- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Башкортстанның Авыргазы районында юл читендә утырган исерек ир-атны бәрдерә.
Авария 13 декабрьдә кичен Талбазы-Семенкино автомобиль юлында, Әмзә авылы янында була.
Республика Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, «Лада Гранта» руле артындагы 52 яшьлек ир 38 яшьлек кешене бәрдергән. Ир алынган җәрәхәтләрдән ашыгыч медицина ярдәме килгәнче үлгән. Җәяүле көчле исерек хәлдә булган, дип хәбәр итә шаһитлар.
Юл-транспорт һәлакәте урынында полиция һәм башка хезмәтләр эшли. Тулырак мәгълүматлар ачыклана.
Чыганак: bashinform.ru