Гүзәл Уразова соңгы хәлләргә бәйле ачык мөрәҗәгать белән чыкты [видео]

-- Alina

Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова  массакүләм мәгълүмат чаралары шау-шу куптарганчы дип, үзенең кайсы милләттән булуына ачыклык кертү нияте белән видео-мөрәҗәгать яздыра.

«Кичә (31 гыйнвар) генә без Уфадан кайттык. Анда бик күп очрашулар, туры эфирлар булды. Радиога да кереп чыктык…Эфирга чыгар алдыннан без алып баручы белән сөйләшеп алабыз. Һәм инде шулай сөйләшеп торганда, алып баручы Наил Юнусов миңа шундый сорау бирде: «Гүзәл, сезнең тумыш язуыгызда башкорт дип язылган икән, бу шулаймы?» Мин «әйе» дип җавап бирдем, уйлап та тормадым»,- дип сөйләп китте Гүзәл Уразова.

Эфир башлангач та аңа бу сорауны кабат биргәннәр, анда да ул, эфирның вакыты кыска булу сәбәпле, шулай ук җавап биргән. Чөнки, чыннан да, туу турындагы таныклыгында ул башкорт дип язылган. Әмма җырчы сүзләренә караганда, ул татар.

«Минем паспортымда татар дип язылган. Мин татарча сөйләшәм. Татарча җырлыйм. Аны бөтен кеше белә. Андый сорау бирерләр дип уйламый да идем…Мине күп милләтләр тыңлый, концертларыбызга йөриләр. Нәрсә әйтим инде, моңның, җырның теле юк. Әгәр аның җаны, моңы, күңеле булса, сине бөтен ил вәкилләре тыңларга мөмкин…Мин барыгыз өчен дә җырлыйм»,- дип сүзен тәмамлый җырчы.

Мәгълүмат Гүзәл Уразованың Инстаграм битеннән

Бәйле