Ул янгынны үзе сүндерергә тырыша — Питрәч районында янгында ир-ат зыян күрә

-- Alfia

Питрәч районында янгында ир-ат зыян күргән. Бу хакта Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

2 ноябрь кич Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Көек авылында йорт януы турында хәбәр килде. Ут мунчага күчкән.

Янгын сүндерүчеләрне 61 яшьлек йорт хуҗасы каршы алды. Ул янгынны үзе сүндерергә тырышуын, тик бите һәм куллары пешүен сөйләде. Табиблар аңа урында ярдәм күрсәтте.

100 квадрат метр мәйдандагы янгын 40 минут эчендә сүндерелде. Урында 7нче һәм 126нчы янгын сүндерү һәм коткару бүлекләре, шулай ук Шәле авылы янгын сүндерүчеләре эшләде.

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле