклар “Газпром“, “Роснефть“ һәм “Саклык банкы“ менеджерларының еллык хезмәт хакы ике төбәк бюджетыннан узып китте дип хәбәр итәләр. Сүз халык байлыгы булган җир асты хәзинәләреннән файдаланучы дәүләт компанияләрендәге идарәчеләренең законлы хезмәт хаклары турында бара. Юк, болар урлашмаган, ә үз якларына борып, закон тәртәсе эшләгәннәр дә, ил амбарына бушатасы йөкне җиңел генә үз ишегалларына бушатып яталар.
Урлашучылар да калышмый. Новосибирск өлкәсенең “Хуҗалык идарәсе“ дип аталган дәүләт конторасы директоры Наталья Малиновскаяның өенә тентү белән килгәч, күпне күргән “опер“лар да таң калган: йорт доллар пачкалары белән шыплап тулган нигез өстендә утыра, ди. Менә шул хәбәрләрне укыйсың да социаль челтәрне ачасың. Анда угың бәла-казага тарыганнарның инәлеп ярдәм сораган мөрәҗәгатьләренә төртелә дә кала, төртелә дә кала. Зарлар шулкадәр күп, шулкадәр күп… Тукайның: “Куйса монда корткалар төшкән тешен алтын белән, Бер телем икмәк дип анда назлы нечкә бил җылый!“ – дигән юллары кылт итеп исеңә төшә дә куя.
Монысына да күнегәсең. Картаңдагы акчаны, ваклап-ваклап, мазлумнарга җибәрү дә кыен эш түгел, чөнки ил төкерсә, күл була. Кабыргага икенче нәрсә китереп төртә: ярдәм сорап сугылган чаңның тавышы дөресме, юкмы икәнен белеп булмый. Оятсызлар, намус сатучылар, битенә ыштыр каплаганнар чүп үләне кебек басып алды бу өлкәне. Чынлап та ярдәмгә мохтаҗларның өлешенә кереп, болар “кешелеклелек“ дигән төшенчәнең бөтен чикләрен ватып-җимереп бетерделәр.
Хәзер мазлумнар нишләсен, рекомендация сорап, абруйлырак шәхесләргә мөрәҗәгать итә башладылар. Күпмедер йогынтысы булган ышанычлы шәхес: берәр танылган артистмы анда, журналист-язучымы синең файдаңа сүз әйтсә, ышанып ярдәм кулы сузучылар табылыр дигән өмет җылытты мескеннәрне. Беренче мәлдә бу, чынлап та, ышанычлы адым булып тоелды. Әмма караклар оятсызлыгы чикләрне белми. Бу алымга да алар үзләренең шакшы куллары белән кереп тыкшынды: зур шәхесләрнең ялган аккаунтларын ясап, шулар аша акча имәргә керештеләр. Мин инде үзем генә дә россиякүләм танылган берничә шәхеснең: “Минем ялган аккаунтлардан акча җыялар, сак булыгыз“, – дигән белдерүләренә юлыктым. Менә бит эшләр ничек! Әхлакый яктан таркалу реформаларның бер канатына әверелде: бер тарафта фәкыйрьләрнең күз яшьләре ташкын булып ургый, икенче тарафта шул күз яшьләреннән дивиденд җыючы типсә тимер өзәрлек оятсызлар ишәя.
Тагын рәсми хәбәрләргә әйләнеп кайтыйк. “Россия вертолетлары“ дигән дәүләт компаниясе (салым түләүчеләр акчасына яши, чөнки бюджет ярдәмендә утыра) Алла Пугачеваның соңгы концертына 40 миллион сум акча күчергән. Шик юк: примадонна бу хәергә мохтаҗ түгел, чөнки аның үз предприятиеләре дә бар, болай да акча капчыгы өстендә утыра. Ни өчен дәүләт компаниясе галимнәргә булышмый? Ни өчен халыкара фәнни олимпиадаларда җиңгән балаларны үстерү өчен бер тиен дә бирми? Технологияләр ачлыгында утыра бит үзе, шуңа күрә боралакларын сата алмый интегә.
Илдә акча юк түгел, тик аның агымы никтер ялган ерганаклар ясый да уңдырышлы туфракны юдырып китә, технологияләр эрозиясе барлыкка килә. Медицинада да күзәтелә ул эрозия, башка тармакларда да. Чирле күкрәк баласына табиб ярдәме эзләп, күпме әти-әни чит ил клиникаларының ишеген шакый? “Россия вертолетлары“на шул хакта сорау биргәч, Пугачева исеме белән реклама ясарга теләдек, дигән җавап килде. Соң, кызыгырлык боралак ясый алмасаң, примадонна исеменә аркаланып кына аны сата аласыңмы инде?
(Рәшит Фәтхрахманов/“Ватаным Татарстан”, /№ 27, 22.02.2019/) Фото: РИА Новости