Филүс Каһировның «Адәм белән Һава» тапшыруында Ләйлә Дәүләтованы көлдергән пародиясе [видео]

-- Лейла

 //Татар Тудей // Татар Бүген //

Күптән түгел ТНВдагы «АДӘМ БЕЛӘН ҺАВА» тапшыруы Филүс Каһировлар гаиләсен кабатлап күрсәтте. Анда Филүс Ләйлә Дәүләтовага пародиягә осталыгын күрсәтеп, иң яраткан җырын мәшһүр татар җырчысы Илһам Шакиров һәм халык артисты Айдар Галимов булып башкара һәм бераз аларча сөйләп тә бирә.

– Син әле Салават, Айдар турында сөйләшкәндә, аларча әйтеп, пародия эшләп тә куйдың, нигә концертларыңда осталыгыңны кулланмыйсың?

– Сирәк кенә булды ул. Рөстәм Закиров әйтмешли, без сәхнә арты пародистлары гына инде. Гомумән, Салават абыйның сүзләрен аның тавышы белән җиткерсәң кызыграк. Дуслар белән сөйләшеп торганда гел проблемалар гына булмый бит инде. Аны күпме сөйләсәң дә үзеңә хәл итәсе. Күңелләрен күтәрәсе килә бит. Шунда Салават абый тавышы белән берәр сүз әйтеп куясың да, күңелләр күтәрелеп китә.

– Пародия белән чыгарга җыенасыңмы?

– Юк, туры килгәндә, сорасалар гына…

– Синең ишетү, тоемлау көчле инде?

– Көчле дип…Үз-үзеңне мактап утырып булмый бит инде.

– Тора-бара үзеннән үзе кабатлый башлыйсыңмы?

– Әйе, һәркемнең үзенең тавышы, үзенчәлеге бар сөйләшүдә, кыяфәттә, йөрешендә. Шуннан үзеннән-үзе килеп чыга инде. Минем балачакта яраткан фильм “Маска”, Джим Кэрри катнашуында иде. Клубка, дискотекага бараганда, миңа шул чакта ук маска кебек кыланырга кирәк иде. Кеше көлдерү өчен.

Чыганак: ТНВ

Филүс Каһиров белән тулы әңгәмә: «Филүс Каһиров пародия ясый: Салават абыйның сүзләрен аның тавышы белән җиткерсәң кызыграк [видео]»

Бәйле