Мәскәүдә бер ана 6 яшьләр тирәсендәге баласын сәүдә үзәгендә ташлап калдырган. Балагызны килеп алыгыз, дип шалтыраткач: «Аны үзегезгә калдырыгыз!» дип җаваплаган.
1нче июнь – Халыкара балаларны яклау көне алдыннан менә шундый хәбәр. Язмас идек тә бит, тик чынбарлык шундый булгач, күзне йомып кала алмыйбыз.
Соңгы арада кәккүк-аналар күбәеп китте әле. Кыш көне генә Кировта шундый бер «ана» 3 яшьлек кызын өйдә бикләп калдырып, «үз эшләре» буенча чыгып киткән иде. Ул берничә көн кайдадыр йөргәндә, бала сусызлыктан тилмереп үлгән.
17нче май көнне 21 яшьлек «ана» 2 яшьлек баласын Мәскәүнең бер поликлиникасында ташлап калдырган иде. Тәртип сакчылары табып, сорау алуга чакыргач: «Бала миңа шәхси тормышымны корырга комачаулый», – дигән. Сабыйны балалар йортына яисә әнисенә бирү турында «уйламаган» икән. Хәзер бу «ана»ның әнисе, ягъни баланың әбисе оныгын тәрбиягә алу өчен документларын җыя икән. Ә «ана»га карата җинаять эше ачмадылар – баланы ташлап калдырган җир – поликлиника – куркынычсыз җир, димәк, баланың тормышына куркыныч янамаган янәсе.
Якутскида өч айлык баланы 4 көнгә калдырып киткәннәр – әле ярый елаган тавышын ишетеп, күршеләр полиция чакырткан, сабыйның гомерен саклап калганнар. Санкт-Петербургта җиде айлык баланы өйдә калдырып чыгып киткәннәр, әти-әнисе һаман да табылмаган.
Һәм менә Мәскәү. Бик кечкенә бала да түгел югыйсә – 6 яшьлек. 34 яшьлек Виктория исемле хатын баланы сәүдә үзәгендәге уен бүлмәсендә калдыра да үзе китеп бара. Җиде сәгать үткәннән соң, сәүдә үзәге җитәкчелеге, аңа шалтыратып, баласын килеп алуын сорыйлар. «Ул миңа кирәкми, үзегезгә калдырыгыз», – дигән җавап алалар. Шуннан соң хатын телефонын алмый башлый. Полиция чакыртырга туры килә.
Интернетта бу хатыннан сорау алу барышының видеолары пәйда булды. «Сез нәрсәгә баланы калдырып киттегез?» – дип сорый сорау алучы кеше. «Үзеннән сорагыз», – ди «ана» кеше. Ниндидер аңлашылмый торган сүзләр сөйли, «мин аны әбисеннән алдым» ди. Сәламәт кеше болай сөйләшми, әллә наркотик матдәләр кулланган инде, дип уйлап куясың (сүз уңаеннан, андый версия дә бар). Хәзер тикшерү бара. Бала әлегә медучреждениедә, аның киләчәк язмышын социаль хезмәт вәкилләре хәл итәчәк.
Бу хатынга карата җинаять эше ачарлармы, әллә хокукларыннан гына мәхрүм итәрләрме – анысын тикшерү күрсәтер. Сәүдә үзәге – поликлиника түгел. Баланың тормышына куркыныч тудырган, дип, «эш» тә ачып куюлары ихтимал. Һәм бу мантыйклы да булыр сыман. «Табуын таптым, ләкин хәзер ул миңа кирәкми, үзегезгә калдырыгыз» дип, теләгән бер кеше баласын ташлап калдыра башласа, кая барып чыгарбыз соң?..
