Нурбәк Батулла татар көрәшеннән спектакль ясап Казанны шаккаттыра

-- Alfia

4 ноябрьдә «Калеб» яңа буын җыены «Өтүкән» перформансын тәкъдим итте. Әсәр борынгы тарих, татарларның башлангычы турында уйланырга чакыра.

Перформанс Йолдыз Миңнуллинаның “Өтүкән” поэмасына нигезләнеп куелган. Әсәрнең кыскача эчтәлеге мондый: 552 елда хәзерге Монголия, Кытай, Байкал күле буйларында, Көньяк Себер, Алтай далаларында төрки телле кабиләләрне берләштергән I Төрки каганлыгы барлыкка килә. Ил башында Ашина ыруыннан булган Бумын каган тора. Кытай империясе көчәйгән дәвердә, төрки каганатта эчке низаглар башланып, 604 елда каганат көнбатыш һәм көнчыгыш каганлыкларга аерыла. Озакламый көнчыгыш каганлык дәүләт мөстәкыйльлеген югалта һәм 50 ел чамасы Кытай хакимлеге астында яшәргә мәҗбүр була.

Спектакль-перформанста «тән катламын» Нурбәк Батулла, Илдар Камалиев, «сүз катламын» Йолдыз Миңнуллина, «ут катламын» Юлия Самодурова башкара. Тамашаны мәйданга куючы — Нурбәк Батулла.

Һәрбер каршылык артында курку ята. Азатлыкка белән әңгәмәдә Нурбәк Батулла әнә шулай диде.

– Нурбәк, без тарихтан сабак ала беләбезме?

– Татарда гына түгел, бөтен кешелектә андый функция юк, ахрысы. Чөнки баштан күпме сугыш кичкән, ә без кеше үтерә торган яңадан-яңа кораллар уйлап табабыз. Сугышның беткәне дә юк.

– Бу спектакль белән нәрсә турында кисәтәсәсез?

– Без кисәтмибез, уйланырга чакырабыз. Шуңа күрә спектакль дә минимализмга корылган, монда уйланырга вакыт күп бирелә. Шул ук вакытта көрәш сәнгатенә игътибарны юнәлтәсем килде. Сиземләвемчә, көрәш – татар мәдәниятендә иң борынгы күренешләрнең берсе. Бию түгел, нәкъ менә көрәш. Биюгә мин шикләнеп карыйм. Ул соңгы елларда гына барлыкка килгән. Милли кием, милли камыр ашларына да күп дигәндә 200 ел. Борынгы әдәбиятыбыз бар, әдәбияттан да борынгырагы – көрәш.

– Сез сәхнәдә тәҗрибәләр ясыйсыз һәм аны күпчелек кабул итми, теше-тырнагы белән каршы тора. Ни өчен халык яңалыктан курка?

– Яңалыктан курыкканга авыр хәлгә килеп җиттек бугай без. Безнең перформанс ниндидер дәрәҗәдә шул турыда да. Яңалыкка ачык һәм сыгылмалы булу, бәлки көрәшмәү, кайбер очракларда көрәштән баш тарту – җиңелү түгел, киресенчә, җиңүдер. Җиңелүдән курыкмаска кирәк, шул очракта без җиңәчәкбез.

“Дәрдмәнд”не искә алсак, иң күп тәнкыйть режиссерга түгел, актерга булды. Ничек кичердең бу сүзләрне?

– Тәнкыйть булу безнең дөрес юнәлештә булуыбызны аңлата. Язучыларга да, иҗтимагый эш белән шөгыльләнүчеләргә дә, гомумән, хәрәкәттә булучыларга тәнкыйть күп булган һәм ул шулай булачак та. Тәҗрибә дигәннән. Мин үземнең иҗатымны тәҗрибә дип санамыйм. Чөнки эксперимент ул – бик зур сүз. Мин аңа омтылам, ләкин әле барып җитмәдем. Бу – гап-гади, заманча театр. Заманча булмаган театр, минемчә, үле театр. Бүгенге көннең актуальлеген бары тик заманча театр аша гына белә алабыз. Каршылыклар булу – табигый. Берничә елдан алар юкка чыгачак.

– Иҗатыңны үз күзләре белән күрмичә тәнкыйтьләүчеләр дә бар бит әле.

