«Кайткан арада да үги атасын тукмап китә. Әллә кайда ялгышты Халисә»

-- Alfia

Көзнең елак бер көнендә, дүрт ел элек карчыгыннан ятим калып, ялгызы гына көн күргән Әбүзәр карт янына хәл белергә шәһәрдән сеңлесенең кызы Римма кайтты. Вакытын күбрәк мич артында качышлы уйнаган тычканнарның кыштырдавын тыңлап, ятагында үткәргән карт, кунак кайткач, бераз җанланып китеп торып утырды, мич ягып җибәрде, чәй куйды. Шәһәрчә килешле генә киенгән Римма, затлы киемем белән ничек утырырга моңа дигәндәй, чүпрәк түгәрәгенең тузаны күптән кагылмаган урындыкка карап торды да, сынаулы карашын картка күчерде:
− Бабай дим, тазалыгың ничек соң? Үзеңә генә авырдыр бит?

Зарланырга өйрәнмәгән Әбүзәр карт тыныч кына җаваплады:
– Хәл ни, үзең күрәсең, картларча инде. Авыр, дип ни…Ярыйсы инде.

Римма ялтыравык кәгазьгә төрелгән күчтәнәчләрен өстәлгә чыгарып тезде дә, нәрсәгә тотынырга белмәгәндәй, өй эченә күз йөгертеп чыкты.
− Әнә мичеңә дә, өеңә дә ремонт кирәк, − диде ул калын гына алтын чылбыр таккан муенын боргалап. – Түшәм ярыгыннан тузан коелып тора. Мичең дә ярылып беткән.

Хуҗасына иярепме, заманында ару гына күренгән йортының тәбәнәкләнә, картая, бетә баруын Әбүзәр карт үзе дә белә иде. Кулыннан эш килгән чакта түзеп ята идеме соң ул ярыгыннан туфрак коелган түшәм такталарына карап? Күптән агартылмаган мичне дә карчыгы исән чакта әз генә ярыгы күренү белән, кызыл балчыкка ат тизәге кушып, тип-тигез итеп сылый иде дә, кипкәч ап-ак итеп акшарлап та куя иде. Чисталык-пөхтәлекне бик ярата иде мәрхүмәсе. Якты саргылт буяуга буялган идәнне иренмичә ике-өч көнгә бер булса да сөртеп чыгар иде. Күрер-күрмәс күзләре белән эшне күбрәк күреп түгел, ә капшап эшли иде Мәфрүзәсе. Күзледән дә төгәл башкара, әйтерсең дә, бармак очларында күзе бар…

Карчыгын исенә төшереп, кунак барлыгын да онытып киткән Әбүзәр карт, биек үкчәләре белән как идәнгә шак-шок басып тышка чыгып киткән Римманы шәйләп, истәлекләреннән айныды. Ишек алдына караган тәрәзәдән хатынның йөргәне күренеп тора иде. Бер тын ишек алдында башын боргалап басып торды да, нигәдер бикле келәт ишеген тартып карады. Мал-туары калмаган абзарны, күптән ягылмаган мунчаны урап чыкты. Чылбырда туктаусыз чәңгелдәп өргән эткә якынлашмыйча гына кесәсеннән нидер алып ыргытты. Римма бакча ягына чыккач, Әбүзәр карт бер мизгелгә аны күздән югалтып торды. Таягына таянган карт, чәй кайнап чыкканны исләп, көч-хәл белән кыймылдый-кыймылдый өстәл көйләде. Чәе-шикәре, балы, сөте, ипие бар. Ә бу кыштырдыкка төргән татлы-шикәрле ашамлыкка аның инде исе китми. Теләсә кунак үзе ашар. Римма тышта озак тоткарланмады. Биек үкчәсенә эләккән балчыкны тупса янындагы чүпрәккә сөртә-сөртә, өйгә керде. Аның исәбен аңларга теләгән карт үзе сүз башламады, бары тик сораулы карашын хатынга төбәде. Ничек аңларга була моны? Олыгайган, йорт карарга хәле калмаган абзыйсына ярдәмләшү исәбе белән килгәнме? Нижәли өйне бераз төзәтешергә, сипләргә булышыр? Гомер булса, шушы бирешеп барган йортта кышлар чыгасы… Әбүзәр картның Риммадан башка якын туганы юк. Йорт аңа каласы. Аның уйларын аңлагандай, хатын, өстен салмыйча гына, Әбүзәр карт янына килеп утырды да, картның тамырлары бүрткән, җыерчыклы кулларына кагылды:
− Бабай, ялгызыңа кыш чыгуы авыр булыр. Утының да чамалы. Әллә бер-ике айга гына пансионатка барасыңмы соң?

Әәәә… Менә ничек икән… Җил тегермәне икәнен беләм, суы каян килә икән, дигәндәй… Ә син йорт сипләү турында өметләнеп утырасың… Бабай мондый сорауга җавап бирергә әзер түгел иде. Беренчедән, аның Мәфрүзәсе белән гомере үткән өеннән чыгып, күз күрмәгән җиргә бик барасы килеп тормый. Ничектер, дөрес түгел бу. Карчыгына, аның рухына хыянәт иткән кебек. Икенчедән, чит ил сүзенә тартым бу “пинсәнәт”не карт бик төшенеп тә бетерми. “Пинсә” дигән өлеше аңлашыла инде, пинсәнирләрне җыя торган урындыр. Картның икеләнүен күрепме, Римма пансионатның картлар өчен нинди уңайлы, рәхәт урын икәнлеген сөйли башлады. Анда утын ягасы да юк, су ташыйсы да. Хәтта ашарга пешерәсе, идән, кер юасы да юк. Барысын да кешеләр эшли. Көн саен табиб сәламәтлегеңне тикшереп тора. Шуның өчен пенсияңнең бер өлешен генә тотып калачаклар. Анда эләгү өчен картлар чират тора. Ризалаш, бабай, тизрәк. Менә кирәкле кәгазьләрне дә алып кайттым. Имзаң гына кирәк. Кыш чыккач, охшамаса, язын кайтырсың.
Оҗмах дигән нәрсәнең җирдә булмавына күптән инанган карт ничек ышанырга белмәде.

− Аяк тартмый бит әле, – чал башын кашыды Әбүзәр карт. Римма аның саен өтәләнде:
− Кит инде, ни сөйлисең, бабакаем! Салкын кышларны ничек ялгызың чыгарсың! Минем сине кайтып карарга да, үземә алырга да мөмкинчелегем юк. Өебез зур булса да, без бит эш кешесе. Таңнан алып төнгә хәтле эштәбез. – Римма бер-бер артлы кире кагып булмаслык, мөһим дәлилләрен китерде – Аннары, бабай, мин авыл сәвитендә булдым. Андагылар синең ялгышып ут-күз чыгаруыңнан, авылга зыян килүеннән бик куркалар…

Сүзнең башы бозауда, коерыгы төлкедә – шул булдымы икән, Римма картны торган саен ныграк күндерә барды. Аның үҗәттән үҗәт басымына бирешә барганын тоеп, Әбүзәр карт ишек алдында һаман тынычлана алмый өргән Сарбаена ымлады:
− Этне ничек ташлап китим? Җан иясе бит…

Римма бу сорауларга җавапны кайтканда ук әзерләп куйдымы, югалып калмады:
− Бабай, күршеләрең белән сөйләштем инде. Алар карап торыр.

Бабасының ничек картайганлыгын, сәламәтлеге какшаганлыгын, аңа ярдәм бик тә кирәклеген туктаусыз кабатлаган Римманы тыңлап, Әбүзәр картка ризалашудан башка чара калмады. Йомшакка кызыкма, тешеңне сындырыр да бит… Кышларны ничек чыгасы турында уйламады түгел, уйлады ул үзе дә. Утынын ташырга, мичен ягарга, суын кертергә, ашарга пешерергә кирәк. Элек җиңел генә эшләнгән эшләрне башкаруы елдан елга авырлаша бара. Кул-аяклар, сызланган буыннар тыңлашмый. Калтыранган бармаклардан әйбер төшеп-төшеп китә. Зиһене, акылы да вакыт-вакыт алышына. Бала акылы керә. Алтмыштагы алтыда, димәсләр иде. Ә Әбүзәр карт инде яз көне җитмеш сигезгә чыкты. Картлык шатлык түгел шул. Булмады бит бер балалары Мәфрүзәсе белән. Үзара аңлашып, яхшы гына гомер итсәләр дә, үкенечләре гомерлек булды – балалары булмады. Карт көнеңдә үзен ничек сиздерә икән бу баласызлык дигән ятимлек… Хәер, балалары булып та, алардан карт көнендә игелек күрмәгән ата-ана юк түгел. Ни дисәң дә, карчыгын да инде кире кайтарып булмый. Әллә күнәргәме соң туганының тәкъдименә?

− Менә бабакаем, шушында гына куй имзаңны, яме? Барысы да яхшы булыр. Мин бит сиңа чит кеше түгел.
Кәгазьләр әзер булгач, хатын никтер чәй дә эчеп тормады, юлга ашыкты:
− Бабакаем, гафу ит, вакытым юк. Бу документлар артыннан йөрисе дә йөрисе әле. Мәшәкате күп. Син борчылма, мин аларны эш итәрмен. Әзер булгач та хәбәр итәрмен, ярыймы? − үзен озатырга чыгарга азапланган картның киенгәнен Римма көтеп тормады. Саубуллашып ишекне япты һәм бераздан урам яктан машина гөрелдәп кузгалуы ишетелде.

Римма эшне кызу тотты. Бер-ике атнадан Әбүзәр карт картлар йортында иде инде. Алмаш киемнәреннән, эчкән даруларыннан, таныклыгыннан башка аңа үзе белән берни дә алырга рөхсәт итмәделәр. Әбүзәр карт чыгар алдыннан гомере үткән йортка капка төбеннән борылып карады. Аның яше корыган күзләрен бары ачы томан каплады: “Сау бул инде, йорткаем. Рәхмәт сиңа. Кичер мине, Мәфрүзәм…” Сарбай, чылбырын өзәрдәй булып, ары ташланды, бире йөгерде, улады, чинады. Үзе кебек олыгайган күршеләре Әбүзәрне озатып калды: “Исән кайтырга язсын инде. Хәерле юл…” Каршы як күршесе, мәрхүмә карчыгының ахирәте Рауза гына шиген сиздерде: “Юкка йөрисең түгелме соң, күрше? Бергә яшәр, бергә үләр идек әле…” Тик инде барлык сораулар да чишелгән, көйләнгән, Римманың затлы машинасына утырып кузгаласы гына калган иде.

Картны дивар буйлап карават-тумбалар куелган дүрт кешелек бүлмәгә урнаштырдылар. Беренче карауга бүлмә җылы, якты күренде. Аның әйберләрен ташып бетергәч тә, Римма, бабасының кулына үзенең телефон номерын тоттырып китеп барды: “Кыен булса, килеп алам. Шалтырат, яме”. Беренче көнне үк Әбүзәрне шәфкать туташы карады. Ниләр борчыганын, нинди дарулар эчкәнен сорады. Ниндидер киңәшләр бирде. Җитди кыяфәтле сиделка рәсми тавыш белән бәдрәфне, ашханәне күрсәтеп, мондагы тәртип белән таныштырып йөрде. Иркен генә залда телевизор карап, гапләшеп утырган карт-корылар аның артыннан кызыксынып карап калдылар. Балалары булып та, карт көннәрендә аларга кирәкмәгән, яки ялгыз калган ятим карт-коры…

Нурсыз, өметсез күзләр… Тиз генә чыгып китә алмаячагын аңласа да, карт үзен монда экскурсиягә килгәндәй тойды. Үзенә сөйләгәннәрне ул таркау гына тыңлады, әйтерсең дә, мондагы тәртип аңа кагылмый, әйтерсең дә, ул тиздән китәсе. Шулай да, бүлмәдәшләре белән кул биреп танышты, күреште. Сиксәнне куган ике карт әкрен булса да әле үз аякларына басалар, үз-үзләрен йөртәләр иде. Тәрәзә янында ыңгырашып яткан ябык гәүдәле, саргылт чырайлы карт кына урыныннан кузгалмады.

