Казанның Мәүлетов урамында «Мерседес» белән идарә итүче яшь автоледи яшүсмер кызны таптаткан. Кыз авыр җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатылган. Бу турыда шәһәр Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итте.
«25 сентябрь 12.40 сәгатьтә Мәүлетов урамындагы 17нче йорт каршында яшь автоледи тиешсез урында юл аша чыгып барган 17 яшьлек кызны таптаткан», – диделәр ЮХИДИда.
Һәлакәт аркасында яшүсмер кыз күпсанлы җәрәхәтләр белән ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә озатылган. Табиблар имгәнгән кызның баш сөяге һәм баш мие җәрәхәтләнүен, күпсанлы имгәнүләр алуын раслаган.
Мәгълүмат: tatar-inform.tatar Фото: regnum.ru