Якындагы декадада һава температурасы акрынлап үсәчәк һәм бу атна ахырына көндез һава +20 градуска кадәр җылыначак. Шул хакта КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институты метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев белдерде, дип яза Татар-информ.
«Дүшәмбе һәм сишәмбе — шактый салкын, көндез бары 8-9 градус җылы, төнлә салкыннар булуы мөмкин. 1 майдан башлап һава торышы үзгәрә башлый һәм акрынлап климатик нормага керә», — дип сөйләде Переведенцев.
1 майда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемсез, көндез температура +13 градуска җитәчәк. Шулай ук төньяк-көнчыгыштан талгын җил булачак.
КФУ профессоры 2 майдан яңгырлар башлана, дип өстәде. Алар хәзер бик кирәк, чөнки алдагы айда явым-төшемнәр тиешенчә булмаган.
Россия Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, бүген көндез Татарстан башкаласында температура +8 градустан да югары күтәрелми, ә төнлә туңдырырга мөмкин.
Фото: пиксабай