Поликлиника дигәннән, сәламәтлек саклау учреждениеләрендә баланы законлы рәвештә ташлап калдырып була торган «тартмалар» ачыла бит хәзер. Бэби-бокс. 2015нче елда әлеге система Чаллыда да эшли башлады. Кама балалар медицина үзәгендә куелган бу «тартма» шактый гаугалы булды, бәхәсләр әле дә тынмый (ел саен берәр бала булса да калдырып торалар анда. – Авт.). Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр дә бу системаны хупламый, прокуратурага шикаятьләр дә язалар. Бэби-бокс «Бала хокуклары буенча Конвенция»гә каршы килә, диләр. Балаңны үстерергә теләмәсәң, рәхәтләнеп шушы «тартма»да калдырып китә аласың, синең кем икәнең дә беленми, балаңны ташлаган өчен җәза да бирелми, дәүләт синең балаңны караячак, яңа гаилә табарга да булышачак, дигән сүз бит бу. «Тартма» булу – баланы ташлап калдырырга үзеннән-үзе этәрү, рөхсәт бирү кебек. Шуңа кайбер илләр бу системага кискен каршы чыга.
Шул ук вакытта икенче ягы да бар. Мәскәүдәге «аналар» да, Киров, Якутск, Санкт-Петербургтагысы да балаларын бэби-бокста калдырмаган бит. Белүебезчә, Мәскәүдә һәм Кировта андый «тартма»лар бөтенләй юк. Ә балаларны калдыралар. «Тартма» юк дип тормыйлар. Ярый да берсе поликлиникада («куркынычсыз урын»!) ташлап калдырган. Ә калганнары… Чүплектә чүп капчыгында табып алынган балаларны да хәтерлибез. Бик сирәге генә исән була аларның. Балаларны ташлап калдыруда медицина учреждениесендәге «тартма» түгел, ата-ана булырга әзер булмаган кешеләр үзләре гаепле, дип уйларга вакыт җитмәдеме икән?
ЧИТ ИЛЛӘРДӘ
Бэби-боксларны икенче төрле «тормыш тәрәзәсе» дип атыйлар. Алар кайсы илдә бар, ә кайсы илдә тыелган – шуны барладык.
РӨХСӘТ
Австрия. «Тартма»да ташлап калдырылган баланы дәүләт ярты ел карый (бюджет акчасына), аннары тәрбиягә бирә.
Чехиядә бэби-бокс куярга рәсми рөхсәт 2006нчы елда бирелә. 2011нче елда бөтен ил буенча 47 «тартма» исәпләнгән.
Венгриядә беренче бэби-бокс 1996нчы елда ук барлыкка килгән.
Франциядә система 2003нче елдан бирле эшли.
Германиядә дә бэби-бокслар рәсми рәвештә рөхсәт ителгән, ләкин алар буенча бәхәсләр булып тора. Германия законы буенча, «тартма»да 3 айдан зуррак булган яки тумыштан авыру балаларны калдырырга ярамый, ләкин күзәтү булмагач (бэби-бокс системасы аноним рәвештә эшли), андыйларны да калдыралар икән.
Һиндстанда беренче «тартма» 1994нче елда ук барлыкка килгән. Монда аңа яңа туган сабыйларны үтерүгә каршы чара итеп карыйлар.
Италиядә бэби-бокслар «Тормыш өчен хәрәкәт» оешмасы карамагында.
Пакыстан статистикасы буенча, илдә урнаштырылган 300ләп бэби-бокс 16 мең сабыйның гомерен саклап калырга ярдәм иткән.
АКШта һәр штатта диярлек «куркынычсыз диңгез култыгы» дигән закон эшли, ул бэби-боксларны рөхсәт итә.
Польшада яңа туган сабыйны аноним рәвештә калдырып китеп була торган тартманың беренчесе 2012нче елда ачылган.
Япониядә балаңнан баш тарткан өчен төрмә җәзасы каралган. Ләкин Кумамото провинциясендә куелган «ләкләк бишеге» (бэби-боксны шулай дип атыйлар) бик күп баланың гомерен саклап калырга булышкан, ди.
ТЫЕЛГАН
Бөекбританиядә баласын калдырган ананы тотсалар, аңа 5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.
Бельгиядә баланы калдыру шулай ук законга каршы килә. Ләкин ата-анасы үз хокукларыннан мәхрүм ителсә, баланы патронат тәрбиясенә бирү системасы эшли. Бу баланы тәрбияләгән өчен акча түләп торуны күздә тота.
Нидерландта бэби-бокслар тыелган.
https://beznen.ru/basma/2019-21/ сайтыннан алынды.
Фото: Безнең гәҗит