Ире Марат, әле берне, әле икенчене сөйләп, хатынын батыра түгелме?
Хәзер адвокат яллау Луизаның әтисе Рамил Муллахмәтовка төшәчәк. Чөнки Азамат Галин яллаганы бу эштән баш тарткан.
Марат Хәйруллин үзенең комарлы уеннарда миллионнар оттыруын, хатыны аның бурычларын түләр өчен җинаятькә баруын нәкъ Азамат Галин басымы астында әйтергә мәҗбүр булуын белдергәч, Луиза яклаучысыз калган.
– Марат минем белән аралашмый, сөйләшәсе дә килми, — ди аның әтисе. — Мин көчләшмим дә. Марат — чирле кеше, ул комарлы уеннар сазлыгына баткан. Аның әнисе дә берни аңлатырга телми. Барысы да Луизаны гына гаепли. Бу аңлашыла да — Марат судан коры чыгарга ниятли.
Аның фикеренчә, Марат, мөмкин кадәр азрак җәза алып, тизрәк иреккә чыгарга, хатыны белән аерылышырга омтыла. Бәлки яшергән миллионнарыннан үзе генә игелек күрергә өметләнәдер.
…Кемдер аларны Робин Гудка тиңләп, «Луизабеги!» кебек флешмоблар оештырды, кемдер хәтта адвокат яллап, акча җыеп коткарырга теләде.
Вакыт көзгә якынлаша, балалары үзләре укыган мәктәпкә барырга әзерләнә. Таякның авыр башы аларга төшә күрмәсен иде.
Чыганак: Кызыл Таң