Фирдүс Тямаев Элвинны кем дип атый? Грей «судан коры чыга» [видео]

-- Лэйсирэ

25 март “Дуслык күпере” бөтенроссия татар-башкорт эстрадасы фестиваленә багышланган матбугат конференциясе вакытында журналист Габдрәхим Элвин Грейга Гүзәл Уразова һәм Салават Фәтхетдинов белән бәйле гаугалар турында чәнечкеле сорау бирде дип язган идек. Элвин Грей моңа карата: «Чын булган хәл. Халык үзе моны пиарга әйләндерде. Без аның белән әрләшмәдек тә», дип җавап бирде.

«Дуслык күпере» матбугат очрашуында Радикны «Иван Грей» дип йөртүче Фирдүс Тямаевны да искә алдылар. Шулай ук Элвин Грейга кайсы телдә җырлавы уңайлырак дигән сорау да бирелде.

«Миңа туып-үскән телдә аралашу, җырлау җиңелрәк, әлбәттә. Мәскәүгә күченгәч, рус телендә ниндидер бер җөмлә әйтер өчен дә эчемнән генә әйтеп карый идем хәтта», ди популяр артист.

Журналистлар исә Элвин Грейның уйнап һәм көлеп кенә сорауларга җавап бирүен «судан коры чыгу» дип атаганнар.

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

#татартудей 25 март үткән «Дуслык күпере» матбугат очрашуында «Иван Грей» дип әйтүче @firdustyamaev_official та искә алынды. Элвин Грейга @elvin_grey_music кайсы телдә җырлавы уңайлырак дигән сорау да бирелде. Күзәтүләрдән чыгып шуны әйтә алабыз, Радик күп очраклардан, шул ук Гүзәл Уразова белән булган «шоудан» да елмая-елмая, жестлары, үзенең харизмасы белән «судан коры чыкты»!

Публикация от Tatar today порталы (@tatar_today)

Бәйле