– Нишләтәсең инде… Табигый, алар каршы тора. Аларга бик авыр. Дөнья шулкадәр нык үзгәргән, хәтта татар театрына да заманча юнәлеш килеп җиткән һәм алар курка. Бу фәкать куркуны аңлата.

– “Өтүкән”нең мәгънәсе нинди?

– Ул – географик төшенчә. Шул җирдә бабаларыбыз яшәгән, төрки каһанлык барлыкка килгән.

Перформанс барышында Йолдыз шигырен укыды, шул вакытта Нурбәк Батулла, Илдар Камалиев көрәш элементлары аша тарихыбызны күрсәтте. Вакыт-вакыт көрәш остасы Вакыйф Дәүләтшин белән көрәш турындагы әңгәмәдән өзекләр яңгырады. Аларда көрәшче аның асылын, тирән фәлсәфәсен аңлатты. “Көрәш ул – көндәшеңне сиземләү, аның көчен үз файдаңа эшләтү дә. Ә үз көченә генә ышанып, чиста көрәшүчеләр алар калмады инде” дигән сүзләренә ияреп, мәйданда мәкергә алданып каһанлыкның җимерелүе күрсәтелде.

Нурбәк Батулла иҗаты вакыт узган саен күбрәк тамашачыны җәлеп итә. Иҗаты да камилләшә, тамашачы да аны күбрәк аңлый. Бу юлы да залда төрле буын вәкилләре җыелган иде. Алар арасында язучы Радмила Хакова, Татар яшьләре форумының хәзерге һәм элекке җитәкчеләре Ленария Мөслим һәм Тәбрис Яруллин, режиссерлар — Илгиз Зәйни, Фәрит Дәүләтшин, Ксения Шачнева, язучы Рабит Батулла бар иде.

Спектакльне Әлфия Авзалованың кызы, аның исемендәге фонд җитәкчесе Зөлфия Нигъмәтҗанова да карады. «Әле бу әсәрне укыйсы да, укыйсы. Анда бик тирән фәлсәфә ята. Ә спектакль бик ошады. Яңача, заманча булуы белән алдырды. Татарда дөньяга күрсәтерлек тагын бер спектакль барлыкка килүе белән горурланам», диде Нигъмәтҗанова Азатлыкка.

“Звезда Поволжья” газеты мөхәррире Рәшит Әхмәтов перформансның тагын да үсүен тели. «Мин биредә борынгы грек драмасы, төрки эпос һәм минимализм кушылмасын күрдем. Катнашучылар көрәшнең борынгы фәлсәфәсен кузгаттылар. Тагын да үстерүләрен теләр идем. Ул идеяләргә бик бай. Зал шулкадәр матур кабул итте, вакыт-вакыт тын алырга да курыкты. Актерлар җиткерергә теләгән энергия, борынгы энергия, ул безгә барып җитте», диде Әхмәтов.
Көрәштә дөнья чемпионы Азат Нурмөхәммәтов көрәшне сәхнәгә алып чыгу идеясенең ничек барлыкка килүе турында сөйләде. «Без Нурбәк белән “Әлиф” спектакленнән соң таныштык. Бер сөйләшеп утырганнан соң, ул Вакыйф абыйга күнегүләргә килде. Тагын да белемнәрен арттыру өчен Япониягә барып кайтты һәм көрәшне сәхнәгә чыгару уе белән яши башлады. Аңа Вакыйф абый фәлсәфәсе йогынты ясады дип уйлыйм. Шуңа күрә аның бу спектакльдә Вакыйф абый тавышын ишетәсе килде», диде күренекле көрәшче.

Драматург Сөмбел Гаффарова фикеренчә, Йолдыз Миңнуллина иҗаты мәктәпләрдә өйрәнелергә тиеш. «Йолдыз Миңнуллина белән Нурбәк Батулла иҗаты миңа бик якын. Перформанс безнең тормышыбыз турында, аңа берничек тә битараф калып булмый. Миңа калса, Йолдызның иҗатын күптән мәктәптә укытырга кирәк. Чөнки ул яңа бер дөнья тудыра ала торган шагыйрә. Әгәр менә шушындый перформансларны күбрәк кеше күрсә, без үзебезнең халык булуыбызга ышаныр идек. Юкса, безнең үз-үзебезгә, туасы көнгә ышанычыбыз чамалы», диде драматург Азатлыкка.

 

Бәйле