ТНВ телеканалында үзенчәлекле «Адәм белән Һава» тапшыруы бара. Ләйлә Дәүләтова тамашачыны төрле сәнгать әһелләренең гаиләләре белән, көнкүрешләре белән таныштыра. ТНВ интернет-редакциясе бүген сезгә Татарстанның халык артисты Зөфәр Хәйретдинов белән әңгәмә тәкъдим итә.
«Сәхнә туйдырды»
— Зөфәр абый, менә бабай да булдыгыз. Үзегезне ничек хис итәсез?
— Искиткеч! Бабай булганчы, оныклар тугач, ничегрәк булыр микән дип уйланып йөри идем. Ә хәзер мин бабай, нәкъ менә бабай. Оныкларым кода-кодагыйларга «дәү әти, дәү әни» дип дәшә. Буталчык булмасын дип, миңа бабай дип эндәшүләрен теләдем.
— Оныклар балалардан да тәмлерәк була, диләр. Сездә дә шулаймы?
— Әлбәттә, безнең балалар тугач, мин унар көнгә, берәр айга гастрольләргә чыгып китә идем. Өйгә кунакка кайтабыз да, балаларны, рәхәтләнеп, яратырга да өлгермибез, кире чыгып китәргә туры килә иде. Балаларны үстерү гел хатынымның җилкәсендә иде. Мин аңа бик рәхмәтле. Ә бүген оныклар, киресенчә, күбрәк минем белән. Концертлар кимеде, шуңа күрә буш вакытым пәйда булды.
— Эх, ул вакытны гастрольләрдә озак йөрисе калмаган, балалар бергә булырга кирәк булган дип уйлаган чаклар бармы?
— Юк, алай дип уйлаган булмады. Һәр вакытның үзенең кызыгы, үз сораулары, үз мәшәкате. Яшь вакытта берсен эшли алмаган булсаң, бүген яшь вакыттагысын эшли алмаган булыр идек. Хатыныма ышанычым зур, шуңа күрә ерак сәфәрләргә чыгып китә ала идем. Димәк, тылның нык булуы кирәк.
— Хатыныгыз көнләшә идеме?
— Тавыш чыгарган чаклар булгалый иде. Берсендә шаккаттып тордым да, хатыныма: «Аллага шөкер, көнләшә башладың», — дип әйттем. Бәлки шикләре булгандыр да, артист кешегә гашыйк булалар инде.
— Мәхәббәт үзгәрәме?
— Әйе, гади итеп әйткәндә, сексуаль мәхәббәт бары тик мәхәббәтнең башында гына була. Иң асылы — гомер буе яшәү нәтиҗәсендә оешкан мәхәббәт.
— Талашулар исегездә калдымы?
— Ник булмасын инде, алар да бар иде. Ләкин мин кычкырыша белмим. Гаепле булсам, икеле алган укучы кебек, кычкырып бетергәннәрен көтеп, шыпырт кына карап утырам.
— Хәзер сәхнәгә чыгуның артык тәме юк, дисез. Нишләп шулай икән ул?
— Ышансаң, ышан: мин үземне сәхнәдән, җырдан башка күз алдыма да китерә алмый идем. Минем өчен иң рәхәт нәрсә — ул сәхнәгә чыгып җырлау иде. Бер тапкыр да мине шушы бәхет туйдырыр дип уйламаган идем. Ни гаҗәп, бүген сәхнәгә чыгасым килми.
— Азмы-күпме матуррак шигырь эләксә, мин аны инде җырга әйләндерергә тырыша идем. Ә бүген сайланам. Күңелемә якын булган шигырь генә мине көй язарга мәҗбүр итә ала.
— Җыр язгач, алтын күкәй салган кебек, шатланып, канатланып, йөрисезме?
— Юк, җыр язылгач, бу идеаль хит булды дип әйткәнем булмады. Иң беренче җырларымны искә алам да, бу чыннан да шәп җыр булган бит дип уйлап куям. Ләкин тормыш, вакыт һәр җырны үз урынына куя.
«Бүген иң якын кешем — ул хатын»
— Иҗаттан тыш вакытыгызны ничек үткәрәсез?
— Бабай булдык дип, җылы түшәккә яту ягын карамыйм. Актив тормыш рәвешен яратам. Мөмкин булган кадәр, волейбол уеннарына йөрим. Вакыт барыбер үзенекен ала инде ул, элеккеге кебек, сикерә-сикерә, уйнап булмый. Киләсе елга алтмышны тутырабыз Алла боерса!
— Иҗатка карашыгыз үзгәргән, ә гаиләгә караш үзгәрәме?
— Гаиләгә карата караш яхшы якка үзгәрде. Чыннан да, гаиләнең тәме, рәхәтен, олыгая башлагач, аңлыйсың икән. Кеше кай чорда бер-береңнән туеп, аерылырга мөмкин дигән сорау биргәннәр. 5−10 ел эчендә аерылмасаң, аерылу пронценты кими. Без әлеге чорларны үттек Аллага шөкер. Бүген иң якын кешем — ул хатын.
Зөфәр абыйның хатыны Зөһрә апа: «Аерылышасы килгән чаклар булды»
— 35 ел эчендә аерылышасы килгән чаклар булдымы?
— Торасым килмәгән чаклар булды. Берничә көн мин үпкәләп йөрим. Зөфәр: «Тукта әле, булмый болай. Нәрсә ярамаганын аңлат», — дия иде. Безнең тормышның төп кагыйдәсе: нәрсә булса да, күзгә-күз карашып, барысын да әйтү.
— Зөфәр абыйның сезгә сез теләгән берәр әйберне сатып алырга рөхмәт итмәгәне булгалыймы?
— Юк, зур әйберләрне дә, тумбочкадан акча алып, аңа әйтмичә, ала алам. Аңа әйкәч, молодец дип мактый.
— Ә тумбочкада акча бетсә…
— Бетмәсен өчен, эшлибез. Акчасыз яшәгән юк, Аллам сакласын.
— Элек яшәү җиңелрәк идеме, хәзерме?
— Элек тә, хәзер дә рәхәт. Тормышның рәхәтен, матурлыгын күреп яшәргә кирәк. Әгәр дә кеше матурлыкны күрә белә икән, димәк, ул бәхетле.