“Энем, күңелеңне иркен тот, әле 85е дә булыр”. Юбилей кичәсен үткәрү турында сөйләшкәндә, Татарстанның халык артисты Флера Сөләйманова татар филармониясе директоры Кадим Нуруллинга әнә шулай дигән булган икән. Сиксәнен исә якын дуслары, хезмәттәшләре, якташлары белән чәй табыны янында җыелып үткәрүне теләгән.
Юбилей кичәсе үткәннәрне сагыну, бүгенгесе белән чагыштыру рухында барды. Сүз йомгагы ничек кенә тәгәрәмәсен, ахыр чиктә шәхес кадере турында уйлануга барып тоташты. Гаҗәп түгел. Бу елларда җыр сәнгатен генә алсак та, байтак асыл затларыбызны югалттык. Әлфия апабыз Авзалова китте, ел башында Илһам абый Шакировны мәңгелеккә озаттык. Алар белән бергә мирасны мәңгеләштерү эшләре калкып чыкты. Флера апа да бу хакта уйлана икән:
– Шәхес кадере турында еш уйланам. Дөньядан киткәннәргә бернәрсә дә кирәкми инде ул. Олпатларның исемнәрен күтәрү үзебезгә кирәк. Бу хакта тарихчылар, белгечләр дә борчыла. Алар Илһам, Әлфияләр исемнәрен үзәктәге урамнарга кушарга дигән фикерне әйттеләр. Бу – горурлык хисе тәрбияләү дигән сүз. Урамга исем кушу шактый мәрәкәле эш дигәне белән дә килешеп булмый. Кирәк булгач, Эсперантоны бик тиз Назарбаевка үзгәрттеләр бит. Халыкка Назарбаев әллә бар, әллә юк ул. Миңа бәлкем якындыр да ул, чөнки Казахстанда өч ел эшләдем, вокал буенча аттестация үттем. Шулай да, татарга үз милләтенең уллары, кызлары кадерле.
Җырчыбыз юбилей кичәсенә әзерләнгәндә, үткәннәрен дә искә алды:
– Казахстаннан аттестация үтеп кайттым, әмма филармониягә эшкә аласылары килми генә бит. Алмасалар алмадылар, радиокомитетка тавыш операторы булып эшкә урнаштым. Радиога эшкә урнашу – кәҗәне кәбестәгә җибәрү шикелле булды. Һәр көнне, минем җырлаганны сорап, әллә ничә хат ала идек. Аннары лекторий бригадасы белән авылдан авылга йөрдек. 1971 елдан гына филармониядә эшли башладым. Бик күп җырчылар, олпатлар белән эшләдем, шөкер. Күбесе дөньяда юк инде хәзер. Алар китә дә, төрле хәлләр килеп чыга. Мирас бүлешү эшләре бигрәк күңелсез. Мин үземнән соң балаларым алай тавышланып йөрмәсләр дип ышанам. Үзем кызымда торам, минем фатирны сатып, Булатым зуррак фатир алды. Мин яшәгән йорттан ерак түгел җирдә алды. Балаларым әйбәт, шөкер. Үз балалары була торып та тәрбия күрмәгән кадерсез картлар бар. Ходай барыбызны да әнә шул афәтләрдән сакласын.
Татарстанның халык артисты Искәндәр Биктаһиров та Флера апага теләктәш:
– Шәхесләребезне кадерләү мәсьәләсендә дә Мәскәүгә карап торырга кирәкми. Аңа урамга кем исемен бирсәң дә, барыбер. Мондый җитди эшләрдә безнең фикергә дә таянып эш итсеннәр иде. Нинди генә урам исемнәре юк бездә. Ә үз шәхесләребезнең исемнәрен мәңгеләштергәндә әллә нинди тыйнаклык күрсәтәбез.
Бәйрәмдә җитди сүзгә ялганып Флера апага бәйле мәзәк хәлләр дә сөйләнде. Болар барысы да аның сабырлыгына, җор теллелегенә дәлил иде. Әйтик, танылган баянчы Кирам Сатиев Флера апа әйткән канатлы сүзләрнең берсенә тукталды:
– Берзаман яңа җыр өйрәнергә дип, Флера апа минем янга, мәдәният институтына килде. Репетиция тәмам булгач, студентлар сырып алды үзен. Каян ишеткәннәр дә кай арада җыелганнар диген! Яшьләр өлкән буын артистларны белми, диләр бит. Ә менә Флера апаны ничәмә-ничә буын вәкиле белә, хөрмәт итә. Студентлар шулай итеп Флера апаны сырып алды да, бергәләшеп фотога төшик әле, диешә башлады. Флера апа каршы килде, киемем дә фотога төшә торган түгел, кәефем дә, ди. Бик сорагач, күнде үзе. Шаулап-гөрләп фотога төшкәч, ярар, бала куркытырга булса да ярар әле, дип куйды. Студентлар рәхәтләнеп көлештеләр, килеп кочаклап, бик матур сүзләр әйттеләр. Ә Флера апаның “бала куркытырга булса да ярар” дигәне канатлы сүзгә әйләнеп калды.
