// Tatar today //
Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның әнисенә 88 яшь!
Салават Фәтхетдинов үзенең инстаграм битендә әнисе белән төшкән фото урнаштыра. “Дөнья йөзләрендә иң кадерле кешем – әниемнең, башкортча әйткәндә, инәйнең бүген туган көненә кайттык. 88 яшь, Аллага шөкер!” – дип яза ул. Салават әнисенә багышлап, яңа җыр да яздырган. Роберт Миңнуллин сүзләренә Илгиз Закиров иҗат иткән әлеге җыр “Исән-сау бул, әни” дип атала.
Язылучылары да җырчының шатлыгын бүлешә: “Сөбханалла, әниегез исән-сау шулай яшәсен иде әле. Котлыйбыз! Озын гомерләр, исән-сау булуын телибез. Сез бәхетле, Салават! Шулай озак еллар дәвам итсен!”
Фото һәм мәгълүмат Салават Фәтхетдиновның инстаграм битеннән
–
–