Казанда 10 яшьлек кыз фаҗигадә чак үлми, моны күрүчеләрне эзлиләр

-- irina

Казанда 10 яшьлек кызны бәрдергәннәр, шаһитларны  эзлиләр. Юл һәлакәте 23 майда 14.46 сәгатьтә була. Машина йөртүче кызны ул җәяүлеләр кичүе буенча чыкканда  бәрдерә һәм һәлакәт урыныннан качып китә.

Һәлакәт нәтиҗәсендә кыз маңгай өлкәсенең йомшак тукымаларын, уң кулын  һәм уң терсәк буыны имгәнә.

Казан дәүләт автоинспекциясе әлеге һәлакәт шаһитларын  (843) 5-333-819, 5-333-848 телефоннары буенча шалтыратуларын сорый. Узган тәүлек эчендә Казанда 191 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шуларның 6сында  зыян күрүчеләр бар – 3се җәяүле һәм 3 пассажир.

Фото: Марат Мөгинов

Бәйле