“Үз бәхетемне табармын”, “Айның нуры”, “Син табарсың мине” җырлары аша халык күңеленә үтеп кергән Энҗе Шәймурзина белән очраштым. Зур ниятләр белән янып йөри икән җырчы.
– Никтер күбрәк кавыша алмаган ике йөрәк турында җырлыйсың. Моның берәр сәбәбе бармы?
– Андый җырлар халыкка ошый. Җырлаган вакытта залга карыйм, кайбер хатын-кызлар җырлап утыра, кайсылары елый. Чөнки мондый язмышлы кешеләр күп. Бер-берсен яратып кавыша алмаучылар, ялгыз калганнар.
– Кая ашыга идең әле?
– 3 апрельдә Казанда булачак концертыма әзерләнәм.
– Бу ничәнче концертың?
– Башка җырчылар белән күп җырларга туры килде, әмма үземнекен беренче тапкыр куям.
– Концерт куярга акча күп кирәк. Спонсорларың бармы?
– Чыгымнарын санап бетерә торган түгел. Бернинди спонсорым да юк, барысын да үзем күтәрәм.
– Афишаңнан күрдем, концертыңа Вадим Захаровны да чакыргансың икән.
– Әйе шул, Вадимны чакырган идем, әмма ул килә алмый. Филүс Каһиров булачак. Беренче концерт куйганда исемле артистлар булышса, ул зур шатлык инде.
– Халыкка нәрсә кирәген беләсеңме?
– Белеп бетереп булмый аны. Әмма кеше шуны эшли дип кабатларга җыенмыйм. Минем үз тамашачым, үз юнәлешем.
Әңгәмәне "Акчарлак" газетасының 9 нчы саныннан укый аласыз Фото җырчының шәхси архивыннан