Кыргый этләр балага һөҗүм итә

Башкортстанның Белорет шәһәрендә бер бәләкәй кызны сигез урам эте эзәрлекләгән.

Аңа атларга да ирек бирмәгәннәр, бала елап беткән. Ярый әле бер изге күңелле хатын килеп чыккан. Ул этләрне куып җибәргән.  Хайваннарны кызганабыз. Аларның кешедән дә акыллырак икәнен дә беләбез. Атып йөрсәләр, яшь түгәбез. Ләкин балаларны куркыта, аларга ябыша башласалар, нишләргә соң?

 

Чыганак "Кызыл таң"

Фото: "Баш ньюс"

Бәйле