Динара Рәхимова: «…үземнән башка берәүгә дә ышанып тапшыра алмыйм»

-- Лейла

// Татар Тудей// Ләлә Маннанова//

Яшь җырчы Динара Рәхимованың күптән түгел “Серләремне җилләргә сөйлим” җыры дөнья күрде.  Бу җыр халыкка бик зур тәэсир итте. Динара бу турыда үзенең фикерен белдерде.

— Күп кенә кешеләр минем җырым белән монтажланган клиплар җибәрә башладылар. Бу хис аларга да таныш дип язалар. Хатларда кемнеңдер тормыш тарихы бик охшаш дип сөйли һәм аны күз яшьләрсез тыңлый алмыйм ди. Кешеләрнең күңеленә  шулай кагылуы миңа бик мөһим. “Концертта бу җырны җырлыйсызмы?” – дип сораучылар бар. Күпләр бу җырга клип ясатуны сорый. Гадәттә, без клип төшерергәме юкмы дип шикләнәбез. Тик биредә шик булмады. Сценарий инде язылган һәм сьемкалар октябрь аена билгеләнгән. Режиссер мин үзем булырга карар иттем, чөнки бу тарихны үземнән башка берәүгә дә ышанып тапшыра алмыйм.

— Гастрольләр планлаштырасызмы?

—  Гастрольләрне планлаштырабыз, әмма әлегә уртак концертлар составында, быел Татарстанда гына түгел, кешеләр үтенече һәм хатлары буенча Башкортстанга барачакбыз. Акрынлап офыкларыбызны киңәйтәчәкбез.

Концертларымны да тиздән планлаштырам, хәзер нәкъ менә үз концертым планы өстендә эшлим, тик бу мини-турны ике искиткеч республика буенча солянка составында үткәрәчәкмен.

Бәйле