Татар филармониясенең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов исә җырчыны, Сезне Мисырда да беләләр, дип үсендерде. Фольклор ансамбле шушы көннәрдә генә бу илдән гастрольдән кайткан икән.
“Татарстан” радиосы җитәкчесе Тәүфыйк Сәгыйтов радиода эшләгән вакытларын сагынып искә алды:
– Аның янында эшләү бик рәхәт һәм күңелле булды. Флера бүлмәсеннән һәрвакыт җыр яңгырады. Яңа җыр туды исә, ул зур вакыйгага әверелә иде. Флера җырларын халык шулкадәр яратты. Җыр дигәннән. Хәзер бик күп бәйгеләр үткәрелә, сәхнәгә бик күп яшьләр килә. Аның күбесе –җырлаучы гына инде. Ләкин тормыш үзе аралый, үзе урынына куя. Диңгез ташы шомаргандай шомарганнары, үз йөзе, Флера апа кебек кабатланмаслары гына чын җырчы булып китә ала.
Композитор Фәрит Хатыйпов исә Флера апаның батырлыгы турында сөйләде:
– Элек безнең план аена 27 концерт иде. Аннан ул 24кә, тора-бара 21гә, аннан 14, соңрак 11гә калды. Яз көне китәбез, көз көне кайтабыз. Гомернең юлда үткәнен сизми дә калдык. Флера апа белән шактый йөрдек, шуңа юлда булган бер хәлне сөйлисем килә. Берзаман шулай “Беларусь” тракторының тирес түгә торган арбасында барабыз. Арба кендек белән генә тоташкан, трактор исә яр читеннән чайкала-чайкала бара, коточкыч куркыныч инде. Без егетләр, ирләр түзә алмадык, сикереп төшеп, трактор артыннан җәяүләп киттек. Арбада бары бер кеше калды, ул да булса, Флера апа. Шаклар каттык аның батырлыгына.
Очрашудан таралышканда, әни янына җыелган кебек булды, дип тә әйттеләр. Озак таралышмады халык. Уйлар һаман да шәхес кадере мәсьәләсенә барып тоташты. Татарстанның халык артисты Георгий Ибушевның да уйлары шул хакта:
– Флера апа белән төрле бүлекләрдә эшләсәк тә, күмәк чыгышларыбыз шактый булды. Ул җырлаганда халык әсәренеп тыңлый иде. Юбилеенда да “Әниемә” җырын башкарып сокландырды ул. Мин җырның, тавышның нәрсә икәнен бик әйбәт беләм. Исем китеп тыңладым, 80 яшьлек кеше иркен тын белән дерелдәмичә, көчәнмичә җырлады да бирде. Бу җыр миңа бигрәк тә кадерле. Бик яхшы хәтерлим: 12 яшь вакытта шушы җырны радио янына җыелып отып калырга тырыша идек. Ул – халыкның зәвыгын күтәрүдә искиткеч өлеш керткән шәхесләребезнең берсе. Беркайчан да фонограммага җырламады, аның ише халык алдауларны белмәде. Флера апаның, ничек инде ул сәхнәгә чыгып авыз ачып торырга мөмкин, дип әйткәне бар. Сәхнә шул авыз ачучыларга калды. Бу юлы да без җырчыларга шушы җәһәттән бер җыр белән осталык дәресе үткәрде ул. Шуңа Флера апа кичәсендә мин генә түгел, бөтен кеше дә олпатлар турында уйлангандыр. Бу көннәрдә урамнарга исем бирү турында сүзләр бара, башка күңелсез хәлләр дә баш калкыта. Әлеге уңайдан фикер бер булырга тиеш: үзебезнекен – үзәккә! Казан үзәгендә дә кечерәк урамнар бар. Аларның исемен алмаштырудан да бернинди дә зыян килмәс иде. Бәс, шулай булгач, нигә үз шәхесләребезне әллә кайдагы шәһәр читендәге урамнарга җибәрәбез?! Татар шәхесен милләт үзе хәтерләмәсә, аны беркем дә хәтерләми инде. Аларның урыны түрдән булырга тиеш. Шулай булганда гына милләт булып калачакбыз. Шикләнеп, куркып, үзебезнекен читкә этәрсәк, киләчәгебез юк. Алга китеш дибез, нинди алга китеш булсын, тел буенча, моң буенча, милләт буенча артка тәгәрибез ләбаса. Үз телеңдә гариза да яза алмагач, киләчәктән ни көтеп була.
Их, олпатларның кичәсеннән, бездә бар да яхшы, шөкер, дип таралышсаң иде дә ул. Юк шул, борчылырлык мәсьәләләр шактый. Күңел булмасмы дип, радионы кушкан буласың. Анда да Флера апа, Илһам абыйлар җырламый ичмасам.
(Гөлинә Гыймадова/“Ватаным Татарстан”, /№ 37, 15.03.2019/)