Түзеп кара син йөрәкнең елавына, җанның үрсәләнүенә…

Зөһрә яңа яуган ак карга озак кына карап торды. Бар дөньяда аклык, сафлык. Тик нигә соң аның тормышы кара җир кебек? Нигә шулай булган? Кемнең каргышы төште икән? Булмәгә таба борылды да, үзенең әле һаман да палатада ятуын абайлап алды. Уйлары белән әллә кайларда йөреп кайтты да, янә шушы шыксыз, хастаханә исе сеңгән палатада икәненә инанды. Палата буш. Ул үзе генә. Еласаң да юк, көлсәң дә юк. Тәки җүләрләнер дәрәҗәгә җитәрсең…

 

Башка палатада бит күңелле. Анда яшь аналар бәбиләре белән бергә яталар. Ә Зөһрә нигә баласы белән ята алмый соң? Ни булды аның сабыена? Бәби табуына инде ике көн үтте. Ул сабыен бер күрде дә, шуннан гайре аңа бәбиен алып килеп тә күрсәтмәделәр. Изаланды, теләнде Зөһрә… Тик табибларның сүзе коры иде. «Бала авыру» — бу сүздән соң Зөһрәнең бөтен яшәү төсе, яшәү яме югалды…

 

Зөһрә әнисе белән кечкенә генә бер авылда үсә. Гаиләдә бердән-бер бала була. Анасының юанычы да, шатлыгы да ул. Әтисен Зөһрә хәтерләми. Зөһрәгә бер яшь булды дигән көнне әтисе гаиләсен ташлап китә. Әнисе әле дә хәтерли ул әйткән соңгы сүзләрне: «Минем бер яшьлек улым бар башка хатыннан. Ул миңа малай бүләк итте. Минем терәгем һәм таянычым да булыр ул. Мин алар белән яшәячәкмен.» Кызын килеп күргәне дә юк аның. Әтиләр менә шундый да була икән. Малай булды ни, кыз булды ни… Бала бит инде ул! Үз йөрәгең астында йөрткән җан иясе! Ничек итеп аны калдырып, ялгыз итеп була ди… Минем башыма сыймый андый гамәл…

 

Аңа да карамый Зөһрәнең әнисе Миләүшә апа кызын ким-хур итмәде. Башка балаларда булган тәм-том, кием-салымны әз-әзләп булса да алып торды. Тик кызга әти тәрбиясе, әти назы җитми иде. Шуңа күрә дә Зөһрә бик яшьли Самирга гашыйк булгандыр инде. Кемнән булса да җылы сүз, назлы игътибар өмет итте ул. Самир таза гәүдәле, зәңгәр күзле, кара чәчле, бик тә сөйкемле егет. Әллә сөйкемлелеге, әллә үзе Зөһрәгә бәйләде дә куйды.

 

Самир белән алар паркта таныштылар. Күзләренә карау белән күптәннән бер-берсен беләләр кебек иде. Сүз башласалар да, ни дә булса да уйласалар да, тиң килә иде кебек. Шулай да була икән. Зөһрәнең иптәш кызлары хәтта: » Бик охшагансыз. Әллә бер-берегез өчен яралган иде сез!»- дип шаярталар иде. Әйе, шундый матур һәм сөйкемле пар белән кемнәр генә сокланмады икән. Бик яшь тә бит алар. Аларга нибары 18 яшь кенә. Ә үзләрен олыларча тотып, гаилә корасылары килде.

 

Ярты ел йөргәннән соң Зөһрә авырлы икәнен сизеп ала. Самир бу яңалыкка бик сөенә. Тик өйдәгеләр генә улларының уйламыйча эш итеп, бар булган карьерасын җир белән тигезләячәксең дип, аңа бу кызга өйләнергә дә, балага үз фамилиясен бирергә дә юл куймаячакларын әйттеләр. Самир буйсынмады. Иптәш егетләрендә кунды. Зөһрә белән аерым бер бүлмә табып, шунда торачакларын әйтте. Укуын ташлап, эшкә урнашып, баласын үстерәчәген һәм хатынын ташламаячагын белдерде.

 

Гел без уйлаганча гына барса икән дә бит… Юк шул, язмыш барсын да үзенчә эшли. Самир белән Зөһрә бүлмә дә таба алмадылар. Аларның бергә булуына Самирның әтисе каршы иде. Зөһрә әнисе янында яшәде. Бәби тугач та, булышыр кеше була. Тик бала нәкъ тә Зөһрә кебек атасыз үсәчәк. Шунысы бик тә борчый иде Миләүшә апаны. «Минем язмышны кабатлыйсың бит, балам,»- дип үрсәләнә иде ул. «Үстерербез, әнием, иң мөһиме исәнлек. Калганы булыр,»- дип юата иде әнисен Зөһрә.

 

Бала туганчы да, бала тугач та, Самир гел хәбәрдә торды. Бала белән дә Зөһрәнең үзе белән дә бик кызыксынды. Яңа яуган кар белән Зөһрәгә бәхет тә килде. Ул беренче кар яуган көнне сабыен тапты. Аның өчен бу зур шатлык иде. Тик шатлыгы гына озакка сузылмады…

 

Караңгы уйларыннан арынып утырганда, палатага табиб керде. «Сезнең балагызның хәле начар. Ул инвалид булып туган. Мондый балалар бер-берсенә туган булган кешеләрдән туа. Моны башкача аңлатып та булмый. Баланы бездә калдырыгыз. Сез аны барыбер үстерә алмаячаксыз. Аңа аерым игътибар, күп көч кирәк булачак,»- диеп чыгып китте. Зөһрә сүзсез, өнсез калды… Ничек инде туганнар? Самир минем туганым түгел бит! Кыз ике дә уйламый, Самирдан аның әтисенең фамилиясен, исемен сорады. Самирның: » Гәрәев Рифат»- дигән сүзләре бик озак чыңлады Зөһрәнең колак төбендә. Ничек алай? Зөһрәнең дә бит әтисе Рифат һәм фамилиясе Гәрәев. Башка сыймас яңалыклар Зөһрәнең әнисенә дә шулай ук Самирның әти-әнисенә дә җиткерелә. Зөһрә белән Самирның әтиләре бер — ул Гәрәев Рифат була…

 

Бала тудыру йорты янында Миләүшә апа белән Рифат очрашты. Күптән күрешмәгәннәр. Тик сөйләшергә сүзләре генә юк. Ничек шулай килеп чыккан? Язмыш нигә шулай шаярган? Бу пар бит гомумән, бергә булырга тиешле түгел. Бер-берсенә тартылу көче дә нәкъ тә шул туганлык җепләре булган инде. Инде сүз әйтеп кенә берни үзгәртеп булмый… Ә бала… Сабый бала… Аның ни гөнаһысы булсын инде… Бала тудыру йортында бүген тынлык… Ак кар йомшак кына җиргә ята. Зөһрә тәрәзәдән күзләрен алмый, тын гына басып тора. Бүген ул нарасыен үз өйләренә алып кайтып китергә тиеш иде. Тик төнлә белән баланың хәле начарланып, ул үлеп китә. Зөһрәнең бәхете… Зөһрәнең зур шатлыгы кар астында кала… Түзеп кара син йөрәкнең елавына…Түзеп кара син җанның үрсәләнүенә… Зөһрәнең бәхетен кем урлады? Бу бәхет нигә шулай азга гына бирелгән иде? Бу сорауларга җавапны әле дә булса табып булмый.

Авторы Физәлия Дәүләтгәрәева


Бәйле