15 июнь “Воронеж – Луганск” трассасының 59 чакрымында куркыныч юл һәлакәте була. Нәтиҗәдә 1 бала гына исән кала.
Эчке эшләр министырлыгының региональ идарәсе хәбәр иткәнчә, Ford Focus автомобиле һәм Volkswagen Transporter автобусы каршы як полосада бәрелешкәннәр. Фаразлар буенча, авария җиңел машина йөртүчесе кинәт каршы як юлга чыкканга барлыкка килә.
Юл транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 8 кеше вафат булган, 10 яшьлек кыз җәрәхәтләнгән. Медицина хезмәткәрләре аның хәлен авыр дип саныйлар. Баланың кул һәм аяклары сынган, баш миенә зыян килгән. Авариягә кагылышлы җинаять эше кузгатылган.
Мәгълүмат 5 Канал, видео Новости HD , фото Мое Online