Васыять язу, дәвамчыларыңа яшәү кагыйдәләрен әйтеп, аңлатып калдыру турындагы сүзләр юк-юк та колакка чалына. Казанның “Гаилә” мәчетенең “Васыятьнамә – киләсе буыннарга әйтер сүз” дигән бәйге оештыруын ишеткәч тә, тирә-ягымдагы танышлар, дус-ишләр арасында үземчә сораштыру үткәрдем.
Кайсысы: “Васыять ул үләр алдыннан туганнарга әйтеп калдыра торган, бигрәк тә балаларыңа аталган үгет-нәсихәт”, – диде. Күпләре: “Нигә ашыгырга, мин әле үләргә җыенмыйм, малны, мирасны ничек бүләсен, васыять итәсен вакыт күрсәтер”, – дип җаваплады. “Васыять нотариуста бергәләп языла торган документ, гомер буе җыелган байлыкның кемгә күпме биреләсен аңлаткан язудыр инде ул”, – дип аңлатучылар да булды.
…Улы вафатыннан соң ук, килененнән көне-сәгате белән малае өлешен даулаучылар, энесе яки абыйсы өлешен дәгъвалаучылар да барлыгын, кайчандыр бер ояда үскән 5-6 баланың, әти-әниләре үлеп киткәч, төп нигезне, азмы-күпме җыелган дәүләтне тыныч кына бүлешә алмыйча, тәмсезләнешеп бетүләрен еш ишетәбез. Элегрәк дини кысаларда яшәгән, алга карап фикер итә белгән әби-бабайлар бу яктан хәзерлекле булган. Йорттагы өлкән кеше, нәселе бергә җыелган саен үгет-нәсихәтен җиткерү җаен белгән, төп нигездә каласы төпчек улына өметләнүен, туганнар арасында татулыкны саклауны, үзара юл кую, әдәп белән яшәүне аңлаткан.
Туган-тумачаны, якыннарны соңгы юлга озатырга килгәч тә: “Бәхилләштегезме, ризалыгын алып калырга өлгердегезме, васыяте булгандыр инде?” – дип йомшак кына искәртеп куйгалыйбыз. Дөрестән дә, васыятьнамә язу тәртибе, аның эчтәлеге нидән гыйбарәт соң? Әлеге сорауларга дөрес, төпле җавап ишетү, васыятьнамә язуга халыкның игътибарын җәлеп итү максатыннан “Гаилә” мәчете Республика министрлар кабинетының загс идарәсе, архив эше буенча дәүләт комитеты, Русия мөселман эшкуарлары ассоциациясе, “Мөселманнар” газетасы белән берлектә васыятьнамәләр язуга конкурс игълан итте. Тәүге тапкыр үткәрелгән бу чара васыятьнамәнең кеше тормышындагы әхлакый-тәрбияви әһәмиятен ассызыклап, аны төзү үрнәкләре белән таныштырып, үзенә күрә бер ачык дәрес төсен алды.
Казанның “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә безгә кат-кат аңлаттылар: “Яшьме-картмы – килер буыннарына, якыннарына һәркемнең әйтер сүзе, әманәте язылган булырга тиеш! Ислам шәригате шулай куша. Фәлән яшькә җиткәч, менә фәлән вакытта язармын дип, тартып-сузасы түгел. Камил акылыңда, сау-сәламәт хәлеңдә бүген үк язып, елын, урынын күрсәтеп, үзегез имзалаган васыятьнамәгез булсын!” Васыять итү – Пәйгамбәребезнең сөннәте дип тә искәрттеләр. Гомер буе җыйган малны, синнән соң каласы мирасны бүлү белән бәйле мәсьәлә динебездә тикмәгә генә иң четерекле сораулардан саналмый. Балалар, якын туганнар арасында низаглашырга урын калдырмауның бик кирәкле ысулы бу.
Әти-әнинең, әби-бабайның килер буыннарга әйтер сүзе, кайгыртуы мал бүлүгә генә кайтып калмый, билгеле. Берничә буын варисларына җиткерәсе нәсихәте, рухи ягы да мөһим. Нәсел-нәсәп данын, буыннар чылбырының ныклыгын кайгырткан зирәк кардәшләребез әйтәсе сүзен, ата-бабай васыятен иртәгәгә калдырмаган. Чорыбызның атаклы дин әһеле, заманында Татарстанның беренче казые булып торган Габделхак хәзрәт Саматов шигъри васыятендә:
“Алтын сарай мирас итмим сиңа,
Кичерерсең инде, и, улым!
