Күз — күңелнең көзгесе диләр. Ә менә караш белән үтереп буламы? Була, диләр галимнәр. “Җан чит җисемгә еш кына йогынты ясый, бигрәк тә яман күз белән”, — дип язган галим, философ һәм врач әбугалисина. Кайбер кешенең күзләре нур чәчә, әнә шул нурның йогынтысы көчле дә инде.
Гадирәк итеп әйткәндә, күз тиюдән кешенең дә, мал-туарның да үлүе, агач-үләннең коруы ихтимал. Тормышта моңа мисаллар җитеп ашкан. Тиккә генә сабый бала маңгаена корым яки иннек сөртеп куймыйлар. Йә киемнәренә күз төшәрлек брошка, сәдәф, “күз” кебек нәрсәләр тегәләр. Күз тиюдән саклар өчен мал-туарның мөгезенә, койрыгына төрле чүпрәк йә миләш ботагы бәйлиләр. Миләш ботагын бозым-сихердән саклану өчен дә кулланалар. Күз тиюләр элек-электән булган, аннан бик курыкканнар. Бу хәлне галимнәр дә өйрәнгән.
Безнең якта мин кечкенә чакта читтән килгән бер әби өй борынча төрле эш эшләп, тамагын туйдырып йөри иде. Карап торышка бүтәннәрдән бер ягы белән дә аерылмаган карчыкны балалы йорттагы өлкәннәр өйләренә якын да җибәрмәскә тырышалар, чөнки күзе бик каты, сокланып караса баланы үтерә, гөлне корыта дип сөйлиләр иде. Күзләре ничек шулай кеше үтерү көченә ия булгандыр, белмим, якыннан караганда картлык тоныклыгы да кермәгән кап-кара, матур күзләр иде. Ләкин берничә вакыйга сөйләгәннәре әле дә истә. Кешеләрнең исемнәрен күрсәтмим, чөнки әле күбесе исән, йә үпкәләрләр…
Кичкә таба авыл халкы эштән бераз арынып, көтү каршыларга җыела. Ун-унбишләп хатын-кыз, бик күп бала-чага тыкрык башында көтүнең авылга кергәнен көтеп торганда әлеге әби алар янына килеп баса да, хатыннардан үзе эшләрлек берәр эш юкмы дип белешә-сораша башлый. Көтү кайтып җитә. Шунда әби бер сыерга карап: “Иллә дә матур хайван, сөткә дә яхшыдыр, кара, җилене ботлары арасына сыймый!” — ди. Бер хатын бу сүзләрне яратмыйча: “Мал өстенә карап, кем шулай әйтә инде?!” — дип шелтәли. Көтү тәмам кереп беткәнче авылда хәбәр тарала: “Фәләннәрнең сыерлары капкадан яхшы гына кергән, шуннан бер чиләк көрпәле суны эчеп бетерә алмаган, егылып үлгән. Авыртып та йөрмәгән!” Бу шул — әби сокланып калган сыер була…
Икенче юлы өч-дүрт хатын кибеттән кайтып киләләр, каршыларына әлеге әби очрап, гадәтенчә эш сорый. Авыл җирендә эш җитәрлек, әби бу юлы авылда берничә көнгә кала. Иртәгәсен күрше авылдан ялгыз хатын килеп, Казанга тикшеренергә барасым бар дип, аны йортына күз-колак булырга алып китә. Авыл урамыннан барганда әби бер йорт янында туктап: “Гомерем узды кеше йортына кызыгып, килгән саен шушы йортка карап уфтанам, бигрәкләр дә җиренә җиткереп эшләгәннәр, шул йортта бер генә ел рәхәтләнеп торсаң иде!” — ди. Бу сүзләрне капка төбенә кич утырырга чыккан күрше хатыннары да, йортның хуҗалары да ишетә. Ике көн дә үтми, электр чыбыгыннан ут чыгып, ул йорт янып кара күмергә әйләнә. Бу ике вакыйганы очраклылык дип кенә әйтер идең, әмма сәер вакыйгалар дәвам итә.
