Орлык чәчүнең супер-тиз һәм җайлы ысулы [видео]

-- Лэйсирэ

Моның өчен безгә «әкәм-­төкәм»­нәрне урнаштырырга тәбәнәк савыт (пластик контейнер), ламинат астына салып калдырыла торган подложка (төзелеш материаллары сатыла торган кибетләрдә рулонлап сатыла), пинцет, кереш, целлофан капчык, туфрак кирәк була, дип яза ШК.

Эш өстәленә иске клеенка җәябез. Туфрак, су, орлык, кирәкле материалларны кул астына алып куябыз.

Подложкадан 10 см киңлектәге тасма кисеп алабыз. Тасма өстенә 1 см биеклектә туфрак җәябез.

Ул чәчелеп китмәсен өчен, кул белән баскалап алабыз. Бераз гына су да сибәргә ярый. Туфракны тасманың буеннан-буена җәяргә кирәкми, алай уңайсыз булачак. Башта 10 см арага гына җәегез. Тасманың беренче өлешенә туфракны җәйгәч, аның бер кырыена орлык чәчеп чыгабыз (пинцет ярдәмендә дә ярый) да бераз гына туфракка батырып куябыз. Орлык тасма кырыеннан 2 см ераклыкта булсын. Орлыклар арасы — 1-2 см.

Орлык салып чыкканнан соң, тасманы рулон итеп төреп барабыз. «Әкәм-төкәм» барлык­ка килгәч, таралып китмәсен өчен, кереш белән беркетәбез. Орлыклары өске якта калырлык итеп махсус савытларга утыртып куябыз да су сибәбез. «Әкәм-төкәм» өстенә пакет кидереп куябыз. Әлеге парник ярдәмендә орлыклар тизрәк тишелеп чыга. Тишелеп чыккач, пакетларны салдырыгыз. Әлеге ысул белән помидор, бак­лажан, борыч, кәбестә, ташкабак, чәчәк орлыкларын утыртырга була. Пикировкалаганда исә рулонны чишеп кенә җибәрәсең.

Бәйле