Анастасия Заворотнюк мирасы бәяләнде [видео]

Мәскәү клиникаларының берсендә дәваланучы Анастасия Заворотнюкның күчемсез милеген ярты миллиард сумга бәялиләр, дип хәбәр итә «НТВ» телеканалы.

Телеканал мәгълүматлары буенча, сүз 3 катлы йорт һәм башка күчемсез милек объектлары турында бара. Билгеле булганча, әлеге бинаның мәйданы 900 квадрат метр тәшкил итә. Алынган мәгълүматларга караганда, объект Мәскәү өлкәсенең элиталы бистәсендә урнашкан. «Минем гүзәл няня» йолдызының Мәскәү үзәгендә һәм Ялтада апартаментлары бар, дип хәбәр ителә.

Чыганак: МК

Бәйле