Безнең күрше авылда искиткеч булдыклы, сирәк очрый торган матурлыкка ия кыз бар иде. Берсеннән-берсе кечкенә дүрт баласын үзе генә үстерүче әнисен ялгыз калдырасы килмичә, сигезенче сыйныфтан соң фермага сыер саварга калды. Тырыш, ярдәмчел, тирә-юньгә нур чәчеп, очып кына йөрүче кызны авылдашлары биш елдан үзләренең депутатлары итеп сайлап куйдылар. Бервакыт, иптәшләре белән эшкә барганда, ул кызны теге әби дә күреп ала. “Күр әле бер генә бу баланы, эченнән нур бөркелеп тора, буе-сыны дисәң, төсе-бите дисәң, бер генә дә килмәгән җире юк!” — ди, кулларын каш өстенә куеп. Берәр сәгатьтән кояшлы күк йөзен каяндыр килеп чыккан кечкенә генә болыт каплый. Ул да булмый, чатырдап яшен яшьни. Бераздан җәйге лагерь ягыннан зур тизлектә килүче машина күренә, кешеләр янына килеп, кабинадан атылып диярлек төшкән шофер көч-хәл белән бер генә сүз әйтә ала: “З.не яшен сугып үтерде!..” Яшен яшьнәп яңгыр ява башлауга, кызлар, йөгерешеп, терлекчеләр йортына кереп, ачык тәрәзә каршына басалар. Бик каты яшен бары өч тапкыр гына яшьни, өченчесе бергәрәк басып торган биш кыз арасыннан нәкъ менә теге кызны “сайлап” суга…
Бала чактан килгән хатирәләр бик күп. Әлеге әбинең күзе катылыгы турында шулкадәр еш сөйлиләр иде, хәзер дә уйлыйм: берсе дә нигезсез сүз булмаган. Шунысы да бар, күз тию нәтиҗәсе озак көттерми, мондый сәләткә ия кешенең бер текәлеп каравы, соклануын бер кычкырып әйтүе җитә…
Мондыйрак хәлләр белән күптән түгел дә очраштым әле. Мин гөлләр үстерергә яратам. Төрле-төрлеләрен. Яраннар аеруча ошый, бик матур чәчәк атулары өстенә төрле чирләргә бирешмәүләре белән дә күңелгә хуш киләләр. Аларны гөблә кебек корткычлар да урап уза. Чәчәк ата башласалар, күзне камаштыралар. Бервакыт безгә еракта яшәүче туганнарыбыз кайтып төште. Алар арасында үз туганнары инде күптән үлеп бетеп, нигезләрендә чит кешеләр яшәгәнлектән туктар урыны булмыйча безгә кайткан әби дә бар иде. Ул шау чәчәктә утырган яраннарымны күреп “аһ!” итте. “Болай чәчәк аткан яраннарны күптән күргәнем юк иде, ят гөлләр күп үстерәләр хәзер”, — дип, шулай ук чәчәктә утырган орхидеяләргә текәлде. Яраннарны кабат-кабат килеп карады, хәтта сыйпаштырып та алгалады. Мунча кереп, ашап-эчеп алгач, җыйнаулашып зиратка менеп киттек. Берәр сәгатьтән кайтканда тәрәзәләребезгә карасам, яраннарым, сусызлыктан әлсерәгән кебек, яфракларын аска салындырган, чәчәкләре сәер булып тырпаешканнар. өйгә кергәч, гөл чүлмәкләрендәге туфракка бармагымны тидереп карадым — дымлы. Гөлләрнең яфраклары җете яшеллекләрен югалтып, сыек аксыл төскә кергән, читләре бөгәрләнеп эчкә таба бөтерелгән, тәрәзә төбе коелган чәчәк таҗлары белән тулган. Кырык ел гөл үстереп, яраннарны мондый чирле хәлдә күргәнем юк иде әле. 16 төп яранның ник берсе элеккечә калсын! Кунак әби дә аптырашта иде бу хәлгә. “Нәрсә булган аларга, сәгать ярымда кырау сукканмыни, ботакларын алып китеп, үземдә үстерермен дигән идем”, — дип кат-кат кабатлады. Шунда кунакка кайткан туганыбыз, минем колакка: “И-и, туганкаем, гөлләрең тирәсендә ахылдап чуалганын күргәч үк шикләндем, күзләре галәмәт каты аның, гөлләреңдә бер чир дә юк, күз тигән аларга”, — дип пышылдагач, ышанмыйча кул гына селтәгән идем, кич белән тагын да сәеррәк хәл булды. Ул чагында өч яше әле тулып кына килүче улыбызны авылның икенче өлешендә яшәүче апа үзенә алып киткән иде. Без җыйнаулашып капка төбендә утырганда чатта җитәкләшеп килүче апа белән улым күренде. Алар килеп җитеп, исәнләшүгә, кунак әби игътибарны балага күчерде: “Карагыз әле бер бу балага! Нәкъ Мәкъмүнә әбисе икән бит! — дип бот чапты (Мәкъмүнә — иремнең әнисе). — әбисе дә шундый чем кара күзле, кап-кара чәчле иде. әнисенә бөтенләй дә тартмаган”, — дип, шап-шоп китереп баланың аркасыннан какты.
Мин сыерларны савып кергәндә бала караватта бәргәләнеп ята, өйдәгеләр нишләргә дә белмичә аның тирәсенә өелешкәннәр иде. Температурасын үлчәп карадык — нормада. Бик тәҗрибәле, диагнозларны дөрес билгеләве белән данлыклы шәфкать туташыбыз Венера апалар өенә йөгердем. Тиз менеп җитте. җентекләп карагач: “Космый, температурасы юк, эче йомшак, тагын бераз көтик, ипләнмәсә, сырхауханәгә алып китәрбез, — диде. — Мин, медик, мондый сүз әйтергә тиеш түгел, ләкин балагызга бик каты күз тигәнгә охшаган. үзем дә балалар үстергән кеше, оныкларым бар, беләм, мондый хәлләр дә очраштыргалый, балага җылы сөт биреп, тынычлыкта калдырыгыз, аерым бүлмәгә яткырып, чит кешеләрне кертмәгез”. Шулай эшләдек. Кунакларны алырга машина килде, аларны озаттык. Венера апа бала янында утырып торды. Бала, берәр сәгатьтән тынычланып, идәндәге уенчыклары янына төшеп утырды. Очраклылык булдымы бу ике вакыйга — белмим.
Ләкин мин тормыш юлымда моңа охшаш хәлләр белән шулкадәр күп очраштым, шуңа һич икеләнмичә әйтә алам: күз тию дигән нәрсә бар, караш белән үтереп тә, корытып та була. Мин тасвирлагандай вакыйгалар белән күпләрнең очрашканы бар дип уйлыйм.
Миләүшә ХӘЙРУЛЛИНА. Мамадыш районы, Ямаш авылы.
Фото: пиксабай