Тетрәндергеч фаҗига: Саба районында 3 яшьлек бала батып үлә

-- Alfia

Татарстанның Саба районында Керәнле авылы янындагы Мишә елгасында өч яшьлек малай батып үлгән. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Башлангыч фаразлар буенча, малайның әти-әнисе ишегалдында эшләгән, ә бала елга ярында башка балалар белән уйнаган. Күпмедер вакыттан соң баланы күздән югалттканнар, эзли башлаганнар. Баланы өйдән ун метр ераклыкта ага торган елгадан табып алганнар.

Тикшерү фикеренчә, малай таеп, салкын суга егылып төшкән һәм батып үлгән.

Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара, аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле