(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). Иртәгә, 13 гыйнварда, чираттагы циклон Татарстанга җылы алып киләчәк — 2 градуска кадәр җылытачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеоүзәге хәбәр итә.
Республика территориясендә болытлы һава торышы көтелә, төнлә-аязучан. Кар яву фаразлана, иртәнге һәм көндезге сәгатьләрдә урыны белән юеш кар явачак.
Моннан тыш, төбәктә буран, көчле җил һәм бозлавык фаразлана, бу хакта «Татар-информ» элек хәбәр иткән иде.
Юлларда бозлавык хасил була, ә урыны белән кар көртләре барлыкка киләчәк.
Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары 0…-9 градуска кадәр төшәчәк. Көндезен һава температурасы -3…+2 градуска кадәр була.