Кичен ашарга ботка белән балык кисәге, кесәл бирделәр. Картның ашавы артык юк. Замананың төрле вакытын, ачлыгын-туклыгын татыган карт ашауны талымлап тора торганнардан түгел. Инде ризык аның гәүдәсенә буын-мускулларына көч-куәт бирер өчен түгел, ә бары тик чыкмаган җанын тотып торыр өчен генә, чамалы гына кирәк иде. Урыныннан торып, ашханәгә атлап бара алмаган Габдуллага ашарга иң соңлап, суынгач кына китерделәр. Аның мендәрен күтәреп утыртып тормас өчен, сиделка яткан килеш тиз-тиз генә авызына каптырды да, өстенә түгә-түгә эчереп, китеп барды. Ике карт, кызлар янына кич чыгабыз, дип телевизор карарга киткәч, Әбүзәр белән Габдулла бүлмәдә икәү генә калдылар. Гаптуш монда сигез ай элек авылдан килгән. Бердәнбер улы авариягә очрап һәлак булгач, аның кайгысыннан карчыгы да озак тормаган. Менә аяклары йөрмәве бик кыен шул. Кеше күзенә тилмереп яту бик авыр. Им-том белән шогылләнгән карчыгы аша шифалы тамыр-үләннәрне ярыйсы гына белгән Әбүзәр шулай итсәң, болай итсәң файдасы булмасмы, дип киңәшләр биреп карады. Тик монда, картлар йортында, кемдер берәүнең Гаптуш өчен үлән-тамырлар җыеп, аларның төнәтмәсен әзерләве икеле иде. Моны икесе дә ачык аңлаган картлар уйдагысын әйтмичә тынып калдылар. Шулай да Әбүзәр Гаптушны өметләндерергә тырышты. Басарсың әле аягыңа бервакыт, янәсе. Вакыт-вакыт торып утыра алгангамы, нигәдер Гаптушны икенче катка, йөри алмаучы картлар янына күчермиләр иде. Ул катны мондагылар ачынып та, шаярып та “сират күпере” дип йөртәләр. Аннан кире кайтучы юк. Тормыш белән бәйләгән җепне өзә барган, сүнә барган сырхау картларны анда юньләп караучы да юк иде. Үз йомышына да чыга алмаган Гаптуш карттан ис килә иде. Әбүзәр аңа “үрдәк” бирде, чыгарып түкте. Бу дөньяда үзен күптән артык санаган Гаптуш карт янындагы үзе кебек үк ятим картны якын күреп күңелен ачты. Кешегә кайчак әллә ни дә кирәкми. Аңлаучы кирәк. Эчеңә сыймаганны бушатырга тыңлаучы кирәк. Шул кичтән башлап, алар ачылып сөйләшә торган булдылар. Гаптуш карт үзенекен сөйләде, Әбүзәр үзенекен. Бер ил, бер буын кешеләре, икесенең дә язмышы охшаш иде. Икесе дә сугыш алдыннан туып, аның бөтен авырлыкларын үз җилкәләрендә татыган. Икесе дә, аталары берсе сугышка һәлак булып, берсе хәбәрсез югалып, ятим үскәннәр. Әбүзәр карт хәтеренә зарланса да, күрше малайларның өстәлендә ашаганнан соң кала торган икмәк кисәкләрен әле булса оныта алмый. Ә ул үскәндә ашаганнан соң өстәлдә бервакытта да ипи ятып калмый иде. Сеңлесе Халисә белән икесен ач-ялангач булса да, әниләре үтермәде, саклады, үстерде. Атасыннан калган чикмәнне ертып кайткач, анасы бервакыт утырып елады. Басуда башак җыйганда кесәсеннән бер учлам башак чыкканы өчен персидәтел унике яшьлек малайны камчы белән кыйнады. Кайчандыр ата-баба җире булган, көчләп тартып алынып, колхоз басуларына әйләндерелгән җирдә Әбүзәр күпләр белән бергә бушлай кара тир түкте.

