Удмуртиядә Балезино бистәсендә яшәүче 40 яшьлек ир берничә ай буе дусларының дүрт яшьлек кызын көчләгән.
«Элегрәк ир бала яшәгән йортта берничә тапкыр булган һәм кызның гаиләсе белән дус булган», – дип билгеләп үттеләр Удмуртия буенча РФ Тикшерү комитетының матбугат хезмәтендә.
Беренче инцидент ир исерек хәлдә төн кунарга калгач була. Аннан соң ул тугыз ай дәвамында берничә тапкыр кунакка килә, тәм-том алып килә һәм баланы көчли.
Күпмедер вакыттан соң кыз әнисе һәм апасы бу турыда сөйли, алар полициягә мөрәҗәгать итә.
Фото: "пиксабай " Чыганак: news-r.ru