Төркиядәге җир тетрәүнең коточкыч нәтиҗәләре

-- Alina

Төркиянең көнчыгышындагы Малатья һәм Элязыг провинцияләрендә көчле җир тетрәү нәтиҗәсендә ким дигәндә 18 кеше һәлак булды һәм 553 кеше зыян күрде, дип белдерде Төркия эчке эшләр министры Сөләйман Сойлу.

Гадәттән тыш хәлләр агентлыгы мәгълүматларына караганда, каза күрүче районында 28 Төркия провинциясеннән 493 коткаручылар командасы эшли. Җир тетрәү зонасына 1689 палатка, 1656 карават һәм 9200 юрган китерелгән. Кәрәзле элемтә операторлары Элязыг һәм Малатьяда бушлай элемтә хезмәтләре турында игълан итте.

Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган хәлне күзәтүен әйтте. Ул белдергәнчә, учрежденияләр җир тетрәү нәтиҗәләрен бетерү өчен барлык кирәкле чараларны күрә.

 

Мәгълүмат Кызыл таң

Бәйле