Хәрби хезмәттән кайткач буйга тартылып, үсеп киткән егеткә күз салучы күп булса да, Әбүзәр артык сайланып тормады, күңеленә хуш килгән, шул ук авылда үскән, үзеннән өч яшькә кече Мәфрүзәгә өйләнде. Зурлап туй ясарга мөмкинчелек булмады. Никахны да яшертен генә укыттылар. Моңа хәтле күрсәткән сынаулары өченме, язмышы Әбүзәргә хатыны аша бәхетнең зурысын бирде. Мәфрүзәсе аңа игелекле, уңган, тырыш хатын була белде. Авылда туып үскән Мәфрүзә бар эшне җиренә җиткереп эшләде. Ире өчен үлеп торды. Бер-берсенә бервакытта да авыр сүзләр әйтмәделәр. Әбүзәр – гади җир кешесе. Җир сөрде, ашлык чәчте, җыйды, урды. Игенне җир уңдырмый, тир уңдыра дигәндәй… Тик бәхет тә бар яктан түгәрәк булмый.
Аларның балалары булмады. Шул сәбәплеме, алар бер-берсен бала урынына карадылар, тәрбияләделәр. Соңгы елларда карчыгының күзе сукырланды. Йорт эшләрен әкренләп эшләсә дә, мунчага, яки кешегә дога ашына Әбүзәр аны җитәкләп йөртте. Иманлы Мәфрүзә гомере буена шәригать кушканча яшәргә тырышты. Биш вакыт намазын, уразасын калдырмады. Амбарда эш арасында ял итәргә туктаганда да, ул читкә китеп, намазына басып ала иде. Тәмәкесен авызыннан төшермәгән, сирәк булса да капкаларга яраткан Әбүзәр хатынының бирелеп дин тотканына карап шаяртырга ярата иде: “Син, карчык, җәннәткә алдан барсаң, миңа урын алып торырсың инде, яме? Сират күпереннән мине җитәкләп үткәрерсең. Тик бик ашыкма инде…”

Шәһәргә китеп тормышка чыккан сеңлесе Халисә, кызын, ирен ияртеп, аларга еш кына кунакка кайткалады. Үзе авырлыклар күреп үскән Халисә кызы Риммага кулыннан килгәнне дә, килмәгәнне дә бирергә тырышты. Үскәндә үзем күрмәдем, балам бәхетле булсын, баламның тормышы җитеш булсын, янәсе. Үзе кимәде, кызын киендерде, үзе ашамады, аңа каптырды. Барлык кыенлыктан сакларга тырышты. Аңа тиясе сынауны да үзенә алды. Тик назга гына күмелеп үссә дә, Римма чәнечкеле, горур чәчәк булып үсте. Дөньядан әзерне генә, җиңелне генә алырга өйрәнде. Кеше арасына кереп, хатын аертып, ике тапкыр бай иргә чыкты. Бердәнбер улына да юньле тәрбия бирә алмады. Төрмәдән башы кайтып керми. Кайткан арада да Римманы, үги атасын тукмап китә. Әллә кайда ялгышты Халисә. Әллә кайда ялгышты. Аның ялгышларын кызы дәвам итә. Моннан берничә ел элек Халисә кызының зур коттеджының бер чоланында раскладушкада җан бирде.

Күптән төн уртасы булуга карамастан, Гаптуш карт белән сөйләшкәндә кузгалган истәлекләр Әбүзәрнең күңелендә тиз генә басылмады. Менә бит, рәхмәт төшкере, әллә кайчан онытылган дигән вакыйгалар тезелеп күз алдына килә. Әйтерсең дә, ул үз тормышы турында китап укый. Алай бик начар язылмаган икән гомер китабы. Бөгәрли-бөгәрли ертып ташлыйсы килгән битләре юк кебек… Тормышы җиңел үтмәде, иле күргәнне күрде. Фәрештә затыннан булмаса да, кешеләргә яманлык кылмады сыман. Дөнья белән алыш-биреше бетеп бара. Имән бик каты агач та, аның да яфрагы саргая…

Инде Газраил килсә дә үкенечле түгел. Яшисе яшәлде, ашыйсы ашалды. Үз җиренә кайнар тирен түкте. Тик чит җирләрнең туфрагында гына каласы килми. Озын-озак гомер йомгагының очына җитеп килә. Ул йомгакны кире урап була дисәләр дә, Мәфрүзәсен бер тапкыр булса да күрер өчен генә кайтыр иде ул үткәннәргә. Күкрәгенә кысып рәхмәт әйтер өчен. Чирләп-чирләп йөрсә дә, карчыгы, йокыдан уянмыйча, тын гына китте дә барды. Әбүзәр карт гомере буена җыелган рәхмәтләрен дә әйтә алмый калды пар күгәрчененә. Карт мендәр астында яткан сары гәрәбә муенсаны бармаклары белән тотып карады. Карчыгының һәр йөрәк тибешен ишеткән муенса җылы иде.

