Аның бу дөньяда булмавы да үзе бер бәхет икән. Китеп барып, барыбызга берьюлы зур бүләк ясады

-- Гузель

Яз җитүгә бөтен кешене ниндидер бәйрәм хисе биләп ала. Кая карасаң да яз бәйрәме, халыкара хатын-кызлар көне, 8 март дип сөйләшәләр. Ә мин кечкенәдән ул бәйрәмне яратмадым. Бәләкәй чактагы иң күңелсез вакыйгаларымның берсе нәкъ менә шушы бәйрәмгә туры килде чөнки. Авылда без юклыкта яшәүче гаиләләр исемлегендә булдык. Бер булмаса булмый бит инде ул. Ике яктан да әби белән бабайларыбыз хәерче булган, әти белән әни дә гаилә коргач артык мантып китә алмаган. 

Укымаганлыкмы, ялкаулыкмы, язмыштырмы ул, белмим. Югыйсә, әни гел эшләде инде. Әти аның кебек үк булдырмаса да, айнык чакта тик тормый иде шикелле. Әни бала җанлы булды. Бәйрәм көннәрендә генә булса да, юкны бар итәргә тырышып тәмлерәк, башкачарак итеп табын кора иде. Ә әти – коры кеше. Аңа әллә бәйрәм көне, әллә юк.

Дөрес, бер шешәлек булса да эшли алса, аннан да бәхетле кеше булмый иде инде. Аңа бәйрәм ясар өчен шул җитте. Ничәнче сыйныфта укыганмындыр, хәзер төгәл генә белмим дә. Башлангычлар иде бугай. 8 март – безнең көн дип, әни камыр куйды, күп итеп кабартмалар пешерде. Өй тәмле таба, кызган май исе белән тулды. Шулчак, бөтен ямне җибәреп шактый кәефләнеп әти кайтып керде.

Кайсыбер ирләр, исерсә, ята да йоклый торган була. Ә безнең әти андый түгел. Аңа кемгә булса да бәйләнергә, тавыш чыгарырга кирәк. Бу юлы да шулай булды. Тукта, бүген бәйрәм, бераз тыелып торыйм, дип беркайчан уйлый белмәде, җирбит. Сүз арты сүз ияреп әти белән әни шактый нык ук тавышлана башладылар.
Аннан әти әнигә әле генә өстәлгә алып куелган яңа пешкән ипине (!) тотып ыргытты. Аның белән генә дә тынычлана алмагач, кыйный ук башлады. Әнинең борыныннан шаулап кан акты, 2 кабыргасы сынды. Ул елны 8 март киче әнә шулай узып китте. Бәйрәм барыбызның да күз яше, мышык-мышык елаулар белән тәмамланды.

Бу вакыйгаларга инде байтак гомер узды, хәзер үзем әни. Ә шулай да теге 8 мартны һаман онытып булмый. Әтинең дә китеп барганына ике ел. Ике ел язны аннан башка гына каршылыйбыз. Ике ел бәйрәм ансыз үтә. Беләсезме, ничек тыныч, ничек рәхәт? Аның бу дөньяда булмавы да үзе бер бәхет икән. Әнигә дә, безгә дә беркайчан бүләк ясый белмәде. Ә китеп барып барыбызга берьюлы зур бүләк ясады. Кызганыч, алай дип бәлки әйтергә түгел, уйларга да ярамыйдыр, ләкин кайбер кешеләрнең булуыннан булмавы хәерлерәк шул.

 

Чулпан
Язмыш кочагы

Бәйле