// Татар Тудей // Татар Бүген //
Ваһапов фест җырчылары Гөлсирин Абдуллина белән Зәлилә арасында конфликт булган дигән сүзләр дөресме, алар бер-берсен ничек кабул иткән? Боларның барысына да җырчылар ачыклык кертте.
– Сезнең Зәлилә белән конфликт булган дигән сүз йөри. Ягъни син аны тиз генә кабул итә алмагансың, чөнки син-йолдыз, Айсылу Габдинова киткәннән соң аның урынына син калдың.
Гөлсирин Абдуллина:
– Юк, мин аны(Зәлилә) бик әйбәт кенә каршы алдым. Ул минем дус кызым кебек булды. Без аның белән таныш идек, укытучысы белән дә аралашып килдем. Зәлилә белән бер дә талашмадык.
Зәлилә:
– Миңа 10 яшь иде. Бер конкурста булганда миңа укытучым Гөлсиринне “Менә бу шундый әйбәт җырлый торган кыз” диде. Мин сәнгать кешеләренә гашыйк, мин аларга көнләшеп карамыйм. Гөлсиринне белгәч, ул миңа ничектер якынрак та булды.
– Зәлилә сиңа нәрсәсе белән үзенчәлекле?
Гөлсирин Абдуллина:
– Миңа я ир затларының тавышлары, я хатын-кызларның түбән тавышлылары ошый. Миңа Зәлиләнең түбән тавышлы булуы ошады һәм аның үзенә карата торган ниндидер харизмасы да бар.
Азат Абитов:
– Зәлилә сәхнәдә үзенә карата белә. Чыннан да анда бик көчле харизма бар. Аның беренче чыгышы минем һаман күз алдымда тора.
– Гөлсирин белән ничек уртак тел таптың?
Зәлилә:
– Без бер-беребезгә хөрмәт белән карыйбыз.