Җырчы Нурислам Исмәгыйлев – Питрәч егете. Тормыш юлында кискен борылыш ясап, эстрадага урау юллар аша килгән кеше.
– Гаилә кешесе дип әйтеп торам ич үземне. Өйләнәсем килә, ләкин танышларымның күбесе ирдәге хатыннар, кайсына өйләним?
– Ник очрашасыз соң алар белән?
– Алар үзләре минем белән очраша.
– Булачак хатыныгыз тугрылыкка өмет итә аламы?
– 100 процентка! Ләкин ул миңа идеаль туры килергә тиеш. Күрше мужигына түгел, ә миңа! Мине эшчән, акыллы кызлар кызыксындырмый…
– Андый дәртле хатын үзегезгә хыянәт итсә?
– Хатын-кызга гаиләдә игътибар җитсә, беркайчан да читкә йөрмәячәк. Чәчәк, акча, тулы суыткыч – алар икенче планда. Безнең ирләргә дөрес тәрбия бирмиләр. Хатын-кыздан хезмәтче ясарга ярамый, йорт эшләрен кеше яллап та эшләтеп була.
– Авылга кайтып йорт салу, мал үрчетү теләге юкмы?
– Дәрвишләр бистәсендә йортым бар, ишегалдында аю хәтле овчарка йөри. Зур этләр яратам. Менә ротвеллер алырга җыенам. Ә маллар асрау теләге юк.
– Туганнарыгыз белән нинди мөнәсәбәттә?
– Әни исән-сау, Аллага шөкер, 81 яшендә. Казанда яши. Соңгы арада бераз авырып китте әле. Ә болай спорт белән шөгыльләнеп, үзен-үзе карап тора. Велосипед алып биргән идем әле үзенә. Ике энем бар.
* * *
Әңгәмәне тулысынча «Акчарлак» газетасының 20 нче саныннан укый аласыз