Булат Нигъмәтуллинның сольный концертында «татарча ВИА Гра» җырлый

-- Лэйсирэ

//Tatar Today//

11 апрель 18:30да Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Татарстанның атказанган артисты Булат Нигъмәтуллинның күптән көтелгән сольный  концерты узачак. Берничә елга сузылган тәнәфестән соң, җырчы тамашачыларына кызыклы программа һәм сюрпризлар вәгъдә итә.  

Беренчедән, концертта «Шулкадәр сагындым, күрәсем килә» дип елавы белән бар Интернет дөньясын үзенә гашыйк иткән Мәскәүдә яшәүче мишәр егете Рәфис Атаказов катнашачак. Ул Булат белән бергәләп концертны алып барачак һәм юмор өчен җавап бирәчәк.

«Сез аны үзегез өчен бөтенләй икенче яктан ачачаксыз. Ул шулкадәр эрудицияле шәхес. Китап җене кагылган дияр идем. Чүплектә китап күрсә, алып кайтып, рәтләп, төзәтә торган кеше ул,» ди Булат Нигъмәтуллин Рәфис Атаказов турында, соклануын яшермичә.

Моннан тыш, программаны кайнар дәртле биюләре белән Артур Хәйруллин җитәкчелегендәге «Будда» шоу-балеты төрлеләндерәчәк.

Шулай ук концертта Дилә Нигъмәтуллина, Альбина Апанаева, Булат башкаруындагы «Яратам сине генә» хитының сүзләр авторы Анна Попова катнашачак.

«Дилә белән концертларым сирәгәймәде. Алда безне яңа дуэтлар көтә. Сер итеп кенә әйтәм, безнең башкарудагы популяр хитның икенче өлеше — «Абый белән сеңел-2″ җыры да әзер. Тиздән чыгачак», дип аңлатты Булат. «Быел тамашачыга күбрәк үземнең ачыласым килде. Бу концерт бик үзенчәлекле булачак, чөнки монда Дмитрий Железнов җитәкчелегендәге Казанның малайлар акапелласы да катнашачак. Минем улым да берничә ел шушы төркемгә йөри. 30 кешелек хор минем репертуардагы җырлар башкарачак», ди Булат.

Булат әйтүенчә, иң кызыгы, программада «татарча ВИА Гра«: Дилә, Альбина Апанаева һәм Анна Попова триосы булачак.

«Концерт куярга нәрсә көч, этәргеч бирә?» дигән сорау да бирдек артистка. «Иҗат. Тугры тамашачыларыма җыелган уй-фикерләремне җиткерәсе, аларны уйландырасы килү теләге. Интернет, Инстаграм аша гына барысын да әйтеп бетерп булмый. Бары тик концертка килгәч кенә артистның кемлеген, ни әйтергә теләгәнен аңлыйсың», дип уртаклашты Булат Нигъмәтуллин.

Бәйле