Хабаровск өлкәсендә хәрби хезмәтен үтәгән Башкортстан егетенең үле гәүдәсе табылды.
Билгеле булганча, 21 яшьлек Андрей Михайлов Бикин шәһәрендә вафат булган. Аның гәүдәсе 6 гыйнварда тимер юлында табылган.Солдатның туганы бу турыда социаль челтәрләрдә болай хәбәр итә: «Армиядә хезмәт итә иде. Аны үтергәннәр һәм күпердән поезд астына ташлаганнар».
Кыз билгеләвенчә, егетнең әти-әнисе әлеге вакытта акчага кытлык кичерә. Улларының гәүдәсен туган җиргә кайтаруда ярдәм күрсәтүчеләр өчен кыз егет әтисенең телефон номерын да куйган.
Мәгълүмат: kiziltan.rbsmi.ru