Татарстанда юл һәлакәте нәтиҗәсендә 7 кеше зыян күрә

-- Alfia

Татарстанда юл һәлакәте нәтиҗәсендә җиде кеше зыян күргән, аларның алтысы Алексеевск районы үзәк хастаханәсенә җибәрелгән.

Юл һәлакәте 13 июльдә 08.10 сәгатьтә Алексеевск — Югары Колок юлында була.

Каргополь авылы юлыннан килүче 18 яшьлек  ВАЗ машинасы йөртүчесе төп юлдан килүче иномаркага юл бирми. Иномарка руле артында 1961 елгы Самара өлкәсе кешесе була. Kia ВАЗ машинасы килеп бәрелүдән, каршы як полосага чыгып, Татарстанның Әлки районында яшәүче 38 яшьлек кеше йөрткән Nissan Serena белән бәрелә.

— Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә Kia автомобиле йөртүчесе, 1977 елгы Kia пассажиры, шулай ук дүрт Nissan автомобиле пассажирлары (1068, 1951, 1970, 1979 елгылар) төрле травмалар белән район үзәк хастаханәсенә озатылган, – дип хәбәр иттеләр Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә. — Nissan автомобиле йөртүчесе медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң, өенә озатылган.

 

Мәгълүмат kazanreporter.ru сайтыннан

Фото regnum.ru сайтыннан

Бәйле