Узган ял көннәрендә Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә хатын-кыз үз баласын үтергән.
56 яшьлек хатын үзенең 37 яшьлек эшсез улы белән хәмер эчеп утырган. Әнисе белән улы арасындагы табын барышында низагъ килеп чыккан. Пенсионер хатын пычак эләктереп алган һәм улына кадаган. Фаҗига нәтиҗәсендә ир үлем җәрәхәте алган.
Җинаятьче тоткарланган. Хатын улын үтерүен таный. Аңа карата «кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Мәгълүмат: kiziltan.rbsmi.ru