// Татар Тудей //
Илнар Ялалов 5 октябрь Казанның Филармония залында узачак чираттагы концертына юкка гына «Табышмак» дип исем кушмагандыр. Ул үзе бер яктан гади, тыныч, шау-шуларсыз, үз тавышы, моңы булган җырчы дигән идек. Әлеге видеода без аннан булачак концертының кайбер серләрен чиштерергә тырыштык.
https://www.instagram.com/tv/B29HmSYIyOv/?igshid=36yss20bghc4
Ул кайчандыр Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов белән гастрольләргә дә чыккан икән. Бу безнең өчен яңалык булды.
— Илнар, ялгышмасам, син кайчандыр популяр татар җырчылары белән эшләп алдың . Шул хакта сөйләп кит әле?
— Әйе, булды андый хәлләр. Төрле җырчылар белән эшләргә туры килде. Иң истә калганы — Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов театры.
— Кайчан булды ул хәл?
— 2005 нче еллар тирәсе булгандыр. Мин алар белән бер концерт сезонын Башкортстан якларында, районнар буенча йөрдем. Мин анда тәҗрибә үзем өчен тәҗрибә тупладым.
— Үз җырларың белән чыгыш ясадыңмы?
— Әйе, үземә иҗат ителгән җырлар иде. Мәсәлән, «Кунак кызы» (Вил Усманов көе, Нур Әхмәди сүзләре) Аны Хәния апа Фәрхи «Кунак егет»кә үзгәртеп тә җырлый иде. Аны башта Вил Усманов үзе җырлады, аннары аның рөхсәте белән мин башкардым. Шуннан соң көе үзгәртелеп, «Кунак егет» җырын Хәния апа җырлый башлады.
— Гүзәл Уразовалар белән концертлар куеп йөреп, нинди тәҗрибә алдың? Алар белән эшләү үзе бер мәктәп булгандыр.
— Алар белән кызыклы вакытлар күп булды. Ул вакытта безнең белән гармунчы Айдар Гариф, «Сәйдәш» бию төркеменең егет-кызлары йөри иде. Әле дә хәтерлим, Гүзәл Уразоваларның җырлавына кушылып бэк-вокалда җырлап тора идем. Шулай ук үземнең дә чыгыш бар иде. Ул вакытта студент вакыт, 4 нче курста укыган чагым булгандыр.
— Ә ни өчен нәкъ менә алар? Ә Салават абый түгел яки башка җырчы?
— Мин шушы һөнәрне сайладым. Остазым Венера Ганеева белән «Йолдызлар фабрикасы»на йөрдек. Ә Гүзәлләргә ничек килеп эләккәнне әйтә алмыйм.
— Аларны үзеңнең концертыңа чакырганың бармы?