Җылы киемнәрегезне сала торсагыз да ярый. Табигать сынамышларына ышансаң, кичә чын яз башланды! Синоптиклар тагын ялгышкан, ахры: быел яз апрельдә генә башланачак, дисәләр дә, урамдагы кояш моның киресен “сөйли”. Кар күзгә күренеп эри, табигать көннән-көн уяна, җанлана бара. Яз билгесе – тал песие дә чыга башлаган.
Бу көннәрдә социаль челтәрләр сөенечле фотолар белән тулды. КФУның метеорология кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев сүзләренә караганда, быелгы март аномаль күрсәткечләре белән истә калачак. Ай башыннан бирле берничә ел дәвамында сакланган температура күрсәткечләре кат-кат яңарган инде. Мәсәлән, былтыр 18 мартта 12 градус салкын һәм тездән кар булган. Быел исә бар да үзгә. Бу дүшәмбедә термометр баганасы 2 градус җылы күрсәтте. “Атна башы кояшлы һәм җылы булачак, – дигән Юрий Переведенцев. – Барысы да Уралдан килүче антициклонга бәйле. Пәнҗешәмбедән һава торышы үзгәрәчәк. Республикага атлантик циклон якынлаша. Атна ахырында кар яварга да мөмкин”.
Тик кәефегезне төшермәгез. Халык сынамышларына ышансаң, 18 мартта көн кояшлы булса, димәк, чын яз башлана. Быелгы кыш “тәртипле” дә иде әле. Кар да вакытында яуды, бураннар да чамалы гына булды. Ә яз башлануга, кыш кирегә чигенде. Шуңа күрә халык әйткән – хак әйткән дип өметләнәсе генә кала. Бүген һәм иртәгә синоптиклар көндез 4 градуска кадәр җылы вәгъдә иткән. Атна ахырында бераз суытачак дип фаразлаганнар. Тик озакка түгел, киләсе атнада янә кояшлы һәм җылы һава торышы көтелә, ди синоптиклар. Кар тагын да тизрәк эреп бетәргә мөмкин. Чөнки яңгырлар көтелә. Хәер, март явым-төшемнәр буенча уртача күрсәткечләрне куып тоткан инде. Күрәсең, бу яктан да безне шаккатырырга җыена ул. Ил башкаласында яшәүчеләргә дә “яз исе” вәгъдә иткәннәр. Кисәткәннәр дә: кышның “койрыгы” апрель һәм май айларында кире әйләнеп кайтырга мөмкин, ди.
(“Ватаным Татарстан”, /№ 39, 19.03.2019/)