// Tatar today //
Татар эстрадасының популяр җырчысы Дилә Нигъмәтуллинаны җиләккә кагылышлы бер сорау борчый икән, бу хакта ул үзенең инстаграм битендә хәбәр итә.
«Дуслар, әйтегезче кайсы якларда быел каен җиләге күп? Шундый барып җыеп кайтасы килә. Шулай да Казаннан ерак җибәрмәгез инде, зинһар! Җиләк быел юк диләр, әмма базарда бит саталар. Каяндыр җыялар бит инде аны,» — ди җырчы.
Мәгълүмат Дилә Нигъмәтуллинаның инстаграм битеннән