«Бу язмыш көлүеме? Белмим. Үзәкләрем өзелде…»

-- Лэйсирэ

Үсеп җиткән, инде үзләре дөнья көткән балаларыма акыл өйрәткәндә, мин гел Саҗидә әбиегез әйтмешли дияргә яратам. Саҗидә әбиегез… Әттәнең (без әтине шулай дип әйтә идек) әнисе Саҗидәнең без – алты оныгы да, аны зурлап, әни дип үстек. Быел аның вафатына 41 ел тулып үтсә дә, акыллы сүзләре,биргән киңәшләре һаман да күңел түрендә.

1890 елда туган Саҗидә әни. Саҗидә – Аллаһы Тәгаләгә сәҗдә кылучы дигәнне аңлата. Кукмараның итек бае Комаровлар фабрикасында әнидән витринага куя торган зур итекләр чуарлатканнар. Итек бизәүне элек итек чуарлау дигән булсалар кирәк. Итекне бик оста чуарлаган шул әни. Сеңлесе һәм дус кызлары, чуарлый торган итекләрен алып, аулак өйләргә йөргәндә, әни зур итеген сәкегә салып бизәк төшергән. Әнисе Бибигайшә әби, кияүсез каламы инде бу кыз, дип, борчылып та йөргән. Әмма насыйп яр да табылган Бибигайшә әбинең җыйнак гәүдәле, уңган-булган кызына. 21 яшендә Югары оч Шакир малае Әхмәтзакир белән тормыш корып җибәргән ул. Гаҗәеп сабыр, салмак, ипле, акыллы кеше булган бабай.

Ә әни беркемнән курка белми торган туры сүзле, бик юмарт кеше иде. Гомер буе туганнар, күршеләр белән ахыргысын бүлешеп яшәгән ул. Гайбәт сатмады, сүз йөртмәде. Әйтсә турысын әйтә иде. Усал Саҗидә дигәннәр инде. Усал, ләкин астыртын, кара эчле түгел. «Үземнекен бирмим, кешенекенә тимим». Хәзергечә әйтсәк, бу аның тормыш принцибы булган инде.
Без үскәндә, бер кулы белән бишек тирбәтә-тирбәтә, үткән гомерен сөйли иде. Тыңлаучы бармы-юкмы, сөйләвен белә. Бу балаларның әз генә булса да колагына керсен дигәндер инде. Ә гомере аның тоташ югалтулардан гына торган диярсең…

Бер-бер артлы туган сигез баланың бишесе сабый чакта ук вафат булганнар. Сабихабану исемлесенең үлеме бигрәк тә аянычлы була. Чана шуып кайтып, мич каршында җылынып утырган сабыйның киеменә ут каба. Бала кычкырган тавышка йөгереп кергән әнинең күз алдында ялкынланып яна сабый. Армиягә киткәнче өйләнеп (ул вакытта солдатка 21 яшьтән алганнар), ике бала атасы булган Хәмәтсабир абыйны көзгә кайта дип торганда, 1941 елның 22 июнендә, сугышның беренче көнендә үк һәлак була. Нәкъ чик буенда, Житомир шәһәрендә хезмәт иткән була шул ул. Кайгы ялгыз гына йөрми, диләр, ут шикелле янып торган, акыллы, сабыр Камилә җиңгәбез, көннән-көн сулып, урын хастасы була. Сигез ел тәрбия кыла әни хаста киленен. 1949 елда улы Нәкыйп абыйга, әти-әнинең сүзләрен тыңла дип, бәхилләшеп дөнья куя Камилә җиңги 34 яшендә. Күрше хатыннары шуны елый-елый сөйлиләр иде.
Хәмәтсабир абыйдан ятим калган ике малайның берсе биш яшендә үк үлеп киткән була инде. Күз генә тиде, дия иде әни.

Ә күршедә өч ятим. Габделхәй, Минегаяз, Сания. Әтиләре сугышта һәлак булган балаларның әниләре Латыйфәттә дә үлеп китә. Балаларны детдомга алырга киләләр. Әни шунда: «Бу балалар бер аерылгач, мәңге бүтән табыша алмыйлар бит. Юк, ничек булса да тырышырбыз, бирмибез балаларны», – дип, үз сүзен әйтә. Сания апаны ипи пешерергә дә, башка эшләргә дә өйрәтеп үстерә. Үзе тормыш корып читтә яши башлагач та, әнигә: «Рәхмәт сиңа, динебезне-көнебезне онытмадык, илсез-көнсез булмадык синең аркада», – дип, бүләкләр, күчтәнәчләр алып кайта иде Сания апа.

Әй, аның заманалары нинди булган бит әле! Ачлык-ялангачлык. Черек бәрәңге валмасы, алабута ипие. Анысы да туйганчымыни әле…
1949 елда җиңги үлә, 1950дә 60 яшендә бабай да вафат була. Карчык, бер телем ак күмәч ашар идем, ди ул соңгы сулышында.

Кара ипигә тамак туймаганда каян килсен ак күмәч дисәң… Бабайны күмгәннең икенче көнендә кибет янына ак күмәч китереп саталар. Бу язмыш көлүеме? Белмим. Үзәкләрем өзелде, дия иде әни. Шуңа күрәдерме, мин кечкенә чакта, кызамык белән авырганда, клиндер ашыйсым килә дигәч, 360 хуҗалыклы авылны әйләнеп, ярты клиндер табып кайткан иде әни. Кәримуллин Фаизләрнең нәнәсе Минзифа ападан дип хәтердә калган. Минзифа апага, Әхмәтҗан кызы Минзифа рухына дип, дога багышларга тырышам. Раббым, кабуллардан әйлә. Яхшылык җирдә ятмый ул.

Ә әнинең кечкенәдән хәтергә сеңеп калган киңәшләре гомер юлымда маяк булдылар. Кешегә кеше килгәч, сүз тыңлап утырмагыз, чыгып китегез, син кирәк булсаң, ул кеше сиңа килгән булыр иде. Бу мәнсезлек була. Кеше ашаганда карап тормагыз, бәлки аның сиңа да салып бирерлек артык ризыгы юктыр. Бер күршегезнең сүзен икенчесенә авыштырып, кеше талаштырмагыз, сүз йөртмәгез. Бу бик зур гөнаһ, сак булыгыз. Шундый кешеләр белән очрашсам, боларның Саҗидә әниләре булмагандыр шул дип уйлап куям.

Рәйсә Галимуллина, Кукмара районы, Мәмәшир авылы

Шәһри Казан

Фото: пиксабай

Бәйле