Урынында ята-ята тәне тишелеп беткән Гаптуш карт та начар йоклый иде. Аның газаплануына карап, Әбүзәр карт шәфкать туташын чакырды. Беразга гына булса да Гаптушны хастаханәгә салып, дәвалап алдылар. Мамыгы каткан каты матрацы өстенә Әбүзәр карт поролон алып җәйдерде. Әйе, монда, картлар йортында аларга җикерүче-акыручы, кагучы-сугучы юк. Шулай да ятим картларга артык рәхим-шәфкать күрсәтүче дә юк. Барысы да хезмәт хакы кысасында гына башкарыла. Ә хезмәт хакы монда, әлбәттә, аз.

Бер кичне ул да “егетләргә” ияреп, “кызлар янына кич чыкты”. Дивар буенда тезелеп торган урындыкларга төрле яшьтәге, таяклы-таяксыз картлар, карчыклар утырган. “Җегет” буларак, Әбүзәр дә карчыкларда кызыксыну уятмый калмады. Ә ул үзе бер-берсен картлар йортында тапкан парлы карт белән карчыктан күзләрен алмады. Аларга хәтта кечкенә генә булса да аерым бүлмә бирелгән һәм ике ярым-ярты кешедән гаилә кебегрәк нәрсә барлыкка килгән иде. Алар бергәләп ялгызлыкны – картлыкның иң зур дошманын җиңә алган иде. Шул ук вакытта соңлап туган бу гаилә картлар йортының уртак хезмәтенең бер матур күрсәткече булып тора. Алар турында гәзиткә дә язып чыктылар. Эш буенча мәңге ашыгучы директор да алар белән исәнләшми үтми. Ни дисәң дә, күрсәткеч! Әбүзәр янындагы, аның игътибарын яуларга тырышкандай, тәтелдәп утырган карчыкка карап куйды. Әәә… Зәкия буласыңмы… Ярар… Тик син Зәкия шул, Мәфрүзә түгелсең… Мәфрүзә түгел син…

Әкрен-әкрен генә булса да, шуышып булса да, көннәр үтә торды. Яңа ел “вичиры” да узды. Моңарчы йортыннан ерак китмәгән картның күңеле йортын сагынды. Ул, көннәр язга борылып, кышкы салкыннар йомшару белән өенә кайтырга өметләнде. Беркөнне ул коридорда эленеп торган телефоннан Риммага шалтыратты. Тик, кул-аяклары талганчы басып торса да, телефон трубкасын алучы булмады. Икенче көнне ул тагын телефон янына килде. Римма трубкасын сүндереп куйган иде. Әбүзәр карт ут күршесе Раузаның телефон номерын җыйды. Йорты хакында, Сарбай турында сорады. Рауза картны кызганды. Римманың Сарбайны бетергәнен, ә теге вакытта Әбүзәр карт аңламыйча-белмичә кул куйган кәгазьләр буенча йортны сатарга йөргәнлеген картка әйтмәде.

Кичен Әбүзәр гадәттәгечә Гаптуш карт белән озак кына сөйләшеп утырды. Арыган, таушалган, күпне үткәргән йөрәге кысып-кысып, кайнар хәнҗәр казаган кебек казап, калак сөягеме, кай җиредер тын алдырмый сызлый башлагач, бераз ятып алды. Бүлмәдә тартырга ярамаса да, форточканы ачып, баеп килгән кояшка тәрәзә аша төбәлеп, ике карт, уйлана-уйлана берешәр “Беломор”ны суырып алдылар. Сиделкалар аеруча теләми башкарган эшне Әбүзәр карт үз җилкәсенә алды – Гаптуш картка “үрдәк” куйды, бер сүзсез чыгарып түкте. Бүген нигәдер Гаптушның да күңеле нечкәреп китте. Ул Әбүзәрнең кулларын булдыра алганча ирләрчә каты итеп кысты: “Рәхмәт, туган…”

Төнлә Әбүзәр төшендә Мәфрүзәсен күрде. Күкчәчәкләр төшкән алъяпкычына тәлкәшләп җиләк җыя… Күзләре дә сукыр түгел. Аннан Әбүзәргә борыла да кулын изи. Әбүзәр аның кулына тотына. Икәү нечкә генә күпердән атлап баралар… Курыкмыйча, тыныч кына атлыйлар…

Иртән гәүдәсе суынган Әбүзәрнең кулында сары гәрәбәле муенса һәм соңгы васыяты язылган кәгазь кисәге таптылар: “Хатыным Мәфрүзә янына күмегез”.

Физәлия Дәүләтгәрәева

 

Мәгълүмат: omet-rb.rbsmi.ru

Бәйле