Студент булу күпме тора? Бюджет урыны төшкә генә керәме?

-- irina

20 июньдә югары уку йортларын­да абитуриентлардан доку­ментлар кабул итү башланды. Россия буенча быел 638,4 бала мәк­тәп тәмамлады. Бакалавриат һәм специалитет программалары буенча укуга би­релгән бюджет урыннары саны, ил күлә­мендә алганда, 390 меңгә якын. Башка еллардагы кебек укырга керүче егет-кызлар бер үк вакытта биштән дә артык булмаган югары уку йортына гариза бирә ала. Аңа өчтән дә артык булмаган белгечлек һәм юнәлеш буенча конкурста катнашып карау мөм­кинлеге бирелә.

Хәзер уку йортларының сайтлары, социаль челтәрләрдә төр­кем­нәре бар. Барлык мәгълүмат та шушында урнаштырыла. Укыр­га те­ләүчеләр дә, кызыксынып кына караучылар да нәрсә, кайда, ничек булуы белән таныша ала. “Postupi.Online” электрон сервисы биргән мәгълүматка карасак, Казанда – 8903 бюджет, 13 мең­нән артык тү­ләүле уку урыннары бар икән. Татарстанда барлыгы 14 югары уку йорты исәп­ләнә. Сайлау мөмкин­леге бар-ба­рын, абитуриентлар кай­сына бара соң? Юрганнарына карап аякларын сузалармы, әллә инде хыял дигәннәрен бернигә дә карамыйча чынбарлык итмәкче­ләрме?

Олы Кайбыч урта мәктәбенең 11 “А” сыйныфын тәмамлаган Фи­рүзә Мусина нинди уку йортына керергә икән дип баш ватмый. “Өч абыем да – табиб, шуңа күрә табиб булу теләге миндә кечкенә­дән үк бар”, – ди ул. Казан дәүләт медицина университетына ке­рер­гә исәбе. “КДМУның ике факультетына документлар тапшырырга уйлыйм. Бюджет урынына үтәсе бик авыр, өч фәннән кимендә 95әр балл кирәк”, – дип уртаклашты Фирү­зә. Казан алмаса, Мәскәүгә документлар тапшырырга дигән телә­ге дә юк түгел икән.

Абруйлы да, кыйммәтле дә саналган Казан дәүләт медицина университетында 440 – бюджет, 415 коммерцияле урын каралган. Түләп укуның бәясе 130 мең сумнан башлана.

Бер имтиханнан котыласың, университетта исә тагын керү имтиханнары көтеп тора. Шуңа күрә БДИда җитеп бетмәгән балларны әле университетта узачак эчке сынауларда җыярга мөм­кин. Казан медицина университетында, мә­сә­лән, химия, биология, анатомия һәм физиология, урыс теле кебек фәннәрдән эчке имтиханнар би­рергә кирәк икән.

Әлеге уку йорты сигез юнә­леш буенча белгечләр әзерли. Шушы юнәлешләр буенча БДИ нәтиҗә­ләренә карап минималь баллар­ның күләме билгеләнә. Мәсәлән, “Педиатрия” бүлегенә керергә теләүчеләр химиядән иң кимендә – 60, урыс теленнән – 55, биология­дән 55 баллы булырга тиеш. “Стоматология” буенча кит­сәң, һәр фән буенча да минималь баллар бер төрле – 55. Дәвалау бүлеген сайла­саң, хи­мия-биология, урыс телен­нән 65әр балл кирәк булыр.

КДМУда уку кыйммәт тә, озак та. Бәяләр димәктән, мисал өчен, “Дә­валау” юнәлешенең көндезге уку бүлеген сайласаң, биредә белем алу елына 187686 сумга тө­шәчәк. “Педиатрия” юлын сайлаучылар кимрәк түли: елына 151192 сум. Хәер, алты курс уку, интернатура, докторантура кебек фәлән-фәлән­нәрне исәпкә алганда, бу сумма шактыйга тула икән. 205 еллык тарихы булган уку йортында укый­сың, шәп белгеч, менә дигән табиб буласың килә икән, түлисең инде.

Казан федераль университетына керергә теләүчеләр дә, елдагыча, күп. Бигрәк тә читтә яшәү­челәр бу белем йортына агыла. Шулай ук көллият-тех­никум бетереп, хәзер укуын дә­вам иттерергә теләүчеләр дә юк түгел. Рузанна Гимазетдинова – шундыйлардан. “Чаллы инжене­рия-икътисад көл­лия­тен тәмам­ладым. Укуымны КФУ­да дәвам итәргә телим. Бу университетның рейтингы яхшы, шуңа күрә документларны тапшырып карарга булдым. Түләүле уку бүлегенә керәчәк­мен”, – диде Рузанна.

Рейтинг дигәннәре күпләрне кызыктыра шул. Әле күптән түгел генә КФУ дөньяның иң яхшы вузлары рейтингында 50 нче урынга күтәрелде. Бер ел элек ул 439 нчы урында тора иде. Рейтингка Россиянең тагын 25 югары уку йорты керде.

“Postupi.Online” электрон сер­висы биргән мәгълүмат буенча, Казан федераль университетында 2019-2020 уку елына 3962 – бюджет, 4688 түләүле урыннар каралган. Иң популяр белгеч­лекләр, һәр­вакыттагыча, икътисад, дизайн, юриспруденция, халыкара мөнәсә­бәтләр кебек юнә­лешләргә бәйле. Гуманитар өлкә­ләр белән беррәт­тән техник фән­нәргә дә кызыксыну зур. Бюджет урыннары да соңгы­ларына чагыштырмача күбрәк бү­леп би­релә. Информатика, төгәл фән­нәр буенча БДИ сайлаучы­ларның бюджетка керү ихтималлыгы да бермә-бер зуррак.

Бәяләргә килгәндә, КФУда белем алу кесәгә суга торганнардан. Мәсәлән, Геология һәм нефть-газ технологияләре инс­титу­тының “Геология” юнәлеше буенча түләп уку бәясе елына 169200 сум тәшкил итә. Бакалавр дипломы алып чыгу өчен дүрт курска 676800 сум түлисе дигән сүз. Гуманитарийларга артыграк түлисе! Мәсәлән, “Культурология” белгечлеген алып чыгарга теләүчеләр елына 200 мең сумнан артык акча түләргә мәҗбүр. КФУ сайтына эленгән мәгълү­матка караганда, бу белгечлеккә 15 бюджет урыны бирелгән. “Физика”, “Радиофизика” юнәлеш­ләре буенча укырга теләүчеләр акча янчыкларыннан 145 мең сум акчасын эзләсен.

КФУның Алабуга һәм Чаллыдагы филиалларында бәяләр бу кадәр “тешләми”. Дөрес, “очно-заочно” дигән уку бүлегендә белем алганда гына. Алабугада “Юриспруденция” белгечле­ген­дә укуның бер елга бәясе 68 мең 940 сумны тәшкил итә. Икътисад юлын сайласаң да, шул сумма. Чаллыда да шулай ук. Ә көндезге уку бүлегендә белем алу 100 мең сумнан ким түгел.

Президентлар чыккан Казан дәүләт аграр университеты сайтында да бәяләр турында мәгъ­лүмат­ны элеп куйганнар. Абитуриентлар да, университетта укучы студентлар да сизгән: бәяләр шактыйга арткан икән. Икътисад институтына керер­гә теләүчеләр дул­кыны көчле булырга охшап тора. Сайтта эленгән рәсми документка ышансаң, “Агрономия” факультетына 130 бюджет урыны бирелгән. “Урман хуҗалыгы һәм экология” тармагына 50 бюджет урыны каралган.

Сүз уңаеннан, КФУ булачак студентларына яңача ысул белән имтихан бирергә тәкъдим итә. Хәзер уку йортының эчке имтиханнарын онлайн рәвештә тапшырырга мөм­кин. Имтиханнар 12–26 июль көн­нә­рендә үтәчәк. Иң элек бу ысул сәламәтлеге начар, мөмкин­лекләре чикләнгән егет-кызлар өчен тәкъ­дим ителә.

 

27 июльдә югары уку йорт­ла­рының сайтларында, белдерү­ләр тактасында укырга керүче­ләр исем­­леге эленәчәк. Ә аңа кадәр укучы дисәң, мәктәпне тәмамл­а­ган, студент дисәң, әле укырга кер­мәгән егет-кызларга ут йотып көтәсе генә кала.

фото: соцсети
Чыганак: “Ватаным Татарстан”,   /№ 87 , 21.06.2019/

Бәйле