Соңгы сулышыңа кадәр динең, халкың белән,
Аерылмаслык булсын үз юлың”, – дип, аталарча нәсихәт иткән. Халкыбызның энҗе-якутлардан да кыйммәт гореф-гадәтләре дә, гаилә-ыру булып яшәү кыйммәтләре дә сыйган ата васыятенә!
– Васыятьнамәгә сиңа кадәр дөнья көткән әби-бабаңның акыл өйрәтүе дип карарга кирәкми. Аларның тормыш тәҗрибәсеннән туган нәсихәте – ул сине кайсы дәвердә дә дөрес яшәргә өндәү дәресе! – диде Русиядә мөселман эшмәкәрләре ассоциациясен җитәкләүче Айдар Шаһимәрдәнов бабасы Исмәгыйль хәзрәт Сәлимшинның моннан 50 ел элек язып калдырган васыятьнамәсендәге юлларны мисалга китереп.
“Васыятьнамә – киләсе буыннарга әйтер сүз” бәйгесенең асыл кыйммәтләренә тукталып, “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы, жюри рәисе Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, васыятьнамәнең төп әһәмиятенә басым ясап болай диде: “Дини кануннар буенча, мөселман кешесе мирасының бары тик өчтән берен генә чит кешегә васыять итеп калдыра ала. Калган өлешләрне ничек итеп дөрес бүлү турында Коръән китабында бәйнә-бәйнә аңлатып язылган. Бу эшкә алынуыбызның максаты – васыятьнамәне тормышыбызга кабат кайтару, шуның белән туганлык җепләрен өзмәү, татулыкны саклау, ата-бабаларыбызның рухи мирасына хөрмәт уяту, варисларда күркәм холык тәрбияләү”.
Бәйгегә егермеләп васыятьнамә килгән иде. Араларында шигъри формада язылганнары да, балаларына ана сүзе – үгет-нәсихәт формасында язылганнары да бар. Конкурс нигезләмәсенә туры килгән, барлык шартларын үтәргә тырышучылар призлы урыннарга лаек булды, аларга – дипломнар, васыятьнамә язуга җаваплы карап, әлеге бәйгедә катнашучыларның һәрберсенә сертификат тапшырылды.
Казаннан Рәисә Фатыйхованың йөрәк җылысы белән язылган васыятьнамәсен җюри беренче урынга лаек дип тапты. Үрнәк формасында аны укып та күрсәтте. “Бер-берегезгә ачу саклап йөрмәгез, гафу итә белегез! Төп нигезгә сукмакны өзмәгез! Нәсел шәҗәрәсен лаеклы дәвам итегез”, – дигән юлларны укыганда ананың да, залга җыелган кунакларның да, әнисенең чыгышын тыңларга килгән улының да күзләре яшьләнде. Икенче урынны Гөлсинә Кәлимуллина белән Миләүшә Сәлахетдинова бүлеште. Миләүшә ханым васыятьнамәсендә бүтәннәрнекеннән аермалы нәсихәткә: “Улым! Хатыныңны хөрмәт итеп, кадерләп яшә! Аллаһы Тәгалә хатын-кызны иренә әманәт итеп биргән. Әманәтне сакларга кирәк!” – дигәненә сокландык. Өченче урынны Дания Хәбибуллина һәм Фирдәүсә Кәримова алды. Фирдәүсә ханым, әтисе васыятенә нигезләп, варисларына сүзен шигъри формада язуы белән аерылып торды. “Туган телегезне өйрәнегез һәм онытмагыз. Нәселемдәге туганнарым! Балаларыгызны һәм оныкларыгызны татарча укырга-язарга өйрәтегез. Туган телебез юкка чыкмасын” дигән юллар авторы Маргарита Хасяновага жюриның махсус бүләге бирелде. Алсу Шакири 6 битлек васыятьнамәсендә улларына нәсихәтен – аерым, кызларына, киленнәренә дигәнен аерым тәфсилләп җиткерүне кирәк тапкан. Ул да варисларын татар итеп тәрбияләүгә, туган телне өйрәтүгә аерым басым ясаган. Җыеп әйткәндә, конкурс яшәү кагыйдәләрен барлауга, рухи-дини мирасны килер буыннарда дәвам итәргә чакырган үрнәк алырлык ачык дәрес булды.
Вәсилә РӘХИМОВА. Казан. tatyash.ru Фото: Яңарыш