Яшел хәтфә үләннәр тишелеп чыгып, кояш нурлары яктысы күзләрне генә түгел, җылысы белән тәннәрне дә иркәләгән көннәрдә авыл халкы өчен күңелле дә, мәшәкатьле дә вакыт башлана. Бакча, терлек абзары, ишегалдындагы эшләрне тәртипкә китерүдән тыш, кош-корт сатып алу, чеби, каз бәбкәләре үстерү мәшәкатьләре дә өстәлә.
Махсус мәйданчыклар булачак
Әлеге чорның үзенә күрә бер рәхәте булса да, кош-кортларны сатып алганда саклык чаралары турында да онытып җибәрмәвең хәерле. Узган елгы күңелсез хәлләрдән соң авыл халкына аеруча да саграк булырга туры килә. Мәгълүм булганча, былтыр Татарстанның Апас, Кайбыч, Тәтеш, Буа, Кама Тамагы, Югары Ослан, Чүпрәле районнарында кош гриппы таралып, карантин игълан ителгән иде. Ул вакытта әлеге авыруның күрше республикадан машина белән китереп саткан кошлардан таралганлыгы билгеле булды.
Авызың бер пешкәч, өреп кабасың бит ул. Шуңа күрә моңа кадәрге һәртөрле профилактикага быел өстәмә саклану чаралары кабул ителде. Әлеге үзгәрешләр кош-корт сату-сатып алуга кагыла. Татарстан Министрлар Кабинеты карамагындагы Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин безгә аңлатканча, быел районнарда кош-корт сату өчен махсус мәйданчыклар булдырылачак.
– Быел һәр район җирлегендә кош-корт сатуны оештыру өчен махсус мәйданчыклар эшли башлады. Бу мәйданчыкларның урынын район җитәкчелеге үзләре хәл итә. Ул район үзәгендә дә, зуравылларда да була ала. Шуңа күрә бер районда берничә мәйданчык та эшләргә мөмкин, – дип аңлатты җитәкче.
Габделхак Мотыйгуллин әйтүенчә, мәйданчыкларның исемлеге белән идарәнең рәсми сайтына кереп тә танышып була. Моннан тыш, кош-кортларны билгеле бер урыннарда оештырылган язгы ярминкәләрдә дә сатып алырга мөмкин. Мәсәлән, шундый мәйданчыкларның берсе Яшел Үзән районындагы Яңа Турада эшли.
Сер түгел, халыкның күпчелеге чеби, каз һәм үрдәк бәбкәләрен авылларга машина белән китереп сатучы арадашчылардан яки фермерларның үзләреннән үк алып кала. Махсус мәйданчыклар булдырылса да, китереп сатучыларның эше тыелмаячак.
– Авылда сату иткән арадашчыларны туктатырга дигән законлы нигез юк. Шулай да халык узган елгы күңелсез хәлләрне исләрендә тотсын иде. Ул вакытта күпләр кош-кортларны кемнән алуларын да белмәде. Шуңа күрә чеби, бройлер, каз бәбкәсе, үрдәк сатып алганда, ветеринар белешмәсен һәм сату итәргә рөхсәт кәгазен сорарга кирәк, – ди Габделхак Мотыйгуллин.
Әлеге документларны телефонга төшереп алсаң, тагын да яхшырак, чөнки аларның кирәге чыгып куюы ихтимал. Ул-бу була калса, әлеге документлар компенсация алыр өчен дә кирәк булырга мөмкин.
Ышанычлы һәм уңайлы
Мондый мәйданчыкларның эшчәнлеге белән ныграк танышыр өчен, без Буа районы дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Булат Шәкүров белән элемтәгә чыктык. Аның сүзләренә караганда, мондый кош сату урыны Буада да бар, ләкин әлегә кадәр ул халыкның игътибарын җәлеп итә алмаган.
– Бу аңлашыла да. Көннәр суык булды бит әле. Атна ахырында халык активлашыр дип уйлыйм, чөнки мәгълүмат аларга барып иреште инде, – диде ул.
Шул ук вакытта ул кош-кортларны машинадан сатып йөрүчеләргә дә чик куелмавын әйтте.
– Без әлеге мәйданчыклардан гына сатып алуны таләп итә алмыйбыз, ә бары тик тәкъдим генә итәбез. Район үзәгеннән ераграк урнашкан авылларда яшәүчеләр чеби алыр өчен генә махсус килмәскә дә мөмкиннәр. Шулай да халыкка нинди оешмалардан сатып алырга кирәклеге җиткерелде. Моннан тыш, кош-корт, терлекләр арасында очрый торган авырулар турында белешмәлекләр таратабыз. Кошчылык белән шөгыльләнүчеләрнең һәм сату итүчеләрнең каннарын даими рәвештә тикшереп торабыз, – диде Булат Шәкүров.
Азнакай районы Мәсгут авыл җирлеге башлыгы Эльвир Габдрахманов сүзләренчә, берничә фермер сату итә торган мәйданчыклар районда моңа кадәр дә эшләп килгән.
– Мин үзем дә күпләп казлар алып үстерәм. Гадәттә заказ белән кайтара идем. Минем өчен сатучыларның тиешле документлары булу бик мөһим. Иң беренче чиратта шулар белән кызыксынам. Ел саен бер кешедән алгач, ике арада ышаныч та барлыкка килде, – ди ул.
Эльвир Габдрахманов әлеге мәйданчыкларның халык арасында популярлашып китүенә ышана.
– Соңгы көннәрдә искәргәнем бар: кош-корт сатып алучыларның саны артты. Ышанычлы урыннан алу яхшы бит инде. Аннан соң бу мәсьәлә авыл советларына да катгый куелды. Машинада кош-корт алып килеп сатучыларның документларын тикшермичә, авылга кертмибез. Ә халыкның күпчелеге, чыннан да, китереп сатучылардан алу ягын карый. Ел саен бер кешедән генә алгач, аңа ышанычлары бар, – диде ул.
Халык, әлеге мәйданчыклар ышанычлы дип, кош-кортларны шуннан гына сатып ала башлармы, яисә, уңайлы дип, авылга ук китереп бирүчеләрдән генә алып калырмы? Анысын вакыт күрсәтер, тик кайдан гына алсалар да, саклык чаралары күрелсен һәм ризыклар бәрәкәтле булсын иде.
(Зөһрә Садыйкова/“Ватаным Татарстан”, /№ 57, 19.04.2019/)